Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 121 122 ( 123 ) 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Бөре җыйнау акциясе
01.04.2015
Район күләмендә оештырылган каен һәм нарат бөресе җыйнау өмәсендә5-11нче сыйныф укучылары актив катнаштылар.Рәхмәт сезгә, укучылар!
-
Биеп ял итәбез! 26.03.2015

Укучыларның язгы каникуллары башланып китте. Алар айлык план нигезендә түгәрәкләргә, консультацияләргә килделәр. Хореография түгәрәгенә йөрүче укучыларыбыз "Сәләтле балачак-өметле киләчәк" фестиваль -конкурска әзерлекләрен дәвам иттеләр. Түгәрәк эшчәнлеге тәмамланганнан соң җитәкчеләре Аухадиева Н.А. белән берлектә Лесхоз бистәсендәге "Нарат" боз сараена ял итәргә киттеләр.
-
"Хуш киләсең, Нәүрүз!" 21.03.2015

Бүген Сатыш авыл мәдәният йортында «Хуш киләсең, Нәүрүз!” дип исемләнгән бәйрәм булып узды. Бу бәйрәмдә 5 нче сыйныф укучылары чыгыш ясады. Кичә барышында укучылар бәйрәмнең тарихын искә төшерделәр, яз килүгә хайваннар, кошлар, чәчәкләр үзләренең рәхмәтләрен җиткерделәр. Кичә төрле уеннар, биюләр , яз бәйрәменә карата матур җырлар белән үрелеп барды. Кичәнең икенче өлешендә Нәүрүз боткасы белән чәй эчү оештырылды.
-
"Балалар китабы" атналыгындагы иллюстрацияләр конкурсы. 20.03.2015

"Балалар китабы" атналыгы нигезендә оештырылган конкурсларның берсе иллюстрацияләр ясау конкурсы иде. Анда югары сыйныфтан укучылар катнашты һәм бик күп төрле матур рәсемнәр ясалган иде. Барлык эшләр дә район конкурсына җибәрелде.
-
"Балалар китабы" атналыгындагы конкурслар. 19.03.2015

"Балалар китабы" атналыгы нигезендә безнең мәктәптә төрле-төрле конкурслар игълан ителгән иде. Шул конкурсларның берсе "Бәләкәч китапчыклар ясау" булды. Бу конкурста башлангыч сыйныфында укучы балалар бик теләп катнаштылар һәм аларның эшләре югары бәяләнде.
-
"Юбиляр китаплар" күргәзмәсе. 18.03.2015

Бүген "Балалар китабы" атналыгы нигезендә мәктәп китапханәсендә "Юбиляр китаплар" һәм "Юбиляр әсәрләр" дигән темага китап күргәзмәләре оештырылды. Китапханәче Гильманова А.Н. юбиляр китаплар турында һәм аларны иҗат иткән язучылар турында бик күп мәгълүмат җиткерде.
-
Балалар китабы атналыгы барышында. 18.03.2015

Бүген мәктәбебездә "Балалар китабы" атналыгы нигезендә китапханәче Гильманова А.Н. җитәкчелегендә "Китапка икенче тормыш бүләк ит" дип исемләнгән чара уздырылды. Китапларны төзекләндерү, аларга кыстыргычлар ясау - төп максат итеп куелган иде. Балалар бу чарада бик актив катнаштылар, һәм төзекләндерелгән китаплар аерым журналга теркәлеп куелдылар. Чарада катнашканыгыз өчен барыгызгы да бик зур рәхмәт!
-
"Чиста китап" операциясе. 17.03.2015

Бүген мәктәп балалар думасының уку комитеты членнары китапханәче Гильманова А.Н. белән берлектә «Чиста китап” операциясы оештырдылар. Алар укучыларның рассписание нигезендә китап-дәфтәрләр йөртүләрен, аларның чисталыгын, тышланышын тикшерделәр. Кисәтүләр булмады.Шулай дәвам итик, укучылар!
-
Балалар китабы атналыгы башланып китте. 16.03.2015

Безнең мәктәбебездә 16 нчы марттан 30 мартка кадәр "Балалар китабы" дигән атналык башланып китте. Бу атналыкта төрле-төрле конкурслар һәм чаралар уздырылачак. Башлангыч сыйныфлары өчен кечкенә китапчыклар ясау конкурсы, 5 нче сыйныфтан алып 9 нче сыйныфка кадәр укучыларга - рәсем конкурслары оештырылачак. Барыгызны да актив катнашырга чакырып калабыз!
-
"Тел - күңел көзгесе"
12.03.2015
Бүген 5 сыйныфның "Зәңгәр күл" варислары белән "Тел - күңел көзгесе " дигән темага отряд сборы үткәрелде.Җыенда варислар төрле уеннар уйнадылар һәм яңа уеннар өйрәнделәр. Туган телебез турында алган белемнәрен ныгыттылар. "Зәңгәр күл" отрядында җыен бик җанлы узды.









