Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 6 «Балачак» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Вахитова, д. 24 |
| Телефон: | 8(84362)22320 |
| E-Mail: | Dsad6.Balachak@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №6 "Балачак" |
| Руководитель: | Халиуллина Гузель Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 2015 |
| У нас учатся: | 116 |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 6 «Балачак» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 131 132 ( 133 ) 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Семинар методистов
11.02.2016
11 февраля в поселке Балтаси состоялся зональный семинар методистов, воспитателей дошкольного образования с участием специалистов из г.Москвы Губановой Н.Ф. и Митяшкиной Е.В., посвященный вопросам реализации ФГОС ДО. В семинаре из нашего детского сада приняла участие воспитатель Ахметшина А.Г.
-
10.02.2016

Язык – основное средство приобщения к национальной культуре, источник народной мудрости. Обучение детей русскому языку в детском саду – одна из самых сложных методических задач. Но сейчас стало интереснее обучать русский язык татароязычным детям дошкольного возраста. Если раньше в преподавании языков доминировали академичность, теория, то сейчас идет обращение к практике ориентированности, мультимедийности, обучения с помощью игр, сказок, мультфильмов. То есть дети теперь учатся играя. Игра – естественная форма детского существования. И самый прямой путь к достижению взаимопонимания с ребенком лежит через игровое действие. Воспитатель по обучению русскому языку Нигметзянова Гузель Тагировна проводит занятия используя различные методы и дидактические игры. На этой неделе дети старшей группы изучают тему "Мой дом". На фото фрагмент игры " Помоги зверюшкам", где дети находили домики зверюшкам по цвету и форме.
-
Әти-әни белән эшләү үзе бер рәхәт 10.02.2016

-
10.02.2016

Бүген, беренче кечкенәләр төркеме балалары тәрбияче апалары Валиева Гүзәл Марселевна белән сөйләм телен үстерү эшчәнлегендә гигиена күнекмәләрен кабатладылар. Шөгыльнең максаты: үз фикерләрен грамматик яктан дөрес итеп ике-өч сүздән орган гади җөмләләр белән белдерергә өйрәтү; тәрбияче сорауларына гади җөмлә белән тулы җавап бирү осталыгын, игътибарны, сенсор тою сәләтен үстерү, гигиена күнекмәләре тәрбияләү.
-
09.02.2016

Беренче кечкенәләр төркеме балалары бүген танып белү эшчәнлегендә бездә кышлаучы кошлар турында сөйләштеләр. Тәрбиячеләре Хуснуллина Миләүшә Адгамовна кошларга җимлек ясап алып килеп, балаларга бик җентекләп аңлатып, кышлаучы кошларга без-кешеләр ярдәм итә алуыбызны күрсәтте һәм алдагы көндә тагын җимлекләр ясап агачка эләчәкләрен әйтте. "Күгәрченнәр, чыпчыклар - безнең нәни кошчыклар" темасының максаты: җимлеккә килгән кошларны күзәтү, исемнәрен әйтү, балаларның игътибарын, күзәтүчәнлеген, сорауларга җавап бирү осталыгын үстерү. Кошлар турында кайгырту, аларга ярдәм итү теләге тәрбияләү.
-
09.02.2016

Бакчабызда бу атна шагыйребез Муса Җәлил иҗатына багышлана. Эшчәнлекләр, йомгаклау чарасына әзерләнү белән беррәттән тәрбиячеләр һәм белгечләр төркемнәрдә әти-әниләр җыелышлары да үткәрәләр. Төркем җыелышларын үзенчәлекле итеп, һәр тәрбияче үз балалары белән ачык шөгыльләр күрсәтәләр. Мәсәлән, иң кечкенәләр төркеме тәрбиячеләре Шагиева Ләйлә Р. һәм Исламова Раилә Р. шөгыльләрне, төрле режим вакытларны видеога төшереп бардылар һәм кичә әти-әниләр игътибарына да тәкъдим иттеләр. Бүген, төркем эшчәнлеге белән беренче кечкенәләр төркеме тәрбиячеләре Хуснуллина Миләүшә А., Валиева Гүзәл М. таныштырдылар. Видео шөгыльләрне карау белән беррәттән тәрбиячеләр мәктәпкәчә белем бирүдә ФДБС темасына чыгышлар әзерләделәр.
-
08.02.2016

