Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 6 «Балачак» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Вахитова, д. 24 |
| Телефон: | 8(84362)22320 |
| E-Mail: | Dsad6.Balachak@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №6 "Балачак" |
| Руководитель: | Халиуллина Гузель Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 2015 |
| У нас учатся: | 116 |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 6 «Балачак» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 131 132 133 134 ( 135 ) 136 137 138 139 140 >>
-
Чын күңелән котлыйбыз, Айсинә Айратовна! 14.01.2016

Педагогларыбыз төрле конкурсларда катнашып актив рәвештә үз тәҗрибәләрен үстерәләр. Тәрбиячебез Гиззатуллина Айсинә Айратовна шушы көннәрдә ике бәйге нәтиҗәләре буенча зурдан бәяләнде. Ул халыкара "В гости зимушку зовем" дип исемләнгән рәсем бәйгесендә 1 нче урынга җиңүче әзерләгән өчен С.Петербургның Академия Развития творчества "АРТ-талант" оешмасының ДИПЛОМЫ һәм "Рассударики" дип исмләнгән Гомумроссия иҗат бәйгесендә катнашып 3 нче урынга лаек булып ДИПЛОМ белән бүләкләнде. Без Айсинә Айратовнаны чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә дә зур уңышлар теләп калабыз.
-
13.01.2016

"Юлларда иминлек кирәк" атналыгы барышында балаларны юл йөрү кагыйдәләре, юл билгеләре, җәмагать транспортында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру буенча эш алып барыла. Балаларга бу тема бик таныш һәм кызыклы, чөнки һәркөн бала юллардан җәяү яки машинага утырып әти-әнисе белән бакчага килә. Нинди билгеләргә игүтибар итәсе, юлны кайсы урыннарда кисеп чыгасы, светофорның төсләре нәрсәне аңлата - барысы да бик актуаль сораулар һәм юл йөрү кагыйдәрләрен белү барыбызның да иминлеге өчен кирәк. Тәрбиячеләребез әлеге атналык теманы төрле методик ысуллар белән аңлатырга тырышалар. Мәсәлән, зурлар төркеме " Имин йөрик юлларда" дигән презетацияне карап, күзаллауларын рәсемгә төшерделәр, үз куллары белән светофорлар ясап юл кисешкән урынның макетын тезеп карадылар.
-
Яңа елны кабат каршылыйбыз 13.01.2016

Иске календарь буенча бүген 14 нче гыйнварга каршы төндә халык яңа елны кабат каршылап, иске елны озата. Әлеге традиция бәйрәм рухын кабат яңарта, туган-дусларны яңадан берләштерә. Без дә, бүген, балалар белән кабат өйрәнгән җыр-шигырьләрне, биюләрне Кыш бабайга сөйләдек. Ак сакаллы бабабыз кышкы бәйрәм ялларыннан соң, балаларыбыз исән-имин килгәннәрме, үзләрен яхшы тотканнармы, Кирлемән килеп әти-әниләрен борчымаганмы дип кайгыртып килгән.Барысын да исән-имин, түгәрәкләнеп килгәннәрен күреп бик сөенде Кыш бабай һәм тагын бер елдан шушы урында очрашабыз дип вәгъдәләр биреп чаналарына утырып китеп тә барды.
-
Бүләкләү тантанасы. 31.12.2015

-
Ял һәм уен паркы 29.12.2015

Районыбызда кар сыннары ясау һәм оешма биләмәсен бизәү традициясе сакланып килә. Нинди генә һава торышы булмасын, ел саен, балалар һәм гомумән үзебезнең яңа ел рухы күтәренке булсын өчен матур кар сыннары ясарга тырышабыз. Бакчабыз биләмәсен без татар һәм рус әкиятләре персонажлары белән бизәдек. Капкадан керә-керешкә Кыш бабай һәм Кар кызы, "Тукмар белән Чукмар" әкияте персонажлары,чыршы тирәли карусельга утырган кытай календаренең 12 билгесе, "Кәҗә белән сарык" әкияте геройлары сезне каршы ала.Шулай ук биләмәбездә өч кит өстендә торучы җир шары, "Колобок", "Теремок", "Репка", "Өч аю" әкиятләре геройлары ясалды, балаларга эстафета уены өчен боҗралар белән елан, уртага кар атып уйнар өчен ( для метания в цель) махсус урын ясалды. Бу әкияти ял паркы балаларыбызга бик ошар һәм алар саф һавада күңел ачып чыныгып үсәрләр дип ышанып калабыз.
-
Без 3 нче урында! 28.12.2015

