Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 119 ( 120 ) >>
-
Бәйрәмгә әзерлек. 08.05.2015

Мәктәптә Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылау зур оешканлык белән барды.Укучылар Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарыбызның портретларын барладылар, авылыбыз уртасында куелган һәйкәл - обелиск өчен венок һәм чәчәкләр ясадылар.
-
Зират чистарту өмәсендә 06.05.2015

Мәктәп укучылары, Сатыш авылы зиратына барып, вафат булган сугыш каһарманнарының каберләрен барладылар. Бердәм рәвештә чистарту оештырылды һәм барланган каберләргә махсус тасмалар беркеттеләр. Әлеге өмәдә катнашкан укучыларга һәм укытучыларга рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Ветеран янында 05.05.2015

Өстәмә белем бирү түгәрәге җитәкчесе Н.Ә.Әүхәдиева җитәкчелегендә Бигәнәй мәктәбе укучылары сугыш ветераны Гайнуллин Гыйльмулла абый янында булдылар. Очрашу барышында ветеран укучыларга үзенең сугышчан юлы турында сөйләде. Укучылар аңа истәлек бүләге тапшырдылар һәм бергәләп фотога төштеләр.
-
05.05.2015

В рамках акции с 10.00 до 16.00 часов 16 мая 2015 года
-
Рәхмәт хаты белән бүләкләнү. 28.04.2015

Китапханәче Гильманова А.Н. "Библиотекарь года - 2015" конкурсында катнашып, иң актив катнашучы дигән рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Афәрин сезгә!!!
-
Атналык эшкә йомгак.
27.04.2015
Бүген гомуми линейкада атналык эшкә йомгак ясалды, төрле конкурсларда җиңүче укучылар бүләкләнде. 7нче сыйныф укучылары Галлямова Д., Гиниятова Д. район күләмендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан үткәрелгән квеста актив катнаштып, уңышлы чыгыш ясадылар.
-
"Язгы шәфкатьлелек айлыгы"
27.04.2015
Мәктәбебездә "Язгы шәфкатьлелек" айлыгы дәвам итә. Бүген 10 нчы сыйныф укучылары класс җитәкчеләре Марданова С.Х. белән бергә һәйкәл-обелиск янында утыртылган агачларга су сиптеләр.
-
Татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиада
27.04.2015
8 нче сыйныф укучылары Габделхакова Әдилә һәм Харисова Энҗеләр Казан шәһәрендә үткәрелгән татар теле һәм әдәбиятыннан үткәрелгән 3 нче Халыкара олимпиадада актив катнашып уңышлы чыгыш ясап кайттылар.Аларның хезмәтләре дипломга лаек булды.
-
Без - Тукайлы халык. 25.04.2015

Г.Тукайның 129 еллыгы уңаеннан, шигърият кичәсе мәктәп һәм мәдәният йорты белән берлектә үткәрелде.Кичәдә шигырь иҗат итүче укучылар чыгышы да тыңланды.Халисә Сибгатова һәм Мөхәмәтханова Гүзәлия Миннехан кызы чыгышыннан соң ,кичә “Туган тел”җырын бердәм башкару белән тәмамланды.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап 70 төп агач.
25.04.2015
Бүген ,дәресләрдән соң мәктәбебез укучылары белән берлектә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, сугышта үлеп калган, хәбәрсез югалган авылдашларыбыз хөрмәтенә салынган һәйкәл - обелиск яныа агач утырту өмәсе оештырылды. Өмәдә укучылар актив катнашты. Һәйкәл -обелиск тирәсенә 70 төп агач утыртылды.









