Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
E-Mail: | shikshisaba@yandex.ru Sshik.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
Год основания учреждения: | 1985 |
У нас учатся: | Бездә укыйлар:67 |
У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 ( 106 ) 107 108 109 110 >>
-
Помоги своей школе 12.05.2015
-
"Ветераннарга бүләк " конкурсы 08.05.2015
Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан мәктәп, район, республика күләмендә бик күп чаралар һәм конкурслар үткәрелеп тора. "Ветераннарга бүләк" район конкурсына безнең укучыларыбыз да үз эшләрен тапшырдылар. Бәлки без җиңүчеләр дә булмабыз, тик бу бүләкләребез әби -бабайларга чын күнелдән рәхмәт әйтеп башкарылды. Һәм алар безнең ветераннарыбызның күңелләрен күтәреп, куанычларын арттырсын иде дигән теләктә калабыз.
-
“Җирне кабат көйдермәсен кайнар сугыш ялкыннары” 08.05.2015
Җирне кабат көйдермәсен кайнар сугыш ялкыннарыАлар Бөек Ватан сугышы кырларында дошманга каршы аяусыз көрәшкән батыр сугышчыларга, Җиңү көнен якынайту өчен тылда армый-талмый эшләгән хезмәтчәннәргә, балачакларын сугыш урлаган апа-абыйларга багышлап чыгыш ясадылар. Авыр елларда үз җилкәләренә салынган кыенлыкларны сынмый-сыкранмый күтәргән өлкәннәргә, авыл халкына бәйрәм белән тәбрикләү сүзләрен Шекше авыл җирлеге башлыгы Радик Хәйртдинов һәм Саба муницпаль районы хакимиятеннән килгән вәкил Исхак Галиев та җиткерде. Мәдәният хезмәткәрләре һәм урта мәктәп коллективының уртак тырышлыгы белән әзерләнгән митинг-концертта фронттан әйләнеп кайтмаган каһарманнарны искә алып, бер минутлык тынлык игълан ителде. Әле быел гына авыл җирлеге бинасы каршында булдырылган яңа обелиск янында тантананың икенче өлеше дәвам итте. Бөек Ватан сугышында катнашкан һәр авылдашыбыз искә алынып, алар хөрмәтенә тәкыя һәм чәчәк бәйләмнәре куелды.
-
"Ветераннарга бүләк" 07.05.2015
Тиздән Бөек Җиңү бәйрәме. Шул уңайдан укучылар үз кулларры белән ветераннарга бүләк әзерләделәр. 7 май көнне педагог - оештыручы Корбанова Л.Т. белән берлектә мәктәп укучылары, клуб мөдире -Хисматова Ләйсән апа һәр ветеранның өенә барып Татарстан президентыннан килгән бәйрәм открыткасын һәм укучылар әзерләгән бүләкләрне тапшырып йөрделәр. Кайсы өйгә керсәк тә безне куанып каршы алдылар, рәхмәт сүзләре белән догалар кылып озатып калдылар. Рәхмәт, Сезгә, Ветераннар!
-
"Безопасное колесо" 06.05.2015
Бүген безнең мәктәп укучылары, район күләмендә үткәрелгән " Имин тәгәрмәч" ярышларында катнашып кайттылар.
-
"Саимә" чишмәсе 06.05.2015
Авылыбызның изге урыннарына шефлыкны дәвам итеп, без бүген "Саимә" чишмәсен чистартырга бардык. Авыл советы, клуб хезмәткәрләре һәм педагог- оештыручы Корбанова Л.Т. белән берлектә 7-8 класс укучылары әлеге чарада бик теләп катнаштылар. Тәмле чишмә суыннан авыз итеп, саф һавада йөреп җан һәм тән сихәтлеге алдылар.
-
Урок литературы 30.04.2015
29 апреля в 5 и 6 классах был проведен урок, посвященный году Литературы "Великий сказочник - Ганс Христиан Андерсон". В начале урока учащиеся отгадав загадку , узнали , о каком сказочнике пойдет речь. Учащиеся делились на 2 команды и показали свои знания по сказкам Ганс Христиан Андерсона :нарисовали сюжет сказки или героев, разгадывали кроссворды. В конце урока слова было предасталено жюри.
-
Хезмәтне саклау көне 28.04.2015
28 апрель - Бөтендөнья хезмәтне саклау көне уңаеннан безнең мәктәптә хезмәтне саклау мәсьәләләренә зур игътибар бирелде.Башлангыч класс укучылары үзләренең иҗади сәләтләрен рәсемнәре аша күрсәттеләр. Ә өлкән классларда "Иминлек- үз кулыңда"дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде.
-
Шигырь бәйрәме 27.04.2015
26 апрель бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Һәр елдагыча әлеге көн уңаеннан, быел да мәктәбебездә шигырь бәйрәме гөрләде. Быел шигырь бәйрәме Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланып "Һәрвакыт булсын кояш!" дип аталды.
-
"Җиңүгә 70 ел!" 25.04.2015
"Юный дизайнер" түгәрәгенә йөрүче укучыларыбыз эше.