Байлар Сабасында ел дәвамында көтелеп алган Кыш бабайлар парады бик күңелле булды. Әлбәттә, бу чарада Сабаның һәр оешмасы, учрежденияләре, авыл җирлекләре һәм дә олысы да, кечесе дә сөенеп катнашалар. Без дә, барлык коллектив бергәләп алдан ук берничә көн әзерләнеп, махсус атрибутлар ясап чыктык. Чарада тәрбиячеләр дә , кече тәрбиячеләләр дә, пешекчеләр, барлык хезмәткәрләр календарь буенча ел билгеләре булып һәм маскарад костюмнарын киеп чыктылар. Районыбыз җитәкчеләре дә, жюри хезмәтебезне югары бәяләп 3 нче урынга чыгарды. Шулай безне зурлаганнары өчен район җитәкчелегенә олы рәхмәтләребезне белдерәбез! Коллектив кызларын җиңү белән чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә тагын да матур эшләр белән куанырбыз дигән теләктә калабыз.
-
Чыршы-чыршы без сине, сагынып көттек ел буе! 27.12.2015

Бүген, бакчабызда кыш айларына кергәннән бирле көтеп алган чыршы бәйрәмнәре гөрләп үтте. Иртәнге якта ук иң кечкенәләр матур маскарад костюмнарын киеп залда Кыш бабай белән очраштылар.Бер-бер артлы 5 төркем балалары өйрәнгән җырларын, биюләрен, шигырьләрен башкарып чыршы бәйрәмен бизәделәр. Нәниләр һәм ике 1нче төркем балаларының яңа ел тамашасы төрле уеннар, кар бөртекләре, куяннар биюләре әкияти маҗаралар белән үрелеп барды.
-
27.12.2015

Икенче кечкенәләр һәм уртанчылар-зурлар төркемнәре балалары чын әкияти маҗараларны үтеп югалган Кыш бабайны эзләделәр. Балалар юлларында очраган Кыш патшасының биремнәрен үтәделәр, Кызыл калфакка ярдәм иттеләр, чегән кызының сынауларын үттеләр һәм башка маҗараларны җыр биюләр белән бәйрәмдә күңел ачтылар. Ә тамаша азыгында Кыш бабай һәр балага бүләкләрен өләште, әти-әниләр махсус әзерләнгән урында фотога төштеләр.
-
26.12.2015

Бәйрәмнең тагын бер күңелле мизгеле - ул "Кыш бабайлар фабрикасы" бәйгесенә йомгак ясалып, әти-әниләргә грамоталар һәм рәхмәт хатлары тапшыру булды. Без әти-әниләребезгә зур тырышлык һәм фантазияләре өчен олы рәхмәтләребезне әйтәбез. Киләчәктә дә балаларыбыз исән-сау булып шулай бергәләп аларның үсуенә куанып эшләргә язсын дигән теләктә калабыз.
-
Бәйгегә нәтиҗәләр ясалды 25.12.2015

Алдан язганыбызча, бакчабызда яңа ел уңаеннан " Кыш бабай фабрикасы"("Фабрика Деда Мороза") дигән кул эшләре бәйгесе игълан ителгән иде. Конкурс шартлары нигезендә, әти-әниләр балалары белән эшләгән яңа ел символлары - уенчыклар, төрле ысуллар белән эшләнгән чыршылар, композияцияләр тәкъдим итәргә һәм төркемнәр төрлечә бизәлергә тиеш иде. Һәр төркем бик җаваплы килеп, актив булды һәм әкияти ил ясарга омтылды. Әлбәттә, әлеге конкурста әти-әниләребез белән балалар да бик актив булдылар. Ә нәтиҗәләр исә, бакчабызның әти-әниләр комитеты ярдәмендә ясалды: һәр композиция каралды, төркемнәр күзәтелде, бер хезмәт тә игътибарсыз калмады. Бәйгенең җиңүчеләрен әти-әниләбезгә 27 нче декабрь көнне чыршы бәйрәмнәрендә игълан итәчәкбез. Барлык әти-әниләребезгә дә олы рәхмәтебезне җиткерәбез һәм алда дә зур уңышлар теләп калабыз.











