Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
E-Mail: | shikshisaba@yandex.ru Sshik.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
Год основания учреждения: | 1985 |
У нас учатся: | Бездә укыйлар:71 |
У нас учат: | Бездә укыталар: 17 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 ( 108 ) 109 110 >>
-
"Остров сокровищ" 22.10.2015
22 нче октябрь көнне сәләтле балалар мәктәбендә Р.Л. Стивенсонның "Остров сокровищ" әсәре буенча әзерләнгән квест булып узды. Мәктәбебездән 5 нче сыйныф укучылары Мингазова Алзира, Мубараков Илнур һәм китапханәче Махмутова Гөлнур Мияссаровна катнаштылар. Әлеге чара укучыларны китап укуга тарту һәм әдәби әсәрләргә карата кызыксыну уяту максатыннан әзерләнгән.
-
Мәдәни көндәлек 22.10.2015
21 октябрь көнне мәктәбебезнең башлангыч сыйныф укучыларына авыл китапханәчесе Зайнуллина Айгөл мәдәни көндәлек тапшырды. Көндәлек балаларга Республикабызның тарихи урыннарына, төрле мәдәни чараларга юл күрсәтә һәм рухи байлыкларыбыз белән якыннанрак танышырга ярдәм итә.
-
Хәтер көне 16.10.2015
15 октябрь-Хәтер көне уңаеннан тарих укытучысы Хабирзянова Р.И., татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зәйнәгыева З.Ф әлеге тарихи датага багышланган чаралар уздырды.
-
Дару үләннәре акциясе 15.10.2015Районыбыз дару үләннәре тапшыру буенча Республика күләмендә II урынга лаек булды. Мәктәбебез укучылары да дару үләннәре җыю акциясендә актив катнашты һәм "Рәхмәт хаты" тапшырылды.
-
Юл кагыйдәсен нык бел! 13.10.2015
Бүген мәктәбебездә ГИБДД хезмәткәре Закиров Динар Рамилевич белән очрашу булды. Укучылар белән юл йөрү кагыйдәләре буенча викторина үткәреп, укучыларның белемнәре тирәнәйтелде, статистик мәгълүмат белән таныштырылды. Юлларда игътибарлы булырга, юл кагыйдәләренә буйсынырга кирәклеге аңлатылды.
-
Котлыйбыз! 07.10.2015
"Иң яхшы бакча" муниципаль конкурсының "Иң күп уңыш алучы мәктәп" номинациясендә безнең мәктәп 2 урынга лаек булды.
-
Котлыйбыз! 07.10.2015
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зәйнәгыева Зөлфия Фоатовна укучыларга белем һәм тәрбия бирүдә купьеллык хезмәтләре өчен РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау Грамотасы белән бүләкләнде.
-
Укытучылар көне. 05.10.2015
-
"Күркәм гаилә" бәйгесе 04.10.2015
Бүген Саба мәданият йортында "Гаилә һәм мәктәп" журналы оештырган "Күркәм гаилә" бәйгесе уздырылды. Бу бәйгедә безнең мәктәптән Амировлар гаиләсе чыгыш ясады. Эчтәлекле, матур чыгышлары белән тамашачы һәм жюри игътибарын яулый алдылар. Аларны 1 урын алулары белән котлыйбыз һәм гаилә иминлеге телибез.
- Өлкәннәрне котлап... 01.10.2015