Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Шеморданский лицей "Рост" Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422050, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Шемордан, ул. Ф.Карима. д.2 |
| Телефон: | +7(843)-623-22-90 |
| E-Mail: | Shemordan.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шеморданский лицей "Рост" |
| Руководитель: | Никитин Антон Петрович |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 798 |
| У нас учат: | 85 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Шеморданский лицей "Рост" Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 241 242 243 244 245 246 247 248 249 ( 250 ) >>
-
Урок Универсиады во 2 «А» классе 16.05.2013

Идёт к нам Универсиада!
Казань победу одержала вновь!
Готовятся спортивные награды.
Предчувствие борьбы волнует кровь.15 мая 2013 года во 2 «А» классе прошло внеклассное занятие «Урок Универсиады» под руководством педагога дополнительного образования Байковой Р.М. Основные цели данного мероприятия это - расширить и обобщить представление детей о крупных мультиспортивных событиях, имеющих мировое значение, на примере XXVII Всемирной летней универсиады 2013 года в г. Казани; популяризация идей Универсиады среди учащихся, приобщение их к занятиям любимыми видами спорта; развивать у учащихся творческие и познавательные способности, потребность в здоровом образе жизни. Рассказ сопровождался презентацией. В качестве домашнего задания маленьким второклашкам было предложено придумать самим национальный символ «Будущей Универсиады». Интересно будет посмотреть на их идеи!
-
12 май - экологик белем көне
16.05.2013
Һәр ел саен май аенда уку йортларында экологик белем көне үткәрелә.Аның төп бурычлары – үсеп килүче яшь буынның экологик белемнәрен арттыру, укучыларда Туган як табигатенә сакчыл караш тәрбияләү, дөньяны экологик күзаллауны формалаштыру, Татарстанда өзлексез экологик белем бирү системасын хуплау һәм үстерү. Тирә-як табигате, яшәгән тирәлегебез турында белемнәр безгә кирәк. Без аны кулланырга гына түгел сакларга, киләчәк буынга бөтен килеш тапшырырга да бурычлы булуны һәр кеше аңласын иде. “Кеше- җәмгыять-табигать” бәйләнеше барлык проблемаларны аңлы һәм уйлап хәл итәргә тиеш. 7г классы укучылары да бу көнне экологик белем алдылар, викторина сорауларына җавап бирделәр.Зиатдинов Илназның - мин, син һәм без ул” эше белән таныштылар.
-
2013 нче ел -Экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы 16.05.2013

Кеше дигән бөек заттан
Җир-анабыз ярдәм көтә.
Явызлыклар, шәфкатьсезлек
Гүзәллекне һәлак итә.
2013 нче ел -Экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы. Республикабызда әлеге уңай белән бик күп чаралар уздырыла. Лицеебызда экология темасына багышланган тәрбия сәгатьләре еш үткәрелә. Табигатебезне саклыйк, киләчәк буыннарга матур килеш тапшырыйк.
-
15 май - Халыкара гаилә көне 15.05.2013

Гаилә... 5 хәрефтән генә торган шушы сүздә нинди тирән мәгънә ята. Белгәнебезчә, гаилә - һәр кешегә кирәкле җылы учак ул.Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Димәк, гаилә -ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз.Анда бер –берсен яраткан, бер –берсе турында кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр яши. Шәмәрдән лицеенда гаиләләре белән балаларга белем һәм тәрбия бирүче сокланырлык парлар бар. Менә алар: Сәләхиев Фидаил һәм Лилия, Рахманов Инсаф һәм Айсылулар. Бу парлар матур эшләре белән күпләргә үрнәк. Бүгенге катлаулы һәм проблемалы тормышта күп вакыт үзеңне дә күрәсе килмәгәндә, алар эштә дә, өйдә дә гел бергә. Киләчәктә алар эшен дәвам итәрлек акыллы балалар тәрбияләргә дә вакыт таба алар. Хезмәтләрендә, тормышларында уңышлар телик аларга. Тормыш ал да гөл генә бармый. Һәр очракта да, бер –береңә юл куеп, түзем һәм сабыр булып яшәгез.Бердәм, тату гаиләдә генә бәхетле тормыш кичерергә, намуслы, мәрхәмәтле, эш сөючән балалар үстерергә мөмкин. Һәр гаилә - үзе бер серле сандык. Без, кешеләр, җиргә иҗат итәр, сөяр –сөелер, гаилә корып, тәрбияле балалар үстерер өчен туганбыз.
-
Татар теленнән имтиханны яңа формада тапшыруга әзерлек 15.05.2013

Шәмәрдән лицеенда 9 нчы сыйныф укучыларының татар теленнән имтиханны яңа формада тапшыру буенча әзерлек эше ел башыннан алып барыла. Мәсәлән, 9В сыйныфының рус телле төркемендә укучыларга А,В, С1,С2 өлешләре укытучылар тарафыннан актив эшләтелә (укытучы Әүхәдеева А.В.). Бу эшләрне алга таба да туктатмаска, биремнәрне арттырырга кирәк.
-
Республика семинары 15.05.2013

14 нче май көнне татар теле укытучылары өчен ДЙА (ГИА) биремнәрен тикшерү буенча Теләчедә республика семинары үткәрелде. Мониторинг үзәгеннән килгән белгечләр чыгыш ясаганнан соң, эксперт-укытучыларга һәр төркемнең С1, С2 биремнәрен тикшерү буенча эшләр тәкъдим ителде.
-
“Универсиада-2013” дәресләре 15.05.2013

Универсиадага санаулы көннәр калып бара. Башкалабызда оештыру эшләре гөрләсә, мәктәпләрдә “Универсиада-2013” дәресләре, тәрбия сәгатьләре уздырыла. Лицеебыз укучылары бүген, 15 майда, универсиада буенча үткәрелгән дәресләрдә үзләре өчен байтак файдалы яңалык алганнардыр дип ышанасы килә.
-
Шахмат буенча мәктәп беренчелеге 14.05.2013

13,14 нче май көнне Шәмәрдән лицеенда башлангыч класслар арасында шахмат буенча мәктәп беренчелегенә турнир булып узды. (тренер Закиров Марат Раушанович). Турнирда 2-4 класслар арасында 1нче урын Хисматов Амир (2а кл.), 2нче урын Асхадуллин Искандер (2а кл), 3нче урын Шаймарданов Динар(4г), 1нче класслар арасында 1нче урын Авхадиев Ильяс(1а кл.), 2нче урын Мухаметсабиров Нияз(1б кл.), Шарипов Рафаэль (1б кл.) алды. Молодцы, укучылар!!!
-
Шахмат буенча республика спартакиадасы 13.05.2013

25нче апрельдән 30нчы апрельгә кадәр Актаныш районы Актаныш авылында укучылар арасында шахмат буенча республика спартакиадасы булып узды. Әлеге спартакиадада безнең Шәмәрдән лицее укучысы Каюмов Фәннүр (тренер Закиров Марат Раушанович) катнашты. Турнирда 9 мөмкинлектән 5,5 очко туплап, авыл, район мәктәпләре арасында 4нче урын алды. Молодец, Фәннүр!!! Алдагы турнирларда да сиңа уңышлар телибез!
-
ДЙА әзерлек 13.05.2013

Быел 9нчы сыйныф укучылары алдында зур сынаулар тора. Алар имтиханнарны яңа формада бирәчәкләр. Каникулларда, май аендагы озын ялларда да консультацияләргә йөрделәр. 9в сыйныф укучылары өчен 10 май көнне татар теленнән ДЙА (ГИА) биремнәрен эшләү буенча өстәмә консультация үткәрелде.














