Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Шеморданский лицей "Рост" Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422050, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Шемордан, ул. Ф.Карима. д.2 |
| Телефон: | +7(843)-623-22-90 |
| E-Mail: | Shemordan.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шеморданский лицей "Рост" |
| Руководитель: | Никитин Антон Петрович |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 798 |
| У нас учат: | 85 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Шеморданский лицей "Рост" Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 281 282 283 284 285 286 287 288 289 ( 290 ) >>
-
Җәйге лагерьның дүртенче көне 05.06.2012

Бүген балалар “Нарат” боз сараена бардылар. Бик теләп бозда шудылар. Шулай ук Лесхозда агач үстерү серләре белән таныштылар. Анда эшләүчеләр үз тәҗрибәләре белән таныштырды. Көннең икенче яртысында ике отряд Шәмәрдән мәдәният йортына, ике отряд “Яшьлек” спорткомплексына кунакка барды һәм спорт ярышларында бик теләп катнаштылар, бүләкләр алдылар.
-
Җәйге лагерьның өченче көне 04.06.2012

Бүген, күңелле инглиз теле дөньясына сәяхәткә барып кайтканнан соң, балалар китапханәгә, Шәмәрдән плазма үзәгенә һәм телеүзәккә сәяхәткә бардылар. Үзләрен кызыксындырган сорауларына тулы җавап алдылар. Көннең икенче яртысында ЮХИДИдан Гатауллин И. белән очрашу да җылы тәэсир калдырды.
-
Сабан туе - хезмәт туе, шатлык һәм бәхет туе! 03.06.2012

Сабантуй – элек-электән халкыбызның һәрчак яратып, зур күтәренкелек белән үткәрелә торган олы бәйрәме ул. Быел да аңа хәзерлек алдан ук башланды: лицей укытучылары, техник хезмәткәрләр көтеп алган бәйрәмгә бирнә җыюда катнашты. Җырчыларыбыз гармунда оста уйнаучы Вәлиуллин Д.М.ка кушылып халык җырларын җырладылар, ә бу исә өлкәннәребезнең яшьлек хатирәләрен искә төшерде. Изге теләкләр белән бүләкләр колгага бәйләнде.
-
Җәйге лагерьның икенче көне 02.06.2012

Беренче алты көн күңелле инглиз теленә багышланды һәм әлеге фән укытучылары балаларга бик күңелле дәресләр үткәрде. Бүген җәй безгә бик матур кояшлы көн дә бүләк итте. Шуннан файдаланып, “Табигать һәм фантазия” дигән конкурсны да табигать кочагында үткәрдек. Анда укучылар бик матур итеп чәчәкләр белән бизәлделәр, шулай ук күңелле спорт уеннарында бик теләп катнаштылар. Көн ахырында балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспектор Шәрәфиев Айнур кунакка килде һәм укучыларга үзенең киңәшләрен бирде.
-
Җәйге лагерьның беренче көне 01.06.2012

Бүген лицейның сәламәтләндерү лагере үз эшен башлап җибәрде һәм балалар кабат күтәренке күңел белән ял итәргә җыелып, 4 отрядка бүленделәр. Отряд җитәкчеләре Нәҗметдинова Э. Р., Хәбибуллина Г. Г., Сафиуллина А. А., Габдрәшитова Ф. М. балаларның ялы күңелле үтсен өчен бар тырышлыкларын куеп эшлиләр. 1 июнь – балалар көне уңаеннан, мәдәният йорты хезмәткәрләре лагерь тәрбиячеләре белән берлектә балалар өчен Сабантуй оештырдылар. Балалар бик яратып уеннарда катнашты, күңел ачты. Көннең ахыры исә Сабага бассейнга төшү белән тәмамланды. Балалар бик канәгать калдылар.
-
“Серле каләм” 30.05.2012

26 майда Саба бистәсендә Васил Гарифуллин исемендәге “Серле каләм” конкурсының йомгаклау туры буенча бүләкләү тантанасы булып үтте. Тантанада Шәмәрдән лицееның 9а сыйныфыннан Абросимова Кристина, Абросимова Оксана, 9в сыйныфыннан Закирова Әнзия (укытучысы Әүхәдеева Алсу Вагыйзовна) катнашты. Алар яхшы эшләре өчен грамоталар белән бүләкләнделәр.Шулай ук монда Казаннан килгән кунаклар белән очрашу да оештырылды.Укучылар бәйрәмнән канәгать калдылар, алдагы елларда да конкурста катнашачакларын белдерделәр.
-
"Кошкин дом" 25.05.2012

24 мая в на сцене актового зала прошел детский спектакль по пьесе-сказке С.Я.Маршака «Кошкин дом». Ребята из 2 Г класса (кл.рук. Байгузина Г.Ю.)показали себя настоящими артистами. Живая, захватывающая, то смешная, то грустная сказка не оставила зрителей равнодушными. Спасибо за представление!
-
Итоги конкурса Кенгуру 23.05.2012

Ученики 6 Б класса Давыдов Артур и Максимова Татьяна заняли 2 место по школе и 2 место по району, набрав 95 баллов. Также эти дети и Галиев Рустам прошли на II тур IT - лицея. Поздравляем учащихся с победой и желаем им здоровья, успехов.
-
Театр “Клаксон” у нас в гостях 22.05.2012

Сегодня у нас в гостях был театр “Клаксон” дворца культуры железнодорожников. С целью углублять знания по ПДД, формировать и систематизировать представления о безопасности дорожного движения при движении по улицам и дорогам, воспитывать навыки выполнения основных правил дорожного движения показали представление “Светофорные истории”, которое очень понравилось детям.
-
Пионериягә-90 18.05.2012

15нче май көнне Язлы Арташ авылы янындагы урман аланлыгында район күләмендә Пионериянең 90еллыгына багышланган юбилей тантанасы булып үтте. Тантанада зур пионер хәрәкәте ветераннары, шулай ук район башкарма комитеты житәкчеләре, мәгариф бүлеге белгечләре, педагог – оештыручылар, балалар думасы активлары һәм варислар хәрәкәте алдынгылары катнашты. Тарихи сәяхәт буенча безнең лицей 60-70 нче елларда пионерларының эшчәнлеген күрсәтте. Педагог-организатор Гилфанова Г. М. Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Ә район этабында безнең лицей өченче урынга чыкты. Әлеге очрашу мизгелләре күңелләрдә озак сакланыр.














