Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
E-Mail: | satishsaba@yandex.ru, Ssat.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
Год основания учреждения: | 1978 |
У нас учатся: | 141 |
У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 41 42 ( 43 ) 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Подари книге вторую жизнь 26.06.2021
С 26 июля по 29 октября 2021 года в нашей школьной библиотеке пройдет республиканская благотворительная акция «Подари книге вторую жизнь!».
Цель акции-пополнение фонда библиотеки учебной,научно-популярной, художественной, справочной литературой.
Если в вашей домашней библиотеке есть интересные и полезные книги, которые вы уже не читаете, не дайте им запылиться на полке!Подарите книге вторую жизнь - принесите ее в школьную библиотеку, и она доставит радость новому читателю.
Библиотека с благодарностью примет в дар вашу литературу.
Обязательное условие: книги должны быть в хорошем состоянии. -
"Әкияти җәй" кичәсе 23.06.2021
21 көн буена эшләгән "Кояшкай" ял һәм сәламәтләндерү лагере тәмам. Шул уңайдан, агымдагы елның Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы икәнен дә истә тотып, мәктәбебездә "Әкияти җәй" әдәби-музыкаль кичәсе үткәрелде. Әлеге кичәдә, укучылар һәм укытучылардан кала, төрле татар халык әкият геройлары да катнашты.
-
"Юлда сак йөр!" квест-уены 15.06.2021
Бүген, "Юл йөрү куркынычсызлыгы" атнасы кысаларында, балалар өчен "Юлда сак йөр" квест-уены үткәрелде. Уен барышында укучылар 4 төрле станциядә булып, юл йөрү кагыйдәләре буенча үзләренең белемнәрен сынадылар.
-
Россия көненә, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган квест-уен 14.06.2021
Бүген бездә Россия көненә, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган квест-уен үтте. Анда балалар, “Россиянең флагы һәм гербы”, “Табышмаклар”, “Россиянең данлыклы шәхесләре” дип исемләнгән станцияләргә күчеп йөреп, үзләрен тапкырлыкта сынадылар. Чараны йомгаклап һәр отряд әлеге бәйрәмгә багышланган плакатын чыгарды.
-
Балалар Сабантуе 01.06.2021
1 июнь көнне мәктәбебездә Балалар Сабантуе булып үтте. Укучылар төрле татар халык уеннарында үзләренең көчләрен сынадылар.
-
Соңгы кыңгырау 22.05.2021
Бүген мәктәбебезнең 9 һәм 11 нче сыйныфлары өчен соңгы кыңгырау чыңлады.
Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Мәктәптә үткән балачагыгызның бүтән беркайчан да кире кайтмавын уйлагач, ямансу булып китә.Тормышта һәр нәрсәнең үз вакыты була. Сезнең дә язмышыгызда зур борылышлар чоры җитте. Яшьлекнең чын-чынлап башланган иң матур чагы да әле ул. Шуның кадерен белегез һәм алда көткән зур тормышны матур итеп башларга тырышыгыз! Канатлы теләкләрегез сезне һәрчак алга әйдәп торсын, тагын да кыюрак атларга чакырсын! Хәерле юл сезгә, укучылар!
-
Әдәби КВН 19.05.2021
Туган телләр һәм халыклар берләмлеге елы уңаеннан, мәктәбебездә "Телләр бердәмлеге" дип исемләнгән әдәби КВН булып узды. Анда укучылар, ике командага бүленеп, рус һәм татар телләрен ни дәрәҗәдә камил белүләрен күрсәттеләр.
-
Татар язучысы Мөхәммәт Мәһдиевнең әтисе Сөнгатулла абыйның Сатыш мәдрәсәсендә укыганда кулланган кара савыты белән каләмен Сатыш мәдрәсә музеена тапшыру тантанасы 18.05.2021
Музейлар көне уңаеннан,татарның данлыклы язучысы Мөхәммәт Мәһдиевнең әтисе Сөнгатулла абыйның Сатыш мәдрәсәсендә укыганда кулланган кара савыты белән каләмен Сатыш мәдрәсә музеена тапшыру тантанасы булды.Республика һәм район җитәкчелеге тарафыннан чын мәгьнәсендә күркәм, Россиядә һәм Татарстанда бердәнбер мәдрәсәләр тарихына багышланган музей ачылгач,әлеге тарихи ядкарьләр үз урынына лаеклы дип табып,мәктәп шул уңайдан тапшырырга уйлады.Васыять үтәлде!Сөнгатулла һәм Мөхәмәт Мәһдиевлар,Шамил Зиннуров,Тәлгать Нәҗмиевларның рухы шат булсын!
-
ООО "Саба" җәмгыяте территориясен җыештыру максатыннан үткәрелгән өмә 15.05.2021
Мәктәбебез укучылары ООО "Саба" җәмгыяте территориясен җыештыру максатыннан үткәрелгән өмәдә катнашты.
-
Викторина "Халыклар дуслыгы - Татарстан байлыгы" 14.05.2021
Бүген 5нче сыйныфларда "Халыклар дуслыгы - Татарстан байлыгы" исеме астында әдәби викторина үтте.