Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Шикши ул.Школьная д.4а |
Телефон: | 8(843)6246-1-21 |
E-Mail: | DsadAkch.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ» |
Руководитель: | Зайнуллина Айгуль Ильсуровна |
Год основания учреждения: | 1978 |
У нас учатся: | 30 детей ,в филиале 7 детей |
У нас учат: | 4 педагога ,в филиале 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 101 ( 102 ) 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Бәйрәмегез белән котлыйбыз, бакчада эшләүче апаларыбыз!
27.09.2014
Бүген бәйрәм-тәрбияче кәне.
Кеше җаны мохтаҗ җылыга.
Бәхет, шатлык,сәламәтлек
Телибез барыгызга да!
-
Кабак бәйгесенә -10 яшь!
26.09.2014
Уртанчылар һәм зурлар төркемендә тәрбияләнүче балалар кабактан бик күп төрле композицияләр ясап алып килделәр.
- "Балалар бакчасы буйлап сәяхәт". 23.09.2014 Бүген без уртанчылар һәм зурлар төркемендә тәрбияләнүче балалар белән бакча буйлап сәяхәт ясадык. Безне тәмле ашлар белән сыйлаучы пешекче Рузалия апабызнын эше белән таныштык.
-
"Милләтләр кросcы-2014"
22.09.2014
...Көчле, нык булып, чыныгып
Үсәсем килә тизрәк.
...Туган илне сакларга да,
Туган телне якларга да
Сәламәт акыл кирәк.
-
"Яхшы сүз- җан азыгы".
19.09.2014
Бүген без мәктәпкә эзерлек һәм уртанчылар төркемендә тәрбияләнүче балалар белән балаларда якыннарына, әти-әниләренә карата кайгыртучанлык, игътибарлылык сыйфатлары тәрбияләү максатыннан татар халык әкияте "Өч кыз" әкиятен сәхнәләштердек.
- Конкурс нәтиҗәләре. 17.09.2014 Бакчабызның зурлар төркемендә тәрбияләнүче балаларыбыз республикакүләм "Янгын куркынычсызлыгы" конкурсының муниципаль этабында актив катнашып,"Котлау грамотасы" белән бүләкләнделәр.
- Табигатьтә көз. 09.09.2014 Бүген без уртанчылар һәм зурлар төркемендә тәрбияләнүче балалар белән җәй буе бакчабызда ускән күпъеллык чәчәкләрнен орлыкларын җыйдык.
-
Бакчабызга яңа балалар килде.
03.09.2014
Безне бик яраталар
Бакчадагы апалар
Килгәч тә елмаеп
Кулларын киң җәеп
Кочаклап алалар,-
Әниләр күк алар..
-
Без инде хәзер зурлар!
01.09.2014
Туйганчы уйнар идем дә,
Минем шул вакытым тар,
Иртәгә "биш"ле алырга
Мәктәпкә барасы бар.
Киләчәктә Туган илдә
Зур юллар саласы бар.
Ә хәзергә соңламыйча,
Мәктәпкә барасы бар.
-
"Сау бул, бакчам!"
31.05.2014
Бүген бакчабызда иң истәлекле көннәрнең берсе-чыгарылыш кичәсе. Бүген бакчабызда тәрбияләнгән 5 кызыбыз һәм 1 малаебызны мәктәпкә озатабыз. Бәйрәм иртәсенә балаларыбыз бик тырышып әзерләнделәр.Матур итеп биеделәр, җырладылар, шигырьләрен сөйләделәр. Бәйрәм соңында балалар тәрбияче апаларына матур чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр. Ә балаларга район мәгариф идарәсе ярдәмендә әзерләнгән бүләк "портфель"ләр тапшырылды. Бәйрәм иртәсе "Хуш, балачагым!" дип исемләнгән җыр белән тәмамланды. Кадерле балаларыбызга сәламәтлек, бәхет, шатлыклар телибез. Тырышып укырга, әти-әниләренең акыллы, тәртипле уллары, кызлары булып калуларын телибез. Хәерле юл сезгә балалар!