Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Шеморданский лицей "Рост" Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422050, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Шемордан, ул. Ф.Карима. д.2 |
| Телефон: | +7(843)-623-22-90 |
| E-Mail: | Shemordan.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шеморданский лицей "Рост" |
| Руководитель: | Никитин Антон Петрович |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 798 |
| У нас учат: | 85 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Шеморданский лицей "Рост" Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 291 292 293 294 295 296 297 298 ( 299 ) 300 >>
-
Китапханәдә кунакта 03.03.2012

Ватанны саклаучылар көненә багышланган айлык барышында,Шәмәрдән лицее китапханәсендә батырлык дәресләре үтте. Һәр яшь үзенчәлеген исәпкә алып үткәрелгән чараларда берәү дә читтә калмады. Кычкырып укулар, диспут- конференция, китап күргәзмәләре китап укучылар тарафынан яратып кабул иттелде. Батырлык дәресләре 28 нче февральдә Әлфирә Шакированың “Канлы еллар ядкаре” китабы буенча әзерләнгән “Без- батырлар оныгы” дигән кичә белән тәмамланды.
-
Шөгаепова Алия - мәктәп, район данын яулаган укучыбыз 03.03.2012

Бүген укучыларга тирән һәм системалаштырылган белем бирү, аларның фикерләү сәләтен үстерү, аларда фәнни караш тәрбияләү – иң мөһим мәсьәлә. Укучыларны фәнни-гамәли конференцияләргә әзерләү үзенең олы нәтиҗәләрен бирә. Баланың табигать тарафыннан бирелгән сәләтен үстереп, аны иҗади шәхес буларак тәрбияләү –заман таләбе. Мондый гамәлләр, иң беренче чиратта, укытуның сыйфатын күтәрә, икенчедән, татар теле фәнен башка фәннәр рәтенә куя һәм аның кирәклеген исбатлый. Шәмәрдән лицееның 11 сыйныф укучысы Шөгаепова Алия республикакүләм һәм Бөтенроссия фәнни-гамәли конференцияләрендә күп мәртәбәләр призлы урыннар яулап, мәктәп, район данын яулаган укучыбыз. Ә.Кәримуллин исемендәге конференциядә 2 фәннән катнашты: татар әдәбияты (укытучы:Мулласалихова Г.Г.) һәм рус әдәбиятыннан(укытучы: Галиәхмәтова Л.Н.). Ике фәннән дә Алия 2нче урынны яулады. Алга таба да аңа уңышлар телибез!
-
Музейлар- халкыбызның күңел көзгесе 02.03.2012

Лицейда музей уңышлы эшләп килә һәм анда даими тәрбия сәгатьләре , кичә-очрашулар үткәрелә. Хәрби-патриотик ай кысаларында да укучылар музейда экскурсиядә булдылар һәм Валиуллин Дилүс Миндельевич сөйләгәнне бик кызыксынып тыңладылар.Төрле экспонатлар белән таныштылар. Музейда укыту-тәрбия бирү максатыннан материалларның күплеге, иҗадилыгы, бүлмәнең эстетик зәвык белән бизәлеше үзенә җәлеп итә, яңа материаллар туплау даими дәвам ителә. Лицейда шундый бай музелар булу белән горурланырга кирәк, чөнки алар олыларга ихтирам, туган туфрак, туган нигезгә мәхәббәт, якташлар белән горурлану кебек хисләрне дә тәрбияли.
-
Төз ату буенча ярыш 02.03.2012

29 февраль көнне хәрби- патриотик айлыкны тәмамладык. Бу көнне 5- 11нче класслар арасында Дилүс Миндельевич төз ату буенча ярыш оештырды. Әйтергә кирәк, укучылар төз ату ярышы белән бик кызыксыналар һәм бик теләп катнаштылар. Әлеге ярыш, әлбәттә, җиңүчеләрсез булмады. Менә алар:
1 урын- Хәсәнов Марсель;
2 урын- Хаҗиәхмәтов Зәйтүн;
3 урын- Димитриев Альберт
-
Ә.Кәримуллин исемендәге конференция 01.03.2012

