Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 121 ( 122 ) 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
4 нче сыйныфларда проект эше 17.04.2015

Мәктәбебездә 4 нче сыйныф укучылары ФГОС кысаларында укучыларның белем сыйфаты бәяләүнең тагын бер эше - “Проект эшчәнлеге” этабын уңышлы башкарып чыктылар. Сыйныф ике группага бүленеп проект эше эшләделәр. Һәр группа үз эшен оста һәм төгәл итеп яклый алды. Комиссия укучыларның хезмәтләрен уңай бәяләде, сыйныфның мөстәкыйль һәм күмәк, тату эшләвен билгеләп үтте.
-
"Көт мине һәм мин кайтырмын..." дип исемләнгән китапханәчеләр өчен оештырылган район семинары. 14.04.2015

14 нче апрель көнне мәктәбебездә китапханәчеләрнең "Көт мине һәм мин кайтырмын..."(Бөек Җиңүнең 70 еллыгы багышлана) дип исемләнгән район семинары булып узды. Семинар “Батырлар мәңге онытылмас” әдәби-музыкаль композиция, “Таныйк әле” дип исемләнгән уен-викториналар белән бәйләнеп барды. Китапханәче Гильманова А.Н. мәктәп китапханәсе турында бик яхшы итеп сөйләде һәм экскурсия оештырды . “Безнең эзләребез тарихка кереп калсын әле” дип исемләнгән шигырьләр кичәсендә барлык китапханәче үзләренең иң яраткан әсәрләрен башкардылар. Семинар бик тә үзенчәлекле һәм эчтәлеге белән бай булды. Семинарга килгән китапханәчеләр күтәренке кәеф белән, зур рәхмәтләр әйтеп таралдылар.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап.
13.04.2015
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап классларда планлы эшләр башкарыла.5 нче сыйныф укучылары ветеран укытучы Фатхрахманова Әлфия апа янында булып кайттылар.Алар тыл ветераннары турында бай материал туплап кайттылар.
-
Беренче космонавтлар
13.04.2015
Космонавтика көне уңаеннан бүген физика фәне укытучысы Рахимов Р.М. "Беренче космонавтлар" дип исемләнгән кичә үткәрде.Кичә барышында укучылар үзләренең белем күнекмәләрен ныгыттылар.
-
Космонавтика көненә багышланган китап күргәзмәсе. 10.04.2015

Бүген мәктәп китапханәсендә Космонавтика көненә багышланган күргәзмә оештырылды. Китапханәче Гильманова А.Н. укучыларга Космонавтика тарихы һәм беренче космонавтлар Юрий Гагарин, Валентина Терешкова турында бик күп мәгълүмат бирде.
-
"Яшь программист"конкурсы
10.04.2015
x/x Республика "Яшь программист" конкурсының муниципаль этабында информатика фәне укытучысы Рахимов Р.М. җитәкчелегендә 11сыйныф укучысы Гильманов Ильнур катнашып район күләмендә беренче урын яулады. Афәрин, булдырдыгыз!
-
"На страже Отечества" Республика күләм конкурсы
09.04.2015
Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Марданов Зульфат үзе иҗат иткән рәсеме белән “На страже Отечества” дип исемләнгән Республика күләм конкурсында катнашып Сертификатка ия булды. Афәрин, Зульфат! Җитәкчесе: Гильманова А.Н.
-
“Иҗатның максаты - үзеңнең мөмкинлекләреңне күрсәтү” 08.04.2015

Б. Л. Пастернак тууына 125 ел уңаеннан Чистай Дәүләт тарих-архитектура һәм әдәбият музей-тыюлыгы үткәргән “Иҗатның максаты - үзенең мөмкинлекләреңне күрсәтү” иҗат бәйгесендә 5 сыйныф укучысы Гильмиева Әнисә рус телендә үзе иҗат иткән шигыре белән катнашып дипломга лаек булды. Уңышлар сиңа, Әнисә! Җитәкчесе – Гыйлметдинова Д.Г.
-
Флешмоб 03.04.2015

Бүген хореография түгәрәге җитәкчесе Аухадиева Н.А. 1-7 сыйныф укучылары белән "ГТО значогына бер адым" темасы астында флешмоб үткәрде. Әлеге чараның максаты укучыларда сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру иде. Укучылар әлеге чарада актив катнаштылар.
-
"Кошлар - канатлы дусларыбыз"!
01.04.2015









