Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Шикши ул.Школьная д.4а |
Телефон: | 8(843)6246-1-21 |
E-Mail: | DsadAkch.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ» |
Руководитель: | Зайнуллина Айгуль Ильсуровна |
Год основания учреждения: | 1978 |
У нас учатся: | 30 детей ,в филиале 7 детей |
У нас учат: | 4 педагога ,в филиале 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 ( 107 ) 108 109 110 >>
-
"Пластилиннан хайван сыннары ясарга өйрәну".
15.12.2013
Балаларда әвәләп ясауда кызыксыну уяту максатыннан, хайваннарның характерлы хәрәкәтләрен бирү, сәнгать образлары барлыкка китерү.
-
Юбилеең белән!
26.11.2013
25 нче ноябрь көнне кечкенәләр төркемендә тәрбияче ярдәмесе булып эшләүче Галимуллина Әнисә Нәҗип кызына 55 яшь тулды. Әнисә апа балалар бакчасында 1978 елдан бирле эшләп, 35 ел гомерен нәниләргә багышлый.
Хөрмәтле Әнисә апа!
Сезне туган көнегез, юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы – хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларгызының һәм оныкларыгызның күңел җылысын тоеп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез.
-
Кадерле әниемә!
24.11.2013
Ярый әле Сез бар бу дөньяда,
Кояш кебек балкып янучы.
Бу галәмгә бәхет өләшүче
Матур кызлар, уллар табучы.
Сез булганда тормыш дәвам итә,
Өләшәсез күңел җылысын.
Гаиләгезне саклап яшисез сез,
Хөрмәт итеп кече олысын.
Сез булганда тормыш дәвам итә,
Җил давыллар, узсын уратып.
Барыгызга саулык, бәхет теләп,
Сезне хөрмәтлибез яратып.
Шекше "Акчарлак" балалар бакчасы
-
19 ноябрь – тәрбиячеләр семинары.
20.11.2013
19 нчы ноябрь бакчабызда район балалар бакчалары тәрбиячеләре семинары булып узды.Бакчадагы эш барышы белән мөдир Хаертдинова Р.Р. чыгыш ясады.Аннан, балалар рус теленнән һәм математикадан “Тылсымлы җиде таҗлы чәчәк”нең таҗларын эзләп, төрле биремнәр үтәделәр, бар яктан да белемнәрен күрсәттеләр. Семинарда катнашучы тәрбиячеләр “Кечкенәләр төркемендә әдәплелек темалары” нинди формада үтү белән дә таныштылар. Мастер - класста исә, гафр кәгазеннән гөлчәчәк ясарга өйрәнделәр. “Кыңгырау” балалар бакчасы методисты Халитова Ф. “ФГТ таләпләре буенча көндәлек план язу”да булган үзгәрешләргә тукталып китте. Ахырдан балалар “Дәү әнидә кунакта” исемле күңел ачу чарасы күрсәттеләр. Белем бирү эшчәнлегенә, күңел ачу чарасына нәтиҗә ясап, район мәгариф бүлеге белгече Хасанова А.А. семинарга йомгак ясады.
-
"Күңелле математика"
15.11.2013
Зурлар төркемендә балалар белән “Күңелле математика” биремнәр җыентыгыннан логик мәсьәләләр, мисаллар эшлибез. Ә бу атнада без танграм җыю серләренә төшендек. Балалар билгеле бер геометрик фигуралардан, төрле хайваннар, транспорт, уенчыклар ясадылар.
-
Ата - аналар җыелышы
09.10.2013
9 нчы октябрьдә бакчабызда ата - аналар җыелышы булып узды. Җыелышның көн тәртибенә куелган мәсьәләләр:
1. Яңа түләү системасы белән танышу;
2. Ата - аналарны кызыксындырган сорауларга җавап бирү;
3. Зурлар төркеменең "Сөмбелә" бәйрәмен карау.
-
"Сөмбелә" бәйрәме
09.10.2013
- Көз, көз,
Сине көттек без,
Алма, кавын һәм карбызлар
Өлгерми синсез!
Зурлар төркемендә "Сөмбелә" бәйрәме уздырдык. Балалар көзгә багышлап матур шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар.
-
Рәхмәт сезгә, апалар!
27.09.2013
Кечкенәләр төркеме белән атна дәвамында бакчабызның барлык бүлмәләрен дә күреп, танышып чыктык. Бүлмә хуҗалары үзләре башкарган эшне балаларга бик яхшылап аңлаттылар.
-
С праздником!
27.09.2013
Поздравляем с праздником всех работников дошкольных учреждений, отдающих ежедневно тепло своих сердец детям! Мы уверены, что наша доброта и педагогическое мастерство превратят каждый день для воспитанников в детском саду в день радости и счастья! С праздником, коллеги!
-
Өлкәннәр көне!
25.09.2013
Әби кеше гел яхшылык тели
Гаебебез булса кичерә.
Гомер буе калыйк тугърылыкта
Әби дигән изге кешегә.
Әбием, Дәү әнием, Ерак әбием, Кунак әбием! Нинди матур бу сүз. Әни сүзе кебек кадерле һәм якын. Алар булмаса, бу тормышның бер ягы китек булыр иде. Аллага Шөкер, бакчабызга йөрүче балаларның барысының да әби – бабайлары исән – сау.
Өлкәннәр көне уңаеннан оештырылган “Әбием - алтыным” дип исемләнгән балалар иртәсендә әбиләребез кунак булып киттеләр. Оныклары чыгышына сөенеп, сокланып, алга таба да зур уңышлар теләп, изге теләкләрен җиткерделәр.