Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
E-Mail: | shikshisaba@yandex.ru Sshik.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
Год основания учреждения: | 1985 |
У нас учатся: | Бездә укыйлар:67 |
У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 168 ( 169 ) 170 >>
-
"Ягез әле, егетләр!" 28.02.2012Бүген, 28 нче февраль, көнне 8 нче клаасста (кл. җитәкчесе Габдулхакова М.Р.)"Ягез әле, егетләр!" бәйгесе үтте. Кызлар егетләргә сынаулар әзерләгәннәр иде. Егетләргә төрле сынаулар аша үтәргә туры килде, мәсәлән, хәрефләрдән мәкальләр төзү, төрле сорауларга җавап бирү, конструктор сүтеп-җыю һ.б. Җиңүче итеп "Иң уңган егет" исеменә Назиров Ленар лаек булды. Калган егетләргә дә кызлар төрле исемдәге медальләр тапшырдылар. Бәйге бик күңелле үтте.
-
"Аҗаган-2012" уеннары 27.02.201225 февраль көнне мәктәптә "Аҗаган-2012" уены үткәрелде. Һәр класс зур әзерлек белән маршировка күрсәтте. Укучылар "Аргамак" һәм "Бөркет" командаларына бүленеп көч сынаштылар: автомат сүтеп җыйдылар, турникта тартылдылар, автоматтан аттылар, эстафета уеннарында катнаштылар. Соңыннан ике команда да байрак эзләде. Байракны беренче булып "Аргамак" командасы тапты һәм җиңүче булды.
-
Әдәбият дәресендә. 27.02.2012Бүген, 27 февраль көнне, татар әдәбияты дәресендә 5 нче сыйныф укучылары(укытучылары Хәбирҗанова Р.И.) М. Җәлилнең "Кызыл ромашка" шигыренә инсценировка күрсәттеләр.
-
Очрашуда 25.02.2012Армия-ир-егетнең тормыш юлында очраган иң беренче зур сынауларның берсе. Армия чоры хатирәләре белән уртаклашу өчен, ил каршында хәрби бурычын үтәп кайткан авылыбыз егетләрен өлкән класс укучылары (җит.Гатиятов Р.Р.) очрашуга дәште.
-
Чаңгыда ярышабыз 24.02.2012
22 нче февраль көнне Эзмә урта мәктәбе базасында балаларның чаңгы буенча зона ярышлары булып узды. Бу ярышларда безнең мәктәптән түбәндәге укучылар призлы урыннар яуладылар:
Хусаенов Данир (10 кл) -III урынИсхакова Динә (9 кл) -II урынВаесова Гөлдания (8 кл) -III урын -
"Татар егете" бәйгесе 24.02.2012Татар егете... Бу исемдәКүпме талсым, күпме сер.Батыр бу кыю егеткәСокланып син бакчы бер.24 февраль көнне 3-4 класс егетләре өчен "Татар егете" бәйгесе үткәрелде. Малайлар "Мин-татар егете", "Хәрәкәттә-бәрәкәт", "Күңелләрдә иман нуры" бәйгеләрендә көч сынаштылар. Катнашучылар бәйгедә сынатмадылар. Ә " Татар егете" исеменә 3 класс укучысы Зиннатов Айзат лаек булды.
-
Фильм карау 22.02.2012Бүген, 22нче февраль, класс сәгатендә 8 нче класс укучылары (кл. җитәкчесе Габдулхакова М.Р.) "Они сражались за Родину" дигән фильм карадылар. Бу фильм укучыларда зур тәэсир калдырды.
-
Без КФУда 22.02.201221 нче февраль көнне 11 класс укучысы Мәҗитова Эльвира (укытучысы Зәйнәгыева З.Ф.) КФУда уздырылган укучылар һәм студентларның "Татар лингвокультурологиясе:проблемалар һәм перспективалар" дигән III Республика конференциясендә катнашты. "Мәкаль һәм әйтемнәрнең тел үзенчәлекләре" дигән темага чыгыш ясап, "Иң яхшы доклад" номинациясендә Мактау Грамотасына лаек булды.
-
Мәктәп китапханәчеләре семинары 21.02.2012
21 нче февраль көнне мәктәбебездә "Укучыларның алдагы тормышларын формалаштыруда мәктәп китапханәсенең роле" темасына мәктәп китапханәчеләренең район семинары үтте. Китапханәче Мәхмүтова Г.М. җитәкчелегендә 6-10 класс укучылары "Хезмәте барның-хөрмәте бар" әдәби-музыкаль кичәсен күрсәттеләр.
-
Педагоглар чаңгыда ярыша 20.02.2012
18 нче февраль көнне Байлар Сабасында мәгариф хезмәткәрләренең чаңгы буенча эстафета ярышлары узды. Бу ярышларда Безнең Шекше урта мәктәбе укытучылары IV урынны яуладылар.