Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 ( 99 ) 100 >>
-
"Экстремизмга -юк!" 03.09.2016

"Экстремизмга-юк!" айлыгы планы нигезендә бүген 5-11 нче сыйныфларда, Беслан шәһәрендә булган фаҗигане искә алу уңаеннан,класс сәгатьләре үткәрелде.Әлеге фаҗигадә 300 дән артык кешенең гомере өзелә.Шуларның 186 балалар.Әлеге вакыйгалар кабатланмасын!
-
Өстәмә белем бирү эшчәнлеге башланды 02.09.2016

Бүген 15 укучыны берләштергән "Оста куллар"түгәрәге эшен башлап җибәрде.Укучылар бик теләп җыйналдылар.Гильманова А.Н.укучыларны еллык эш планы,куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырды.
-
Инструктажлар үткәрелде 01.09.2016

Укучыларның иминлеген тәэмин итү максатыннан һәр класста куркынычсызлык кагыйдәләре искә төшерелде һәм аларны үтәргә тиешлек аңлатылды.Бигрәк тә электр приборлары белән эш иткәндә,юлда йөрү кагыйдәләре,террорчылык актлары туган очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре аңлатылды.Исән-имин булыйк!
-
1 сентябрь - Белем бәйрәме! 01.09.2016

-
Белем бәйрәме белән! 01.09.2016

Хөрмәтле хезмәттәшләр! Сезне 1 сентябрь -Белем бәйрәме белән котлыйбыз.Сезгә исәнлек -саулык, озын гомер, эшегездә зур уңышлар телибез.
-
Сулыкларда сак булыйк! 24.06.2016

Эссе җәй көннәрендә балалар да, олылар да су коенырга ярата. Су коенган вакытта һәркем куркынычсызлык кагыйдәләрен сакларга, онытмаска тиеш. шушы уңайдан "Кояшкай" ял лагерына йөрүче балаларга су коенганда, сулыкларда үз - үзеңне оту тоту кагыйдәләре аңлатылды. Җәйләр исән имин хәвефсез үтсен!
-
Юл йәрү кагыйдәләрен барыбыз да үтик! 24.06.2016

-
Тукай-Кырлайда сәяхәттә! 23.06.2016

Бүген балалар аеруча дулкынлана. "Кояшкай" ял лагерена йөрүче укучылар Арча районының Тукай - Кырлай авылына сәяхәткә бардылар. Укучылар Сәгъди абзый һәм "Тукай музей - комплексы" н карадылар. Сәяхәт укучыларга бик ошады.
-
Яллар файдалы һәм күңелле үтә
18.06.2016
Яллар күңелле һәм файдалы үтә.Ял һәм хезмәт лагерына йөрүчеләр мәктәп яны тәҗрибә участогында эшләделәр.Ял лагерына йөрүче 35 бала иртәнге аштан соң "Әкиятләр илендә"баш астында әкиятләр сәхнәләштерделәр.Чын артистларча тоттылар балалар үзләрен!Маскалар да геройларны танырга ярдәм итте.Көндезге аштан соң "Син театрны беләсеңме" дигән могҗизалар кыры уенында катнаштылар.Барлык укучылар да активлык күрсәттеләр.
-
"Кояшкай"ның 12 нче көне
14.06.2016
Санаулы көннәр бик тиз үтә.Бүген инде лагерьның 12 нче көне.Балалар иртәнге зарядкадан көч алып чыктылар.Иртәнге аштан соң "Күңелле стартлар" уены булып узды.Аннан соң балалар матбугатына күзәтү ясалды.Стадионда 2 команда кызып-кызып футбол уены уйнадылар.Көндезге аштан соң теннис ярышында көч сынаштылар.Көн файдалы һәм кызыклы узды.
Хезмәт лагерына йөрүчеләр мәктәп яны тәҗрибә участогында эшләделәр.









