Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Шикши ул.Школьная д.4а |
Телефон: | 8(843)6246-1-21 |
E-Mail: | DsadAkch.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ» |
Руководитель: | Зайнуллина Айгуль Ильсуровна |
Год основания учреждения: | 1978 |
У нас учатся: | 30 детей ,в филиале 7 детей |
У нас учат: | 4 педагога ,в филиале 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 101 102 103 ( 104 ) 105 106 107 108 109 110 >>
- "Һава еланы очыру" 09.04.2014 Без буген уртанчылар һәм зурлар төркемендә тәрбияләнүче балалар белән иҗади сәнгать эшчәнлегендә Һава еланы ясадык.Балаларга һава шарынын иң беренче тапкыр Кытайда барлыкка килүе аңлатылды.Ясаган кул эшләребезне балалар белән урамга чыккач һавага очырдык.
- "Агач бөреләрен күзәтү". 08.04.2014 Бүген без уртанчылар төркемендэ тәрбияләнүче балалар белән табигать почмагында суга утыртылган агач ботакларының бөреләрен күзәттек.
- "Табигать почмагында". 07.04.2014 Бүген без зурлар төркемендә тәрбияләнүче балалар белән табигать почмагында бергәләп утырткан чәчәк үсентеләренә су сиптек,гөлләрнең төпләрен йомшарттык, гөл яфракларының тузаннарын сөрттек.
- "Циркка сәяхәт". 02.04.2014 Бу атнада танып белү эшчәнлегендә балалар белән җәмәгать урыннары турында сөйләшенде. Презентация ярдәме белән Казан шәһәренә сәяхәткә бардык һәм күңел ачу урыннары-цирк, зоопарк, дельфинарий белән таныштык. Балалар белән "Күңелле клоун" ясадык һәм "Фокусник эшләпәсе" кисеп ябыштырдык.
- "Хуш киләсең, гүзәл Нәүрүз!" 21.03.2014 Нәүрүз бәйрәмен карарга 1нче сыйныф укучылары да килде.
-
"Хуш киләсең, гүзәл Нәүрүз!"
21.03.2014
Бүген бакчабызда язның иң гүзәл бәйрәме- Нәүрүз бәйрәме булып узды.Борынгы кешеләр Яңа елны март аенда каршылаганнар. Язның көн белән төн тигезләшкән вакыты 21-22 март көннәренә туры килә. Нәүрүз бәйрәме матур җырлар, шигырьләр, биюләр белән үрелеп алып барылды.
Хуш киләсең, гүзәл Нәүрәз!-
Язгы яңа елыбыз,
Яңа елда туры булсын,
Нурлы булсын юлыбыз!
Еракларга яңгырасын
Бүген дәртле җырыбыз.
-
Конкурс нәтиҗәләре.
20.03.2014
Бакчабызның уртанчылар төркемендә тәрбияләнүче Габделхакова Ильвина Ильмир кызы "Я- за мир на дорогах" конкурсында катнашып III урынны яулады.
-
Конкурс нәтиҗәләре.
20.03.2014
Бакчабызның зурлар төркемендә тәрбияләнүче Мирзагалямова Ания Рамиль кызы "Я -за мир на дорогах" конкурсында катнашып II урынны яулады.
-
"Әнием-кадерлем!"
07.03.2014
Бүген 7 март көнне бакчабызда Әниләр бәйрәме булып узды. Балалар үзләренең Әниләрен, Әбиләрен бәйрәм белән котлап матур котлауларын җиткерделэр. Балалар бәйрәмне тагын да ямьләндереп яз, Әниләр, Дәү эниләр турында матур җырлар җырладылар, төрле биюләр башкардылар. Бәйрәм ахырында балалар үз куллары белән эшләнгән бүләкләрне Әниләренә, Дәү эниләренә бүләк иттеләр.
Күрәсезме, бүген кояш
Ничек назлы елмая?
Әниемнең бәйрәмен
Ул да бит көтеп ала.
Безне назлап үстергәнгә,
Әниләр рәхмәт сезгә!
Һәрвакыт эшчән булганга,
Әниләр, рәхмәт сезгә!
-
"Әтием-горурлыгым".
28.02.2014
Бүген "Акчарлак" балалар бакчасында "Әтием-горурлыгым" дип исемләнгән бәйрәм иртәсе булып узды. Балалар әтиләренә багышлап шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар.
Хөрмәтле әтиләр! Сезне чын күңелебездән бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Һәрвакытта балаларыгызга үрнәк булып, кирәк вакытта файдалы киңәшләрегезне биреп, гомер буена таяныч булып яшәгез.
Бабай да солдат булган,
Әти дә солдат булган.
Зур абый да солдат булып,
Ил чикләрендә торган.
Кече абый солдат булып
Китте быел яз гына.
Мин үзем дә солдат булам,
Үсим әле аз гына.