Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
E-Mail: | shikshisaba@yandex.ru Sshik.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
Год основания учреждения: | 1985 |
У нас учатся: | Бездә укыйлар:67 |
У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 109 ( 110 ) >>
-
"Урман дәресләре" акциясе 21.03.2015
Бүген "Урман дәресләре" акциясе кысаларында, мәктәп күләмендә, "Урман - тиңсез хәзинә", "Урман - кислород чыганагы", "Урман- безнең байлыгыбыз!", "Урманда үзеңне тоту кагыйдәләре" кебек темаларга тәрбия минутлары үтте. Бу дәресләрдә табигатьнең кеше тормышындагы әһәмиятен күрсәтү, табигатькә аңлы, сакчыл караш, экологик тәрбия бирү максаты күздә тотылды. Урман турында табышмакларга җавап биреп, презентацияләр карап, кызыклы мәгълүматлар кулланылып үткәрелгән бу дәресләр укучыларга бик ошады.
-
Акция "Болар - бар да без пычраткан..." 20.03.2015
Мәктәптә 1 марттан 18 мартка кадәр "Весенняя неделя добра" акциясе кысаларында “Болар- бар да без пычраткан!” дип аталган фотомарафон үтте. Табигатькә, бер- береңә мәрһәмәтле булырга өндәүне максат итеп куйган бу акциядә, укучылар, кешеләр тарафыннан пычратылган урыннарны фотога төшереп алып килделәр. Төзелеш калдыклары, елга буйларында пакетлар белән ташланган чүпләр, кибет тирәләрендәге чүп савытларының тулып, ташып ятуларын чагылдырган фотолардан презентация эшләнеп, мәктәп күләмендә ролик, көн дәвамында күрсәтелеп торды. Тик моның белән генә чикләнеп булмый, шуңа күрә без кисәтү кәгазьләре ясап аны авыл халкына тараттык. Ә берничә көннән күп кенә урыннарның җыештырылып куюын күргәч , без үз максатыбызга ирешүебезгә сөендек.
Алга таба да мондый акцияләр үткәреп торырбыз дип уйлыйбыз.
-
Конкурс "Кенгуру" 19.03.2015
Сегодня у нас прошел международный математический конкурс "Кенгуру". Главная цель конкурса — привлечь как можно больше ребят к решению математических задач, показать каждому школьнику, что обдумывание задачи может быть делом живым, увлекательным, и даже веселым! Из нашей школы приняли участие 15 учеников. Надеемся, что среди них обязательно есть те, которые станут победителями.
-
"Китап геройлары-минем рәсемнәрдә" 19.03.2015
"Балалар китабы" атналыгы дәвам итә. Россиядә әдәбият елына багышланган район рәсем конкурсының мәктәп турына укучылардан эшләр кабул ителә. Беренче иҗат җимешләре "Китап геройлары-минем рәсемнәрдә" күргәзмәсенә урнаштырылды.
-
Китап табиблары 18.03.2015
Китапларың чирләсә,
Үз кулыңнан килмәсә,
Миңа китер туп-туры-
Мин аларның докторы- диләр безнең таушалган китапларга ашыгыч ярдәм күрсәтүче укучыларыбыз. Китапханәдә атналык кысаларында "Китап табиблары" көне узды.
-
"С новосельем!" 18.03.2015
5 марттан 18 мартка кадәр мәктәптә "Весенняя неделя добра " акциясе кысаларында «С Новосельем!» дип аталган кош оялары конкурсы үткәрелде. Укучылар бик теләп катнашты. Оялар агачларга эленеп хуҗаларын көтәләр инде. Нәтиҗәләр ясалып катнашучыларга грамоталар тапшырылды.
-
"Балалар китабы-сихри бер дөнья" 16.03.2015
16 марттан 30 мартка кадәр мәктәбебездә "Балалар китабы" атналыгы башланып китте. 16 март көнне китапханәче Махмутова Г.М. атналыкны ачык дип белдерде һәм укучыларны план белән таныштырды. Китапханәдә "Балалар китабы-сихри бер дөнья" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.
-
Талантлылар утравы. 15.03.2015
Бүген район күләмендә зур кастинг булып үтте. Биредә җыр-моңга, биюгә һәм башка һөнәрләргә бай булган гаиләләр чыгыш ясады. Безнең мәктәптән Хафизовалар һәм Фаваризовалар гаиләләре катнашты. Алар май аенда үткәреләсе "Гаилә бәйрәмендә" катнашу хокукы алдылар. Әфәрин, кызлар - йолдызлар!
-
Без "Шорт-трек" ярышында 14.03.2015
Бүген 14 нче март көнне "Нарат" боз сараенда укучылар арасында район спартакиадасы кысаларында "Шорт - трек" ярышы үткәрелде. ГТО чараларыннан чыгып үткәрелгән бу ярышта безнең мәктәп укучылары 5 нче урынны яуладылар.
-
"Кошлар сагында" акциясе. 13.03.2015
"Весенняя неделя добра" акциясен дәвам иттереп бүген 3 класс укучылары педагог оештыручы Корбанова Л.Т. белән берлектә кәгазь битләренә кош рәсемнәрен ясап, оригами ысулы белән сыерчыклар ясап урамда үтеп баручыларга бүләк иттеләр. Шулай ук укучылар кошларны сакларга, аларга оялар куярга кирәклеген дә әйтеп үттеләр.