Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Шеморданский лицей "Рост" Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422050, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Шемордан, ул. Ф.Карима. д.2 |
Телефон: | +7(843)-623-22-90 |
E-Mail: | shemordan1@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Шеморданский лицей "Рост" |
Руководитель: | Мухаметов Ильфат Рустамович |
Год основания учреждения: | 2004 |
У нас учатся: | 795 учащихся |
У нас учат: | 85 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Шеморданский лицей "Рост" Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 241 242 243 244 ( 245 ) 246 247 248 249 250 >>
-
“Зарница-2013”
27.04.2013
Шәмәрдән лицеенда 26 нчы апрель көнне “Зарница-2013” хәрби-спорт уеннарының район этабы узды. 10 команда арасында лицеебыз укучылары (җитәкче- Вәлиуллин Д.М.) 3 нче урын яуладылар. Без аларны җиңүләре белән котлыйбыз.
-
“Тамчы – шоу”
26.04.2013
25 нче апрель Г.Тукайның тууына 127 ел тулу уңаеннан Шәмәрдән китапханәсенең китапханәчесе Гатиятова Н.Р., татар теле һәм әдәбият укытучысы Закирова Ә.М. 5нче А, 6 нчы А сыйныфы укучылары арасында “Тамчы – шоу” бәйгесе уздырдылар. Укучылар шагыйрьнең тормыш юлын, иҗатын искә төшерделәр, “Исемдә калганнар” истә калганмы?”, “Табышмак аша Тукайны таныйбыз”, “Тукай – балалар шагыйре”, “ Тукай шигырьләре күңелләрдә”, “ Игътибарлымы син?” дигән турларда үзләренең белемнәрен сынадылар. Аларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйге укучыларга бик ошады.
-
Тукай дәресе
26.04.2013
26нчы апрель көнне 1б сыйныфы (төп төркем) укучылары белән әдәби уку дәресе бөек шагыйребез Г.Тукайга багышланды. Дәрес “Туган тел” җыры белән башланып китте. Укучылар дәрес барышында шагыйрьнең авыр тормышы белән таныштылар. Минһаҗева Сөмбел “Су анасы”, Фәйзерахманова Әдилә, Авзалова Динә “Бала белән күбәләк”, Вафин Әмир, Садыйков Алмаз “Кызыклы шәкерт”шигырьләрен яттан сәнгатьле итеп сөйләделәр. Дәрес бик җанлы һәм эшлекле үтте.
-
“Табигать балалары” конкурсы
25.04.2013
24 нче апрель көнне республика күләмендә “Сабантуй”газетасы һәм экология министрлыгы белән берлектә үткәрелгән “Табигать балалары” конкурсында катнашып, Шәмәрдән лицееның башлангыч сыйныф укучысы Байкова Ильвина “Шигырьләр” номинациясендә III дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде(укытучы - Байкова Ә.Р.). Аны әлеге җиңүе белән котлыйбыз, алга таба иҗади уңышлар телибез!
-
Г.Тукай-безнең күңелләрдә
25.04.2013
24нче апрель көнне 3г сыйныфында (рус төркеме), әдәби уку дәресендә, “Г.Тукай-безнең күңелләрдә” дигән темага дәрес үткәрелде. Укучылар Г.Тукайның катлаулы тормыш юлы белән таныштылар, шагыйрьнең төрле-төрле шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр. Бу дәрестән укучылар бик күп мәгълүмат алдылар.
-
Данга күмик Тукай исемен!
25.04.2013
Апрель! Бар татар халкы өчен зур мәгънәгә ия ай. Чөнки бу айда кабатланмас шагыйребез Габдулла Тукай туган. Әле лицейда беренче елларын гына укучы 1а классы укучылары да әлеге бәйрәм уңаеннан, бүген, 25нче апрель көнне, шагыйрьнең шигырьләре буенча төшерелгән мультфильм карадылар. Беренче класста гына булуга карамастан, Г. Тукайның шигырьләрен яттан сөйләп, конкурста актив катнаштылар.
-
Поздравляем!
24.04.2013
23 апреля в посёлке Богатые Сабы состоялся отборочный этап IX Спартакиады учащихся Республики Татарстан по лёгкой атлетике. Ученица 10Г класса Галямутдинова Язиля заняла I место в беге на 800 метров, среди девушек 1997-1996 г.р. Молодец! Желаем дальнейших побед!
-
«В гостиной профессора Хиггинса»
24.04.2013
23 апреля 2013 года состоялся III Республиканский фонетический конкурс знатоков английского языка «В гостиной профессора Хиггинса», в котором ученица 6 г класса Вафина Зилия (учитель Владимирова Л.М.) приняла участие и была награждена сертификатом.
-
«В гостиной профессора Хиггинса»
24.04.2013
23 апреля 2013 года состоялся III Республиканский фонетический конкурс знатоков английского языка «В гостиной профессора Хиггинса», в котором приняла участие Максимова Наталья (учитель Яппарова Рамзия Мансуровна) .Она была награждена сертификатом. Дальнейших тебе успехов!
-
"Сәнгатьле сөйләм” конкурсы
24.04.2013
24 нче апрель көнне Г.Тукайның тууына 127 ел тулу уңаеннан 5 г сыйныфы укучылары арасында Г.Тукай шигырьләрен яттан сөйләү конкурсы узды. Әлеге бәйгегә укучылар тырышып әзерләнгәннәр, шагыйрьнең төрле-төрле шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр. “Су анасы” поэмасыннан өзек сөйләгән Габизов Илсаф I урынны яуласа, Габдерәшитова Алсу - IIурынга, Фәйзуллин Линур III урынга лаек булды.