Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Шеморданский лицей "Рост" Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422050, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Шемордан, ул. Ф.Карима. д.2 |
| Телефон: | +7(843)-623-22-90 |
| E-Mail: | Shemordan.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шеморданский лицей "Рост" |
| Руководитель: | Никитин Антон Петрович |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 798 |
| У нас учат: | 85 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Шеморданский лицей "Рост" Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 291 292 293 294 295 296 297 298 299 ( 300 ) >>
-
“Ягез әле, егетләр” ярышы 21.02.2012

Ватаныбызны саклаучылар сафына сау- сәламәт егетләр басарга тиеш. Шул максаттан лицейда төрле спорт түгәрәкләре эшләп килә һәм укучылар бик теләп йөриләр. Хәрби-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында 8-11 класс егетләре арасында "Ягез әле, егетләр!" ярышы узды. Ярыш бик киеренке булды. Алар спорт төрләрендә көч сынаштылар һәм аркан тартышып тәмамладылар. Батыр егет- ил күрке, диелгән халык мәкалендә.
-
“Тамчы- шоу” 21.02.2012

21 нче февраль Халыкара туган тел көне уңаеннан 5 нче сыйныфлар арасында (укытучылары Минһаҗева Н.Ф.) “Тамчы- шоу” уены үткәрелде. Укучылар кызыклы сорауларга җавап бирделәр, татар телен ни дәрәҗәдә камил белүләрен күрсәттеләр.
-
Бүген Халыкара туган телләр көне 21.02.2012

Берләшкән Милләтләр оешмасы (БМО) карары буенча 21 нче февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә.
1999 нчы елның ноябрендә, Бангладеш дәүләте тәкъдиме белән, ЮНЕСКО Генераль конференциясе, ЮНЕСКОга кергән илләр һәм Берләшкән Милләтләр оешмасы 21 февраль көнен Туган тел көне дип игълан итте. Беренче мәртәбә ул 2000 нче елның 21 февралендә Парижда ЮНЕСКО штаб-квартирасында тантаналы рәвештә билгеләп үтелде.
Ни өчен Халыкара туган тел көне итеп 21 февраль билгеләнгән сон? Эш шунда: 1952 нче елның 21 февралендә Пакыстанда банглы теленә дәүләт теле статусы таләп итеп көрәшкән 5 студент үтерелгән була. Билгеле булганча, Пакыстанның көнчыгыш өлеше соңрак Бангладеш бәйсез дәүләтенә әйләнә.
ЮНЕСКО Халыкара Туган тел көнен билгеләп үтүне хуплап чыга. Чөнки бу оешма дөнья халыкларының матди булмаган мирасын саклау өчен көрәшә, традицион яисә халык музыкасын, биюләрен, гореф-гадәт һәм йолаларны, авыз иҗатын һәм җирле халыкларның туган телләрен саклап калу буенча зур эшчәнлек алып бара. -
Казан (Идел буе) Федераль университетының Филология һәм Сәнгать институтында Ачык ишекләр көне 20.02.2012

19 нчы февральдә Казан (Идел буе) Федераль университетының Филология һәм Сәнгать институтында Ачык ишекләр көне үткәрелде. Безнең лицейдан да укучылар катнашты: 8в сыйныфыннан Арсланова Лилия (укытучысы Мулласалихова Г.Г.), 10 а дан Шәйхетдинова Алинә (укытучысы Галимова Л.В.), 10в сыйныф укучысы Гарифуллина Алсу (укытучысы Хәева Д.И.). Укучылар өчен бу көн истә калырлык булды, алар галимнәр, язучылар белән очраштылар, студентларның чыгышларын карадылар. “Мин татарча сөйләшәм” бәйгесендә катнашкан бу укучыларга сертификатлар, аларны әзерләгән укытучыларга Рәхмәт хатлары тапшырылды.
-
“Дәресләргә утырабыз” 20.02.2012

18 февраль көнне 4 “Г”сыйныфы укучылары hәм әти – әниләре өчен “Дәресләргә утырабыз” темасына ачык дәресләр белән ата – аналар җыелышы уздырылды. Сыйныф җитәкчесе Гөлфия Гыйззәтовна белән балаларыбыз “Хайваннар дөньясында”,”Чәчәкләр”,“Бәйләү серләре”,”Юл йөрү кагыйдәләре”, “Мәктәбебез тарихы“ һ.б. проектлар якладылар, бәйләнешле сөйләм телен баеттылар.Без , әти-әниләр дә, берничә сәгатькә генә “ кыңгыраулы атларда чабып ”, мәктәп елларын искә төшереп,укучылар кебек балаларыбыз алдында тест сорауларына җавап бирдек. Оештырылган чарадан, балаларыбыз белән бергәләп, бик күп кызыклы мәгълүмат туплап саубуллаштык. Хөрмәтле сыйныф җитәкчесенә һәм балаларыбызга уңышлар телибез.
-
Районные лыжные соревнования между школами 20.02.2012

В субботу 18.02.2012 прошли районные лыжные соревнования между школами в Сабах. В эстафете команду Шеморданского лицея представляли директор лицея Р.А.Вафин, учителя Д.М.Валиуллин, Л.А.Шайхова, А.И.Каримова. Наша команда заняла 2 место. Победители получили грамоты и призы. Поздравляем!
-
23 нче февральгә багышланган рәсем конкурсы 20.02.2012

Хәрби- патриотик тәрбия айлыгы дәвам итә. Башлангыч сыйныф укучылары арасында рәсем конкурсы үткәрелде. Ул 23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көненә багышланды. Укучылар әлеге конкурска бик теләп катнаштылар. Рәсемнәргә ясау осталыгы һәм эчтәлеге буенча нәтиҗә ясалды.
-
Замечательный вожатый 18.02.2012

Балалар иҗат үзәгенең еллык планы нигезендә 17 февраль көнне “Иң шәп әйдаман” (“Замечательный вожатый”) республикакүләм конкурсының район сайлап алу этабы үтте. Әлеге конкурста Шәмәрдән мәктәбеннән 7г сыйныф укучысы Нургалиева Айгөл чыгыш ясады. Чыгыш ясаганда аңа 7г сыйныфы укучылары ярдәм иттеләр һәм район күләмендә 3че урынны алдылар. Без аларга укуларында зур уңышлар телибез!
-
“Илне саклау - безнең бурычыбыз” темасына сочинениеләр конкурсы 18.02.2012

Хәрби - патриотик айлыгы дәвамында “Илне саклау- безнең бурычыбыз” темасына сочинениеләр конкурсы үткәрелде. Анда 5-11нче класс укучылары катнашты. Бик матур эчтәлекле сочинениеләр язылды.
-
Муса Җәлил – балаларның дусты. 17.02.2012

15 февральдә татар халкының бөек шагыйре Муса Җәлилнең туган көне булды. Шул уңайдан, лицеебызның башлангыч сыйныф укучылары арасында татар теле укытучылары (Курбанова Л.Ф., Мустафина А.А.,Байкова А.Р.) тарафыннан Муса Җәлилгә багышланган атналык уздырылды. Муса Җәлилнең тормыш юлын чагылдырып газета чыгарылды, викторина үткәрелде. Шагыйрьнең шигырьләренә карата рәсемнәр конкурсы үткәрелде, сочинениеләр язылды. 4в сыйныф укучылары белән “Муса Җәлил – балаларның дусты” дип исемләнгән кичә уздырылачак. (Курбанова Л.Ф.,Закирова Г.И.)














