Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 91 92 ( 93 ) 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Файдалы казылмалар 30.11.2016

Бүген 4 сыйныфта Дәүләтова Г.Г.әйләнә-тирә дөнья фәненнән "Файдалы казылмалар" темасына ачык дәрес үткәрде.Дәрес табышмаклар чишү белән башланып китте.Дәрестә бик күп төрле эш алымнары кулланылды.Укучылар файдалы казылмаларны танырга һәм кулланырга өйрәнделәр.Үз белемнәрен тестлар һәм биремнәр аша сынадылар.
-
Без сәламәт яшәү рәвеше яклы! 30.11.2016

1 нче декабрь-Бөтендөнья СПИД ка каршы көрәш көне. Шушы уңайдан 7-11 нче сыйныф укучылары катнашында "Без-сәламәт яшәү рәвеше яклы!"девизы астында "Стоп ВИЧ\СПИД" акциясе булып узды.
-
"Ак яулыклы әбиләр" 26.11.2016

1-4 нче сыйныф укучылары үзләренең әбиләре өчен матур кичә һәм бүләкләр әзерләп,әбиләрен кунакка чакырдылар.Оныкларының чыгышларын бик яратып кабул итте әбиләр.
-
"Әнием минем!"җыен
25.11.2016
Бүген 5-7 класс варислар берлекләрендә "Әнием минем!" темасына җыеннар булып узды.Җыенның практик өлешендә әниләр өчен бүләкләр ясалды.
-
мәрхәмәтле безнең әниләр!
25.11.2016
Әниләр көнен үткәрү планы нигезендә 24 ноябрь көнне 18. 00 сәг.мәктәп күләмендә"Мәрхәмәтле безнең әниләр!" кичәсе булып узды.Кичәдә укучылар әниләр темасына язылган җырлар,шигырьләр яңгыраттылар һәм К.Тинчуринның "Зәңгәр шәл" әсәреннән өзекне сәхнәләштереп күрсәттеләр.Ахырдан әниләр өчен биюләр оештырылды.
-
6-7 нче сыйныф укучылары арасында КВН 24.11.2016

Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбендә КВН
-
Үрнәк көндәлек
23.11.2016
Бүген мәктәп балалар Думасының уку юнәлеше җитәкчеләре "Үрнәк көндәлек" конкурсына нәтиҗә ясадылар һәм җиңүче укучыларны билгеләделәр.Ахтямова А.,Исмагилова А.,Харисова Э,Галимҗанова И.,Гильмиева Ә.,Закиҗанова Я. җиңүче дип табылды.Молодцы,укучылар!
-
Укучы формасы
23.11.2016
"Чишмәкәй" балалар берлегенең уку юнәлеше җитәкчеләре укучыларның формадан йөрүләрен тикшерделәр.Барлык укучылар да формадан йөриләр.
-
"Җырлыйм әнием турында"
22.11.2016
Якынлашып килүче Әниләр көне уңаеннан мәктәбебездә күп чаралар оештырыла.Бүген 1-11 нче сыйныф укучылары катнашында "Җырлыйм әнием турында" дип аталган җырлар бәйгесе булып үтте.Кичәдә әниләр темасына багышланган бик күп җырлар яңгырады.
-
Әниемә бүләккә
21.11.2016
Тиздән Әниләр көне.Шушы уңайдан "Оста куллар" түгәрәгенә йөрүче укучылар "Әниемә бүләккә!" акциясе игьлан иттеләр.Укучылар мәктәптә тәнәфес араларында,өйләрендә бик тырышып бүләкләр әзерлиләр.Әниләрне зур сюрприз көтә.









