Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Шикши ул.Школьная д.4а |
Телефон: | 8(843)6246-1-21 |
E-Mail: | DsadAkch.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ» |
Руководитель: | Зайнуллина Айгуль Ильсуровна |
Год основания учреждения: | 1978 |
У нас учатся: | 30 детей ,в филиале 7 детей |
У нас учат: | 4 педагога ,в филиале 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 109 ( 110 ) >>
-
"Әтием-горурлыгым". 28.02.2014
Бүген "Акчарлак" балалар бакчасында "Әтием-горурлыгым" дип исемләнгән бәйрәм иртәсе булып узды. Балалар әтиләренә багышлап шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар.
Хөрмәтле әтиләр! Сезне чын күңелебездән бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Һәрвакытта балаларыгызга үрнәк булып, кирәк вакытта файдалы киңәшләрегезне биреп, гомер буена таяныч булып яшәгез.
Бабай да солдат булган,
Әти дә солдат булган.
Зур абый да солдат булып,
Ил чикләрендә торган.
Кече абый солдат булып
Китте быел яз гына.
Мин үзем дә солдат булам,
Үсим әле аз гына.
-
"Сәламәт гаиләдә-сәламәт бала". 14.02.2014
-Хәрәкәттә-бәрәкәт,
Тәнгә керә көч һәм дәрт.
Тәнгә-сихөт, җанга -рәхәт,
Хәрәкәткә мең рәхмәт!
-
"Сәламәтлек безгә кирәк!" 13.02.2014
Россия күләмендә үтүче "Сәламәт гаиләдә-сәламәт бала" акциясе кысаларында, бакчабызга кунакка авылыбызның фельдшеры Яхина Ләйсән апабызны чакырдык. Ул балаларга яшелчә һәм җиләк-җимешләрнең витаминнарга бай, сәламәтлеккә бик файдалы булуын аңлатты.Шулай ук балалар белән шәхси гигиена, чыныгу, дөрес туклану хакында әңгәмә алып барды. Үсәсен килсә тизрәк,
"А" витамины кирәк.
Бар ул сөттә, кишердә,
Аша шуны, үстер дә.
Нык булсын дисәң йөрәк,
"В" витамины кирәк.
Бигрәк күп ул балыкта,
Сыр да ярый азыкка.
Чирлим дисәң бик сирәк,
"С" витамины кирәк.
Аша шуңа суганны,
Лимонны, карлыганны.
-
"Күңелле балачак". 12.02.2014 Бүген-12нче февраль көнне бакчабызда "Күңелле балачак" исеме астында әти-әниләр җыелышы булып узды. Балалар әти-әниләренә диалогик сөйләмнәрен үстерү, татар шагыйрьләренең әсәрләренә, рус халык әкиятләренә, татар халык авыз иҗатына һәм туган телгә мәхәббәт, ихтирам тәрбияләү максатыннан, үзләренең яраткан әкиятләрен сәхнәләштерделәр.
-
"Чукмар белән Тукмар"әкияте. 12.02.2014
-
"Йомры күмәч" әкияте. 12.02.2014
-
Сказка "Заюшкина избушка". 12.02.2014
-
"Акбай белән Мырауҗан маҗаралары". 12.02.2014
-
"Күңелле балачак". 12.02.2014
-
"Чаңгы юлы-2014" 08.02.2014
Шатлыклар күңелебездә,
Ал кояш күгебездә.
Килгәннәр дуслар кунакка,
Ярышлар бүген бездә.
Килгәннәр безгә кунаклар,
Тезелдек үзебез дә.
Көрәшик тә, узышыйк та-
Ярышлар бүген бездә!