Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << ( 101 ) 102 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Җиңүегез белән котлыйбыз!
22.05.2016
Район күләмендә "Күн туп" призына үткән футбол ярышында 2001-2002 нче егетләр командасы III нче урынга лаек булдылар.Булдырдыгыз,егетләр!
-
Мини-футболдагы уңышыбыз
20.05.2016
Бүген Әхмәтшин И.И.җитәкләгән футбол түгәрәгенә йөрүче 2005-2006 нчы елгы егетләр район күләмендә "Күн туп" призына үткән ярышта катнашып , II нче урынга лаек булдылар.Молодцы,егетләр!
-
Бәйрәм белән!
09.05.2016
Хөрмәтле укытучыларыбыз,техник хезмәткәрләребез,укучылар! Сезне 9 май-Бөек Җиңүнең 71 еллык бәйрәме белән тәбрик итәбез.Сезгә ныклы сәламәтлек,озын гомер,гаилә бәхете,эшегездә һәм укуыгызда зур уңышлар телибез!
-
Бәйрәм тантанасы. 08.05.2016

Бүген Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан Сатыш мәдәният йортында зур бәйрәм тантанасы булды.Һәйкәл-обелискка венок салынды,1 минутлык тынлык игьлан ителеп,батырлар искә алынды.Соңыннан сугыш һәм тыл ветераннары,сугыш чоры балаларына чәй эчү оештырылды.
-
Батырлар барланды 07.05.2016

Бүген 5-6 нчы сыйныф укучылары балалар коллективын оештыручы Зәйнетдинова Г.Р. белән берлектә Сатыш авыл зиратына күмелгән Бөек Ватан сугышы батырларын барлап кайттылар.Әлеге каберләргә ленталар бәйләнде.
-
"Җиңү волонтерлары"
07.05.2016
"Җиңү волонтерлары"проекты кысаларында укучыларыбыз тыл һәм сугыш ветераннары,сугыш чоры балаларына Җиңү көне белән котлау открыткалары һәм 8 май көнне үтәчәк тантанага чакыру кәгазе өләштеләр.
-
"Тукай безнең йөрәкләрдә!" 26.04.2016

Бүген халык шагыйре- Г.Тукайның туган көне.Шул уңайдан татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мөхәмәтханова Г.М.1-11 сыйныф укучылары өчен "Тукай безнең йөрәкләрдә!" дип аталган шигырь бәйрәме үткәрде. Бәйрәмдә Г.Тукай шигырьләре яңгырады, аерым шигырьләре сәхнәләштерелде.Кичә Г.Тукайның "И Туган тел!" җыры белән тәмамланды.
-
"Без үзебез генә түгел!" 25.04.2016

17нче май-Халыкара балаларның ышаныч телефоны көне.Шушы уңайдан 25 нче апрельдән 17 нче майга кадәр мәктәбебездә "Балаларның ышаныч телефоны" айлыгы башланып китте.Бүген тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Әхмәтшина Р."Без үзебез генә түгел" дигән чыгыш ясады.Ул укучыларны Ышаныч телефоны белән таныштырды, нинди шартларда аңа мөрәҗәгать итәргә кирәклекне аңлатты.
-
Марк Твен әсәре буенча әдәби-квест. 25.04.2016

Буген китапханәче Гыйльманова А.Н. 5-6 сыйныф укучылары белән берлектә Марк Твен әсәре буенча әдәби -квест үткәрделәр. Уен барышында 4 команда 5 этапта көч сынаштылар. Нәтиҗәдә "Җитезләр" командасы җиңу яулады.Уен бик кызыклы һәм куңелле булды.
-
"Георгиевская ленточка" 23.04.2016

"Мәрхәмәтле Татарстан" акциясе кысаларында бүген башлангыч сыйныф укучылары һәйкәл-обелискка барып,Бөек Ватан сугышында һаләк булучыларны 1минутлык тынлык белән искә алып кайттылар.Аларның батырлыклары мәңгелек!.









