Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
E-Mail: | shikshisaba@yandex.ru Sshik.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
Год основания учреждения: | 1985 |
У нас учатся: | Бездә укыйлар:67 |
У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 ( 107 ) 108 109 110 >>
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап 70 төп агач. 25.04.2015
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Сәрдә авылында яшәүче Газияновлар гаиләсе 5 нче класста укучы кызлары Эльвира белән берлектә 70 төп агач утырттылар.
-
Агач утырту 25.04.2015
Бүген, дәресләрдән соң мәктәбебез укучылары белән берлектә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, мәктәп бакчасында карлыган, кара миләш үсентеләре утыртылды
-
Тукай иҗаты рәсемнәрдә 25.04.2015
20 нче апрельдән 27 нче апрельгә кадәр мәктәбебездә татар теле һәм әдәбияты атналыгы башланды. 22 апрель көнне татар теле кабинетында укучылар иҗатыннан күргәзмә оештырылды.
Укучылар Г. Тукай әсәрләренә иллюстрацияләр ясадылар. 8 класс укучылары Ахметшина Зәлия һәм Сафина Айсинә ясаган шагыйрьнең портреты барыбызга да ошады.
-
Тукай иҗаты рәсемнәрдә 25.04.2015
-
«Сәләтле балачак – өметле киләчәк» 24.04.2015
Балалар иҗат үзәгендә традицион XV «Сәләтле балачак – өметле киләчәк» балалар иҗаты фестиваль-конкурсы булып узды."Серле энә" номинациясендә 1-4 нче класслар арасында Халиуллина Сөмбел, Гараева Илсинә - 2 урын, 5-8 класслар арасында Закирова Зәлинә, Исханова Дания - 1урын, 9-11 класслар арасында Зәйнәгыева Зәлинә - 2 урын, ә Мирзегалямов Альмир жюри призына лаек булды. "Рәсем" номинациясендә Мубараков Илнур - 2 урын, 5-8 класслар арасында Ахметшина Зәлия -1 урын, 9-11 класслар арасында Маметова Регина - 3 урынны алдылар. Җитәкчеләре Гарипова Алсу Рәшитовна.
-
“Мәңге яши, яшьни яшь Тукай!” 23.04.2015
23 нче апрель көнне Г. Тукайның тууына 129 ел булу уңаеннан 5 класс укучылары белән “Мәңге яши, яшьни яшь Тукай!” дигән темага интеллектуаль уен үткәрелде. “Тукай оныклары” һәм “Тукай дуслары” командалары шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты буенча белемнәрен сынадылар, иҗат эшләрен якладылар. Кичә “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
-
Космонавтика декадасы 23.04.2015
класс укучылары
-
Тыл ветераны Гайнанова Асия апа белән очрашу 20.04.2015
Без 4 нче класс укучылары 20 нче апрель көнне тыл ветераны Гайнанова Асия апага кунакка бардык. Асия апаның истәлекләрен зур кызыксыну белән тыңладык. Ул сугыш вакытындагы авырлыкларны, 14 яшьтән трактор артында сукачы булып йөрүен, Шәмәрдәндә вагон бушатуларын,орлык ташуларын сөйләгәндә күз яшьләрен тыеп тора алмады.Ул безгә тыныч көннәрдә генә яшәргә насыйп булсын диеп теләп калды.
-
"Язгы шәфкатьлелек атналыгы" 20.04.2015
20 нче апрельдән "Язгы шәфкатьлелек атналыгы" башланып китте. Атнаның 7 көненә дә исемнәр бирелеп, укучылар изге эшләр эшләргә ашыгалар. Шефлекка алынган әби -бабайларга булышу, һәйкәл, чишмә тирәләрен җыештыру кебек чараларны үз эченә алган бу атна беребезне дә битараф калдырмас дип ышанабыз. Гомумән атналыкларда гына түгел, ә һәрвакыт ярдәмчел, миһербанлы, ягымлы һәм шәфкатьле булырга кирәктер.
-
Проект эше 17.04.2015
17 нче апрель көнне 4 нче класс укучылары "Балалар мәйданчыгы" проект эшен башкардылар. Эшнең максаты: Шекше авылында 5-11 яшьлек балалар өчен төзеләчәк уен мәйданчыгының макетын әзерләү. Балалар план төзеделәр, аннары мәйданчыкта булачак объектлар турында фикер алыштылар һәм үзара эшне бүлештеләр. Әсәдуллин Альмир һәм Шигабиева Рәзинә мәйданчыкны киртә белән әйләндереп алырга булдылар. Атынгычны Мингазова Алзирә, комлыкны Мөбәрәков Илнур, тауны Закиров Ринат, утыргыч һәм фонтанны Аглиуллина Айсинә ясарга һәм Исхакова Дания мәйданчыкны төрле төстәге чәчәкләр белән бизәргә дип килештеләр. Бу эшләрен тәмамлагач, бергәләшеп беседка ясап һәм юллар салып куйдылар. Укучылар барысы да үзара килешеп, дус, ярдәмләшеп эшләгәнгә, "Балачак" дип исемләнгән уен мәйданчыгы бик зәвыклы һәм матур килеп чыкты.