Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 ( 48 ) 49 50 >>
-
"Кояшкай" ял һәм сәламәтләндерү лагереның 2нче көне 02.11.2021

"Кояшкай" ял һәм сәламәтләндерү лагереның 2нче көне дә гөрләп узып китте. Бүген укучылар Сатыш авылының һәйкәл-обелискына барып, арабыздан вакытсыз киткән сугыш каһарманнарын искә алдылар,территорияны җыештырдылар, "Калейдоскоп творчества"түгәрәгенә кереп, Гильманова А.Н. белән берлектә, берсеннән-берсе матур открыткалар ясадылар, "Күңелле стартлар" спорт уенында катнаштылар, "Хореография" дәрестән тыш шөгылендә бию серләренә төшенделәр. Кыскача әйткәндә,күңелсезләнеп утырырга әз генә дә вакытлары юк безнең "Кояшкай"га йөрүчеләрнең.
-
Мәктәбебез укучылары һәйкәл-обелискны җыештырдылар, сугыш каһарманнарын искә алдылар 02.11.2021

Яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүне пропагандалау максатыннан, Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомуми белем бирү мәктәбе каршында эшләп килүче “Кояшкай” ял һәм сәламәтләндерү лагерена йөрүче укучылар авылдагы һәйкәл-обелискка бардылар. Арабыздан вакытсыз киткән Бөек Ватан сугышы каһарманнарын искә алдылар. Укучылар һәйкәлнең тирә-ягын чүптән арындырдылар.
-
"Кояшкай" ял һәм сәламәтләндерү лагереның 1нче көне 01.11.2021

"Кояшкай" ял һәм сәламәтләндерү лагереның 1нче көне бик күңелле узды. Укучылар Сатыш авылы буйлап сәяхәткә бардылар,"Әкиятләр иленә сәяхәт" әдәби викторинасында көч сынаштылар, рәсем конкурсында катнаштылар, спорт уеннарында осталыкларын күрсәттеләр.
-
Всероссийский Урок Астрономии 25.10.2021

Сегодня в школе прошел Всероссийский Урок Астрономии. Урок провел Рахимов Р.М.
-
А.С.Пушкин әсәрләре буенча иллюстрацияләр бәйгесе 21.10.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, 2 нче класс укучылары, А.С.Пушкин әсәрләре буенча төрле иллюстрацияләр ясадылар. Һәркем үз эше белән таныштырып чыгыш ясады.
-
"Little Red Riding Hood" инглиз әкиятенә нигезләнгән спектакль 19.10.2021

Телләр атналыгы кысаларында, мәктәбебезнең 6нчы сыйныф укучылары "Little Red Riding Hood" инглиз әкиятенә нигезләнгән спектакль куйдылар.
-
Шигъри шоу 18.10.2021

Бүген мәктәптә, башлангыч сыйныф укучылары арасында, "Шигъри шоу" дип аталган шигырь конкурсының мәктәп туры үтте. Бәйгедә Шәмсия Җиһангирова, Һади Такташ шигырьләре яңгырады. Укучылар бик тырышып әзерләнгәннәр, булдырдыгыз!
-
"5 ле шоу" бәйгесе 15.10.2021

Татар теле укытучысы Мөхәмәтханова Г.М. 1-5 класслар игьтибарына "5 ле шоу" үткәрде.Анда бертуган Сабировлар һәм Хазиевлар көч сынашты.Ярыш Сабировларның җиңүе белән тәмамланды.
Афәрин,егетләр! -
"БУЫН-БАТТЛ" ярышы 14.10.2021

Мәктәп китапханәчесе Мөхәмәтханова Г.М.8-11 класслар игьтибарына "БУЫН-БАТТЛ" үткәрде.Әлеге ярышта 11 нче класс укучысы Хабибуллин Айбулат һәм 4 нче класс укучысы Шәрифуллин Ансар көч сынашты.Айбулат җиңү яулады.
Афәрин,егетләр! -
1 нче сыйныфлар өчен"Укучының мәдәни көндәлеге" һәм 5 нче сыйныфлар өчен" Укучының иминлек көндәлеген" тапшыру тантанасы 13.10.2021

Сатыш авыл китапханәчесе. Мәрданова С.Х. белән берлектә 1 нче сыйныфлар өчен"Укучының мәдәни көндәлеге" һәм 5 нче сыйныфлар өчен" Укучының иминлек көндәлеген" тапшыру оештырылды.









