Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 ( 49 ) 50 >>
-
Үзидарә көне 08.10.2021

Мәктәбебездә югары сыйныф укучылары үзидарә көнен үткәрде. Максаты - үзләрен укытучы - дублёр ролендә сынап карау. Балалар әлеге һөнәрнең авыр икәнен, балаларга белем бирү - сабырлык һәм түземлек соравын аңладылар. Көн азагында дублёр - укытучылар педагогик киңәшмәгә җыелып, шул турыда сөйләштеләр.
-
Халыкара Укытучылар көне,Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына карата оештырылган бәйрәм лотореясы 05.10.2021

Мәктәбебездә бәйрәм иртәсе!
Бүген, Укытучылар көне иртәсендә мәктәбебез мөгаллимнәре өчен Бәйрәм лотореясы оештырылды. Чарада катнашкан һәр педагог үзенең билетына чыккан истәлекле бүләген алды. Әлеге чара һәркемнең күңеленә хуш килде,көне буена җитәрлек яхшы кәеф бүләк итте.
Бәйрәм белән сезне,кадерле укытучылар!!! -
Бәйрәм белән, хөрмәтле мөгаллимнәр! 05.10.2021

Кадерле укытучылар! Бүгенге күркәм бәйрәм – Халыкара укытучылар көнендә күңел түреннән чыккан иң изге теләкләрне, иң җылы хисләрне кабул итегез! Һөнәрегезгә һәрчак тугры булуыгыз, күңел сафлыгыгыз һәм тырышлыгыгыз өчен зур рәхмәт сезгә!
Барыгызга да исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге, зур уңышлар, бетмәс-төкәнмәс энергия, эшегездә яңа үрләр яулавыгызны телибез! Сезнең һәр дәресегез укучыларны яңа белемнәргә, фәнни ачышларга этәрсен! Тормыш сезгә һәм укучыларыгызга бары тик “бишле” билгеләре генә куйсын! -
Открытый урок по Гражданской Обороне в МБОУ "Сатышевская СОШ им.Ш.З.Зиннурова" с участием сотрудников МЧС России 02.10.2021

Открытый урок по Гражданской Обороне в МБОУ "Сатышевская СОШ им.Ш.З.Зиннурова" с участием сотрудников МЧС России.
-
Лаеклы ялга киткән укытучы, техник хезмәткәрләребезне 1 нче октябрь- Өлкәннәр көне белән котлап чыктык. 01.10.2021

Бүген мәктәбебезнең "Тимурчылар" командасы белән, озак еллар мәгариф өлкәсендә эшләп, лаеклы ялга киткән укытучы, техник хезмәткәрләребезне 1 нче октябрь- Өлкәннәр көне белән котлап чыктык.
Хөрмәтле ветераннар!
Сызламасын газиз җаннарыгыз,
Сызласа да аяк – кулыгыз.
Озын гомер бирсен Сезгә ходай
Рәнҗетмәсен ул һәм кызыгыз!
Еллар үтә диеп борчылмагыз,
Еллар үтү берни түгел ул.
Сау – сәламәт булып озак яшәү –
Үзе бәхет, үзе шатлык ул. -
"Юнармия" отряды яшь хәрбиләрне кабул итте 28.09.2021

Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбенең "Юнармия" хәрби-патриотик отряды үз сафларына яңа юнармеецларны кабул итте.
-
ЮИД отряды вәкилләре 1нче сыйныфлар белән әңгәмә үткәрде 28.09.2021

Куркынычсызлык айлыгы кысаларында мәктәбебезнең ЮИД отряды вәкилләре 1нче сыйныфлар белән юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерде.
-
2022 елгы юбилярлар турында активист укучылар белән фикер алышу 25.09.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, китапханәдә 2022 елда язучыларның булачак юбилейлары турында активист укучылар белән фикер алышу булды.Бу язучыларга китап күргәзмәләре куелачак.
-
Акция "Подари книге вторую жизнь" 18.09.2021

"Китапка икенче гомер бүләк ит!" акциясе барышында 5 нче сыйныф( сыйныф җитәкчесе Гыйльметдинова Д.Г.) мәктәп китапханәсенә 46 китап тапшырдылар.
Афәрин,укучылар!
5 нче сыйныф укучылары Хәкимов Альмир һәм Хәсәншин Замир 16 шар китап бүләк иттеләр.
Рәхмәт сезгә! -
Кросс Нации-2021 18.09.2021

Бүген мәктәбебез укучылары Кросс Нации - 2021дә катнашты.









