Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Шикши ул.Школьная д.4а |
Телефон: | 8(843)6246-1-21 |
E-Mail: | DsadAkch.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ» |
Руководитель: | Зайнуллина Айгуль Ильсуровна |
Год основания учреждения: | 1978 |
У нас учатся: | 30 детей ,в филиале 7 детей |
У нас учат: | 4 педагога ,в филиале 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 ( 109 ) 110 >>
-
"Олимпия сәламе!”
27.05.2013
Сез кайдан? – дип сорасагыз,
- Без – Шекшедән, “Акчарлак” бакчасыннан.
- Сикерәбез,
- Уйныйбыз,
- Хәрәкәтне яратабыз,
- Һич кенә тик тормыйбыз.
- Башкалабызда зур бәйрәм,
Шат күңелле бар халык.
Сәлам, универсиада,
Без Сине көтеп алдык!
- "Әкияттә кунакта" 25.05.2013
- "Чәчәкле алан" 24.05.2013
-
11.05.2013
Һәр көн алсу таңнар атсын,
Күңелне куандырып.
Таңнарда кошлар сайрасын,
Бар җиһанга кушылып.
Сугыш уты җирдә кабынмасын,
Гөрләп үссен игеннәр.
Матур тормыш өчен көрәш барсын,
Ишәймәсен гарип – ятимнәр.
Хушлашырга вакыт җитте,
Тәмамланды кичәбез.
Мондый бәйрәмнәр еш булыр
Сез бик теләп килсәгез.
Бүгенгенең гүзәл бер мизгеле
Күңелләрдә калсын уелып.
Соңгы кабат булмас язган булса,
Гөрләшербез кабат җыелып.
-
09.05.2013
Җиңү бәйрәмнәре ел саен авылыбызда зурлап үткәрелә.Бөек Ватан сугышында катнашкан бабайлар инде авылда берәү генә калды.Бакчага йөрүче балалар мәдәният йортында үткән бәйрәм чарасында катнашып,әбиләрен,бабайларын җиңү бәйрәме белән котладылар.
-
08.05.2013
Җиңү көне!
Халык бәйрәм итә.
Яз төренгән янар комачка.
Җир чәчәкләр тезгән күкрәгенә,
Йөз балкытып карый кояш та.
-
Өмәдә
27.04.2013
Эш табыла кемгә дә
Энҗе Мөэминова
Бөтен кеше эштә бүген,
Бөтен кеше өмәдә.
Өмә булгач, өмә инде,
Эш табыла кемгә дә.
Гөр-гөр килеп күгәрченнәр,
Биеп йөри тирәдә.
Алсу белән Гүзәлия
Аларга җим сибәләр.
Әтиләр түтәл күтәрә,
Гөл утырта әниләр.
Арбадагы бәбиләрне
Тирбәтәләр әбиләр.
Бабайлар өйрәтеп тора:
Чокыр казый малайлар.
Агач утырта урамга
Олы-олы агайлар.
Бөтен кеше эштә бүген,
Бөтен кеше өмәдә.
Өмә булгач өмә инде,
Эш табыла кемгә дә.
Өмәне көтеп алалар
Көткән кебек бәйрәмне.
Нинди көн соң өмә көне?
Эш көнеме? Бәйрәмме?
-
"Шигъри викторина"
23.04.2013
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Шушы юлларны җырлап, көйләп инде ничәмә-ничә буын үсте.23 нче апрель көнне безнең ясле бакча балалары да, бу юлларның авторы булган, бөек Тукай абыйлары алдында баш иеп, аның истәлегенә багышлап шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Авторның балалар өчен язылган шигырьләрен дә белгәнлекләрен күрсәттеләр, “ Шигъри викторина” да сынатмадылар. Балаларның чыгышын яраткан әбиләре тамаша кылды. Бәйрәм ахырында әбиләр дә оныклары, оныкчыклары белән бергә татарның гимнына әйләнгән “ Туган тел” җырын башкардылар.
-
“Шигырьләрдә күңел канатлары”
13.04.2013
Район күләмендә уздырылучы “Шигырьләрдә күңел канатлары” дип исемләнүче конкурста безнең бакча балалары да катнашты. Алар шигырь, проза һәм мәсәл жанрларындагы әсәрләрне сәнгатьле, матур, рольгә кереп башкардылар. Җиде кешедән торган жюри составы катнашучылар арасыннан Амиров Камилне, Гибадуллина Камиләне, Гилязитдинов Инсафны һәм Хайртдинова Таңсылуны җиңүче исеменә лаек дип тапты. Җиңүчеләр рамота белән бүләкләнде, ә катнашучыларга истәлек бүләкләре тапшырыды. Финалга узучы балалар 16 нчы апрель көнне Иштуган мәдәният йортында чыгыш ясаячаклар. Аларга уңышлар һәм җиңүләр телибез.
-
" Космоска юл"
13.04.2013
Балаларны мавыктырыйм, кызыксындырыйм дисәң, алар белән галәм, космос, ракеталар турында сөйләшергә кирәк. Бу атна темасы нәкъ шундый иде. Ул “Космоска юл” дип аталды. Без балалар белән үзебез ясаган ракеталарга утырып, галәм киңлекләренә сәяхәткә чыктык, бүтән планеталарны, йолдызларны күзәттек. Серле тәлинкәләрне күрдек.
Бакчабызга кайткач, Юрий Гагаринның беренче очышы, космонавтика көненең тарихы турында сөйләштек.
Шулай ук, балалар әти – әниләре белән берлектә өйдә дә әзерләнеп, мәгълүматлар туплап килделәр һәм иптәшләре белән белгәннәрен бүлештеләр.