Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
E-Mail: | shikshisaba@yandex.ru Sshik.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
Год основания учреждения: | 1985 |
У нас учатся: | Бездә укыйлар:67 |
У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << ( 111 ) 112 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
КВН 12.03.2015
Бүген, безнең мәктәпнең "Шум- live" КВН командасы Шәмәрдән зонасында ярымфинал ярышларында чыгыш ясады. Кызыклы мәзәкләр, укучыларның рольләргә кереп уйнаулары барыбызны да көлергә мәҗбүр итте. Молодцы укучылар!
-
"Һәркемгә елмаю!" - флешмоб. 12.03.2015
-
“Нәни татар кызы” бәйгесе 10.03.2015
Тыйнак та син, тырыш та син,
Батыр да син, матур да син,
Киң күңелле татар кызы.
Бүген II класста (кл.җит. Зиннатова Э.Ш.) “Нәни татар кызы” конкурсы булды. Кызлар төрле бәйгеләрдә көч сынаштылар, җырладылар-биеделәр. Һичшиксез барлык кызларны да берсүзсез “Нәни татар сылуы” дип атап була. Алар барысы да бу исемгә лаек. Ләкин һәрвакыт иң-иңнәр табыла. “Нәни татар сылуы” исеменә бер очко өстенлек белән Хөсәенова Ильмира лаек булды
-
Очрашу. 02.03.2015
Безнең авылда сугыш ветераннары инде юк, шуңа күрә сугыш чоры балалары белән очрашулар үткәрәбез. 2 март көнне 8 класс укучылары (Кл.җит. Фаваризова Р.Т.) Гумеров Миннислам бабай белән очрашуга бардылар. Миннислам бабай укучыларны яхшы кәеф, шат күңел белән каршы алды. Ул үзенең истәлекләрен сөйләп, гармунда уйнап безне бик сөендерде. Бүгенгесе көндә ул- улы Илшат гайләсендә, тыныч тормышта яши. Бабай без киткәндә, илләр тыныч , күкләр аяз булсын дип, теләк теләп озатып калды. ГТО кысаларында мондый чаралар алга таба да дәвам итеп торыр дип ышанабыз.
-
"Ил сагында тора егетләр!" 28.02.2015
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан патриотик темага оештырылган фотоконкурска укучылар үзләренең ,төрле елларда хезмәт иткән,әтиләре, абыйларының фотоларын алып килделәр. Һәр кешенең үз әтисе үзенә кадерле һәм якын. Шуңа күрә без барлык катнашучыларны да рәхмәт хаты белән бүләкләп, фотолардан газета ясап куйдык.
Аңа "Ил сагында тора егетләр" дип исем бирдек.
-
Чаңгы ярышы 28.02.2015
28 нче февраль көнне район күләмендә укучылар арасында чаңгы ярышы үткәрелде. ГТО кысаларында үткәрелгән бу ярышта безнең мәктәп командасы 5 нче урынны яулады.
-
Минем әти иң-иң шәбе! 27.02.2015
"Минем әти иң-иң шәбе" дип исемләнгән бәйрәм кичәсен без, Ватанны саклаучылар көненә багышлап үткәрдек. ГТО кысаларында үткәрелгән бу чарага әтиләр, абыйлар килгән иде. Без аларны ике командага бүлеп ярыш уздырдык. Ярышлар матур җырлар, биюләр белән үрелеп барды. Соңыннан жюри бәя бирде һәм әтиләргә грамоталар тапшырылды. Бәйрәм кичәсе күңелле үтте.
-
Психологлар белән эш 27.02.2015
Шулай ук 27 февраль көнне мәктәпкә район психологлары килде. Алар укучылар белән тренинглар, әти -әниләр белән очрашып әңгәмә кордылар.
-
Әлифба бәйрәме 27.02.2015
27 февраль мәктәптә укучылар көтеп алган "Әлифба" бәйрәме үткәрелде. Класс җитәкчесе Мирзегалямова Г.Б. матур итеп бәйрәм программасы әзерләп, әти - әниләрен дә кунакка чакырган иде. Укучылар, үзләрен белем иленә алып кергән ,беренче китап белән саубуллаштылар. Матур җырлар җырлап, шигырьләр сөйләп , барысы да укый- яза белгәннәрен күрсәттеләр. Алга таба да тырышып укырга сүз бирделәр.
-
23 февраль -Ватанны саклаучылар көне! 24.02.2015
23 февраль - Ватанны саклаучылар көне буларак билгеләп үтелә. Шушы уңайдан 2 класста (кл.җитәкчесе Зиннатова Э.Ш.) "Ягез әле, егетләр!" бәйгесе үткәрелде. Җиңүче булып Хаертдинов Ранис танылды. Егетләребез барысы да тырыш һәм тапкыр булдылар. Молодцы!