28 февральдә Саба гимназиясендә Республика күләмендә Ә.Кәримуллин исемендәге конференция булып үтте. Монда 22 районнан килгән укучылар катнашты. Шулай ук Шәмәрдән лицееның 9А сыйныфында укучы Абросимова Оксана “Татар халкының мәдәнияте” һәм “Тарих” секцияләрендә катнашып, ике диплом белән бүләкләнде. Укытучылары: Әүхәдеева А.В.,Галиуллина Э.И. Конференция бик файдалы һәм күңелле үтте.
-
“Мастера исследований” 01.03.2012

28 февральдә Балык Бистәсе районының 2 нче гимназиясендә “Мастера исследований” исеме астында укучыларның төбәкара (региональ) фәнни-гамәли конференциясе уздырылды. Шәмәрдән лицееның 8 сыйныф укучысы Фәхретдинова Гөлшат(укытучы: Мулласалихова Г.Г.) ”Краеведение” секциясендә чыгыш ясап, җиңүче булды, Мәгариф һәм фән министрлыгының, “Республика эколого-биологик методик үзәк”нең махсус дипломы белән бүләкләнде.
-
Бакый Урманчега 115 ел 29.02.2012

29 нчы февраль көнне 7г ( Садыйкова Л.Р.) һәм 7а (Сабирова Р.А) сыйныфларында рәссам-скульптор Бакый Урманчега 115 ел тулу уңаеннан «Татар халкының бөек рәссамы” исемле тәрбия сәгате уздырылды. Дәрескә кунак итеп, Шәмәрдән авыл китапханәсе хезмәткәре Садыйкова Гөлназ чакырылган иде. Ул укучыларны рәссамның тормыш юлы, хезмәтләре белән таныштырды. Бу тәрбия сәгатендә укучылар кызыксынган сорауларына җаваплар таптылар.
-
"Школьная лига" 29.02.2012

25 нче февраль көнне Саба районында теннис буенча “Школьная лига” дип исемләнгән турнир үткәрелде. Әлеге бәйгедә районның төрле авылларыннан бик күп яшүсмерләр көч сынашты. Шәмәрдән лицееның данын яклап 9 е сыйныф укучылары да катнашты. Беренче урынны Максимова Кристина алып кайтты. Аны чын күңелебездән шушы зур җиңүе белән тәбрик итәбез. Киләчәктә дә зурдан – зур уңышларга ирешеп, призлы урыннарга гына лаек булуын телибез.
Шәмәрдән лицее исеменнән сыйныф җитәкчесе Курбанова Л.Ф. -
Әбрар Кәримуллинның иҗади мирасын өйрәнү 29.02.2012

28 февраль көнне Саба гимназиясе базасында күренекле галим, тел белгече Әбрар Кәримуллинның иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган республикакүләм фәнни – гамәли конференция үткәрелде. Конференция эше 9 секциядә алып барылды. 23 районнан һәм Казан шәһәре мәктәпләреннән 121 укучы катнашып гуманитар өлкәдәге эзләнү эшләре белән тәҗрибә уртаклаштылар. Конференция эшендә Казан федераль университетының Филология һәм сәнгать институты галимнәре катнашып укучылар чыгышына югары бәяләмә бирделәр. Шәмәрдән лицееннан Абросимова А.(9а), Бикбаева А.(9б), Ахметов А.( 7г), Гарифуллина А.(10в), Замалетдинова Г.(11в), Емельянова А.(11г), Рахимзянова Э.(8а), Шугаепова А.(11б), Шарипова Л.(10б) лар гуманитар өлкәдәге эзләнү эшләре белән чыгыш ясадылар. Рахимзянова Э., Шугаепова А., Шарипова Л., Бикбаева А уңышлы чыгыш ясап, призлы урыннар яуладылар. Укучыларга уңышлар, киләчәктә дә фән өлкәсендә ачышлар ясап безне сөендерсеннәр иде.
-
Научно-практическая конференция имени А. Каримуллина 28.02.2012

27 февраля в Сабинском муниципальном районе проходила республиканская научно-практическая конференция имени А. Каримуллина, где принимали участие учащиеся многих районов. Ученица 11 класса Шеморданского лицея Ахметова Альбина также принимала участие на конференции и была награждена дипломом.














