Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 99 ( 100 ) >>
-
"Кояшкай" ның 8 көне 10.06.2016

"Кояшкай"да ГТО атналыгы дәвам итә.Бүген иртәнге аштан соң "Күңелле стартлар" уены гөрләп үтте."Елмаю", "Шатлык" командалары 12 турдан торган ярышта чын күңелдән көч сынаштылар.Җиңү "Елмаю" командасы ягында булды.Уеннан соң балалар матбугатына күзәтү ясалды.
Стадионда футбол уены булып үтте.Көндезге аштан соң тирләп-пешеп теннис уены уйнадылар.Бүген укучылар сәламәтлекләрен ныгытып өйләренә таралдылар.Хезмәт лагерына йөрүчеләр мәктәп яны тәҗрибә участогында эшләделәр.
-
"Кояшкай" да яллар күңелле үтә. 09.06.2016

Бүген көн гадәтенчә иртәнге линейка белән башланып китте.Балалар Халыкара дуслар көне уңаеннан "Рәхмәт,дустым!" дип аталган кичәдә катнаштылар.Әлеге кичә укучыларга әхлак тәрбиясе бирү ягыннан бик үтемле булды.Экологик тәрбия бирү максатыннан укучылар болынга экскурсиягә бардылар.Дару үләннәре җыйдылар.Көндезге аштан соң "Дҗунгли чакыра" уены күңелле үтте.
-
"Кояшкай"да бишенче көн 07.06.2016

Бүген лагерьның бишенче көне.Татарстан Гимны астында иртәнге линейка үткәрелеп,иртәнге зарядка ясалды.Иртәнге аштан соң,"Яшь хокук белгечләре" дип аталган кичәдә укучылар актив катнаштылар.Яңгыр яву сәбәпле,"Баллы" чишмәсенә барылмады.Спортзалда "Дуслык" һәм "Елмаю" командалары арасында "Күңелле стартлар" уены оештырылды.Уен чыннан да бик күңелле булды.Бер генә бала да бүләксез калмады.Хезмәт лагерына йөрүчеләр мәктәп эчендә җыештыру эшләре белән шөгыльләнделәр.
-
Лагерьның дүртенче көне 06.06.2016

Лагерьда көннәр күңелле үтә.Бүген рус теле көне уңаеннан кичә-викторина үткәрелде.Укучылар күренекле рус язучылары,аларның иҗаты белән таныштылар."Иң күп сүз укучы "конкурсында катнаштылар."Баллы" чишмәсенә экскурсиягә бардылар.Көн күңелле һәм файдалы үтте.
-
"Кояшкайда" яллар күңелле үтә 02.06.2016

Бүген лагерьның икенче көне.Көн күңелле башланып китте.Иртәнге зарядкадан укучылар көч-куат алып чыктылар.Иртәнге аштан соң "Яшә, Саба-йорт!" кичәсе булып узды.Бөек Ватан сугышы ветераннары яшәгән йортларда булдык,һәйкәл-обелискка венок салдылар.Укучыларга патриотик тәрбия бирү юнәлешендә әлеге чаралар үтемле булды.Лагерьның икенче көне дә исән-имин үтте.
-
"Кояшкай" ял лагеры эшли башлады 01.06.2016

Бүген балалар өчен аеруча куанычлы көн.1 нче июньнән каникуллар башланды.35 баланы эченә алган "Кояшкай" сәламәтләндерү лагеры һәм 10 балага исәпләнгән хезмәт һәм ял лагеры эшли башлады.Тантаналы төстә Татарстан гимны астында лагерь үзенең эшчәнлеген башлап җибәрде.1 нче июнь-балаларны яклау көне уңаеннан,"Безнең бәхетле балачак!"дигән кызыклы чара үткәрелде.Укучылар отряд газетасы чыгару өстендә эшләделәр.1 нче көн бик күңелле үзып китте.
-
Үз мәктәбеңә булыш! 26.05.2016

-
Җиңүегез белән котлыйбыз!
22.05.2016
Район күләмендә "Күн туп" призына үткән футбол ярышында 2001-2002 нче егетләр командасы III нче урынга лаек булдылар.Булдырдыгыз,егетләр!
-
Мини-футболдагы уңышыбыз
20.05.2016
Бүген Әхмәтшин И.И.җитәкләгән футбол түгәрәгенә йөрүче 2005-2006 нчы елгы егетләр район күләмендә "Күн туп" призына үткән ярышта катнашып , II нче урынга лаек булдылар.Молодцы,егетләр!
-
Бәйрәм белән!
09.05.2016
Хөрмәтле укытучыларыбыз,техник хезмәткәрләребез,укучылар! Сезне 9 май-Бөек Җиңүнең 71 еллык бәйрәме белән тәбрик итәбез.Сезгә ныклы сәламәтлек,озын гомер,гаилә бәхете,эшегездә һәм укуыгызда зур уңышлар телибез!









