Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
E-Mail: | shikshisaba@yandex.ru Sshik.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
Год основания учреждения: | 1985 |
У нас учатся: | Бездә укыйлар:71 |
У нас учат: | Бездә укыталар: 17 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 101 102 ( 103 ) 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Башлангыч класс атналыгы башланды 03.02.2016
-
Хәрби-патриотик айлык
01.02.2016
1 февральдән мәктәбебездә Хәрби-патриотик айлык башланды. План нигезендә чаралар оештыру карала.
-
Спартакиада - 2016 31.01.2016
26-28 гыйнвар көннәрендә Укытучылар спартакиадасы үткәрелде. Мәктәбебезнең укытучылары һәр ярыш төрендә дә актив катнаштылар. Инглиз теле укытучысы Галимзянова Г.Г на "Идәннән этелү" төреннән 2 нче , Шахматтан хезмәт укытучысы Гарипова А.Р на 1 урынны яулады. Укытучыларыбызга спорт ярышларында алга таба да уңышлар телибез.
-
“Ел укытучысы -2016 ” район конкурсы 27.01.2016
“Ел укытучысы -2016” район конкурсының “Сыйныф җитәкчесе” номинациясендә Мирзегалямова Гөлсинә Борисовна, «Балалар коллективын оештыручы» номинациясендә Габделхакова Г.Рлар 2 турга үттеләр. Аларга уңышлар телибез!
-
"Дулкыннар" республика бәйгесенең район этабы 23.01.2016
22 январь көнне Балалар иҗат үзәгендә “Дулкыннар” республика бәйгесенең район этабы булып узды. Бәйге Клара Булатова иҗатына багышланган иде. Безнең мәктәптән 3 нче класстан Амиров Камил “Татарстан, бәхет җырым син”, Хаертдинов Ранис “Укытучы апаң йокламаган”, 2 нче класстан Гыйбадуллина Камилә “Безнең балачактан бер яңа ел”, 6 нчы класстан Газиянова Эльвира "Сугыш чорындагы балачактан"дигән шигырьләрен сөйләделәр. Гыйбадуллина Камилә (җитәкчесе Гыйбадуллина Р.Х) нәфис сүз номинациясе, кечкенәләр төркемендә 3 урынга лаек булды.
-
"Бала хокук даирәсендә"конкурсы нәтиҗәсе. 23.01.2016
6 нчы сыйныф укучысы Яруллин Әлфис, Газиянова Эльвира, җитәкчеләре педагог-оештыручы Габделхакова Г.Р "Бала хокук даирәсендә" республика конкурсында катнашып Таныклык белән бүләкләнде.
-
Нюренбергтагы хәрби трибуналга 70 ел 19.01.2016
18 нче январь көнне тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Галимуллина Ч.Г 5 нче класс укучылары өчен Нюренберг процессына багышланган әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында Нюренберг процессының төгәл моментлары яктыртылды, төп устав торышы күрсәтелде. СССР һәм башка илләрнең дөньякүләм ирешкән роле анлатылды. Бу чарада шулай ук законнар үтәлешенең эшчәлеге каралды, кешелелеккә каршы һәрбер кылган жинаять өчен түләүдән качып булмау турында җиткерелде.
-
Тимурчылык 17.01.2016
-
"Иң яхшы әйдаман !" конкурсы 16.01.2016
Районкүләм "Иң яхшы әйдаман" конкурсына мәктәбебезнең 8 нче сыйныф укучысы Махмутова Гузәлнең эше тапшырылды. Аңа уңышлар телибез!
-
Район башлыгының чыршы бәйрәмендә 06.01.2016
Мәктәбебездән 9 укучы Лесхозда Саба районы башлыгы Рәис Миңнехановның балалар өчен үткәрелгән Чыршы бәйрәмендә катнашты. Укучыларыбыз бәйрәмнән күтәренке кәеф белән кайттылар.