Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Шикши ул.Школьная д.4а |
Телефон: | 8(843)6246-1-21 |
E-Mail: | DsadAkch.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ» |
Руководитель: | Зайнуллина Айгуль Ильсуровна |
Год основания учреждения: | 1978 |
У нас учатся: | 30 детей ,в филиале 7 детей |
У нас учат: | 4 педагога ,в филиале 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 ( 106 ) 107 108 109 110 >>
-
"Ибраһимова Рузалия Исламгали кызына 50 яшь!"
25.01.2014
Балалар бакчасына 30 ел гөмерен багышлап, анда йөрүче балаларны тәмле-тәмле ризыклар белән сыйлап торучы Ибраһимова Рузалия Исламгали кызына 26нчы гыйнвар көнне 50 яшь тулды. Хөрмәтле Рузалия апабыз! Сезне чын күңелебездән матур бәйрәмегез-50яшьлек юбилей көнегез белән тәбрик итәбез.Сезгә иң мөһиме-сәламәтлек, бәхет, шатлык, балаларыгыз һәм оныкларыгызның игелеген куреп, күңел тынычлыгында яшәргә язсын. Сезгә авыр һәм мактаулы эшегездә зур уңышлар насыйп булсын.
Ибраһимова Рузалия Исламгали кызына фидәкарь хезмәтләре өчен Саба муниципаль районы мәгариф бүлеге грамотасы тапшырылды.
-
"Юл йөрү кагыйдәләре кирәк безгә һәр көнне!"
24.01.2014
Бу атнада бакчабызда белем бирү эшчәнлеге юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышлана. Балалар белән төрле хәрәкәтле уеннар уйналды, яңа мәкаль-әйтемнәр, шигырьләр белән таныштык. Балалар белән юл йөрү билгеләрен һәм яңа терминнар өйрәндек.
- "Без чаңгыда шуабыз!" 23.01.2014 Без балалар белән чана, чаңгы шуарга бик яратабыз. Менә буген дэ, зурлар төркеменэ йөрүче балалар белән чаңгы шудык. Кышкы табигатькә сокланып, саф һава суладык.
-
"Кышкы урманга сәяхәт".
14.01.2014
Бүген без балалар белән ана теле шөгылендә кышкы урманга "сәяхәткә" чыктык. Күзләребезне йомдык та, узебезне урманда кебек хис итеп, табигатьне күзәттек. Шуннан соң балалар үзләре күзаллаган күренешне рәсем дәфтәрләренә ясадылар.
-
Безнен рәсемнәребез.
14.01.2014
Сихри тынлык монда.
Тирә-якта
Ак мамыктай йомшак кар ята.
Йоклый урман,
Бүген Гыйнвар бабай
Аны шулай назлап йоклата.
Бар да ап-ак,
Бары чыршы гына
Әүвәлгечә купшы киенгән,
Кыш килгәнне, ахыры сизми калган,
Йоклап киткән яшел киемнән.
-
"Яңа ел мизгелләре"
31.12.2013
Ява карлар, яңа карлар.
Кышның ак гөлләре.
Якты булсын, ап-ак булсын,
Илемнең көннәре.
Ишетелеп торсын җирдә,
Балалар көлгәне.
-
Яна елда кунакта "Төрек" кызлары.
31.12.2013
Яна ел бәйрэменә "Төркиядән" биюче кызларыбыз да килгән иде.
-
"Яңа ел белән дуслар!"
30.12.2013
28нче декабрь конне бакчабызда "Яңа ел" бәйрәме булып узды. Балалар рәхәтләнеп куңел ачтылар.Кыш бабай белән Кар кызына һөнәрләрен күрсәттеләр: җырладылар, биеделэр, матур-матур шигырьлэрен сөйләделәр. Ә соңыннан балаларны тагын да сөендереп, Кыш бабай үзенең алып килгән бүләкләрен балаларга өләште.
- "Яңа ел бәйрәменә рәхим итегез!" 25.12.2013
- "Яңа елны котәбез!" 23.12.2013