Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Шикши ул.Школьная д.4а |
Телефон: | 8(843)6246-1-21 |
E-Mail: | DsadAkch.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ» |
Руководитель: | Зайнуллина Айгуль Ильсуровна |
Год основания учреждения: | 1978 |
У нас учатся: | 30 детей ,в филиале 7 детей |
У нас учат: | 4 педагога ,в филиале 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 99 ( 100 ) >>
- "Кар сыннары ясадык". 22.12.2014
- "Кар сыннары ясадык". 22.12.2014
- "Кыргый хайваннар бездә кунакта" 17.12.2014 Бу атнада белем бирү эшчәнлегебез кыргый хайваннарны өйрәнүгә багышланды. Без балалар белән призентация ярдәмендә зоопаркка "сәяхәт ясадык". Балаларга зоопаркта яшәүче хайваннарның нәрсә белән туклануы, аларның анда ничек яшәүләре аңлатылды. Иҗади сәнгать-кул эше шөгылендә балалар белән табигый материал- күркәдән кыргый хайваннар ясарга өйрәндек.
- "Җимнәр сибәм кошларга". 12.12.2014 Бу атнада бакчабызда балалар белән бездә кышлаучы кошлар турында сөйләштек. Балаларның кошлар турында белемнәре баетылды.Балаларда кошларга сакчыл караш, кайгыртучанлык тәрбиясе бирү максатыннан, өйгә эш итеп әти-әниләре ярдәмендә җимлек ясап алып килергә кушылган иде.Бүген бакча тирәли экскурсия ясап, балалар белән кошларга җимлекләр куйдык һәм кошларны сыйланырга ярма сиптек.
- "Ак ефктәй кыш килде". 03.12.2014 Ап-ак тун киеп кыш килде, Яфрак-яфрак кар ява. Без дә кидек җылы туннар, Куркытмый салкын һава. Чормадан сикереп төште Чаңгылар һәм чаналар. Бүген бакчабызның мәктәпкә әзерлек һәм уртанчылар төркемендә тәрбияләнүче балалар белән иҗади сәнгать-кисеп ябыштыру шөгылендә ак кәгазьне йомарладык һәм шуны ертып алып, кар күмеп киткән йорт ясадык.Балаларның төзү композицияләрен үстердек.
- Бакчабызда ата-аналар җыелышы булып узды. 27.11.2014 Буген бакчабызда җыелыш булып узды.
- "Әнием-кадерлем". 27.11.2014 Бүген бакчабызда бик зур бәйрәм -Әниләр бәйрәме булып узды. Балалар кадерле әниләренә багышлап өйрәнгән шигырьләрен сөйләделәр, җырладылар, биеделәр, үзләре ясаган бүләкләрен бүләк иттеләр.
- "Китапханәгә сәяхәт" 25.11.2014 Бүген без мәктәпкә әзерлек,уртанчылар һәм кечкенәләр төркемендә тәрбияләнүче балаларны китапханәче һөнәре белән таныштырдык. Китапханәче хезмәтенә ихтирам, бу һөнәрнең мөһимлеге аңлатылды. Китапханә белән турыдан-туры таныштыру, эзлекле фикерләү сәләтен үстерү максатыннан балалар белән китпханәгә сәяхәт ясадык.
- "Җир шары буенча сәяхәт". 19.11.2014 Бүген без балалар белән иҗади сәнгать-әвәләү шөгылендә Себергә сәяхәт ясадык. Балаларны яңа әвәләү алымнары белән таныштырдык. Төрле материаллар кулланып, болан әвәләп ясадык.
- "Дымков" бизәкләре белән танышу. 11.11.2014 Бүген мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалар белән иҗади сәнгать шөгылендә "Дымков" бизәкләре белән таныштык. Төсләрне берләштереп, тукымага бизәк ясарга өйрәндек.