Икенче кечкенәләр төркеме балалары танып белү эшчәнлегендә, уенчык эт белән таныштылар. Тәрбияче Исламова Раилә Раилевна балаларга этнең гәүдә өлешләре, ничек өрүе белән таныштырды. Шулай ук, балалар кунак эт алып килгән шалтыравыкларны тотып биеп күңел ачтылар.
-
Мастер - класс 05.02.2016

Бугенге методик сәгать кысаларында, тәричеләр кисеп ябыштыру методикасын кабатладылар. Тәрбияче Гиззатуллина Айсинә Айратовна кисеп ябыштыруның төрләре, балаларга өйрәтү методикасы белән таныштыргач, тәрбиячеләр бик теләп үз иҗатларына тотындылар; алар барысы да кызарып пешкән алма ясадылар.
Кисеп ябыштыруның максатлары күпкырлы: кисеп ябыштыру сәнгатенә тарту, бу эшчәнлеккә кызыксыну уяту, тәрбияче тарафыннан хәзерләнгән төрле формадагы, зурлыктагы һәм төрле төстәге кисәкләрне кәгазьгә алдан таратып салырга һәм, билгеле бер тәртиптә тезеп, бала уйлаган яки тәрбияче тәгъдим иткән предметны төзергә, килеп чыккан сурәтне кәгазьгә ябыштырырга өйрәтү. Җилем белән пөхтә эш итәргә өйрәтү: пумала белән ябыштыра торган фигураның арткы ягына юка гына итеп сылап, җилемле ягы белән кәгазь битенә салырга һәм салфетка белән нык итеп кысарга. Шулай ук, балаларда үзләре тудырган сурәттән шатлык хисләре уяту. Пөхтә эш күнекмәләре формалаштыру. Балаларны төрле формадагы кәгазьләрдә (квадрат) геометрик фигураларны һәм табигый материалларны форма һәм төсләре буенча чиратлаштырып, предметлы гына түгел, ә декоратив композицияләрдә төзәргә өйрәтү һәм ритм хисен үстерү тора.
-
05.02.2016

"Россия - зур дәүләт" атналыгын йомгаклап, бүген икенче кечкенәләр һәм зурлар төркеме балалары белән музыка җитәкесе Мәдинә Шәүкатовна, рус телчесе Гүзәл Тагировна, тәрбияче Айгөл Гыйлфановна бәйрәм кичәсе үткәрделәр. Әлеге чара Россия гимны белән башланып китте. Балалар атна дәвамында өйрәнгәннәрен шигырь, җырлар белән бәйрәмне бизәделәр. Чара барышында шулай ук, презентация ярдәмендә илебез символлары, анда яшәүче халык, аларның традицияләре кабат әйтелде. Мәдинә Шәүкатовна зурлар төркеме балалары белән махсус өйрәнгән рус милли көйләрне уен коралалларында уйнап күрсәттеләр, Айгөл Маратовна татар милли уеннар уйнатты, Гузәл Тагировна викторина ярдәмендә балаларның игътибарын һәм белемнәрен сынады. Бәйрәм чарасы Татарстаныбыз гимны белән тәмамланды, ә иң актив балалар "Иң актив катнашучы" медальоны белән тәбрикләнде.
-
04.02.2016

Бакчабызда методик сәгатьләр эшчәнлеге дәвам итә. Бүген, Хуснуллина Миләүшә Адгамовна тәрбиячеләргә әвәләү методикасы белән таныштырып, мастер-класс үткәрде. Балаларга күпкырлы тәрбия һәм үсеш бирүдә әвәләү шөгыленең дә урыны зур. Балаларның баш миен, псхикасын өйрәнүче галимнәр кул һәм бармак хәрәкәтләренең зур стимуллаштыру әһмиятенә ия булуын билгелиләр. Балаларның сөйләм үсеше һәм акыл эшчәнлеге турыдан-туры бармакларның нәфис, нечкә хәрәкәтләре формалашу дәрәҗәсенә бәйле. Бармаклар авыр хәрәкәтләнсә сөйләм үсеше дә тоткарлана. Шуңа күрә дә, әвәләү эшчәнлегенең методикасын белеп эшләү бик мөхим.











