Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 6 «Балачак» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Вахитова, д. 24 |
| Телефон: | 8(84362)22320 |
| E-Mail: | Dsad6.Balachak@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №6 "Балачак" |
| Руководитель: | Халиуллина Гузель Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 2015 |
| У нас учатся: | 116 |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 6 «Балачак» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 131 132 133 ( 134 ) 135 136 137 138 139 140 >>
-
Россия - зур дәүләт! 04.02.2016

Россия - безнең зур дәүләтебез! Аның табигате, кешеләре, яшәеше барыбыз өчен дә бик якын. Үз илен, туган җирен яратып яшәгән кеше генә чын патриот һәм күп кырлы шәхес булып формалаша аладыр. Без - тәрбиячеләр алдында балаларга туган якка һәм илебезгә мәхәббәт тәрбияләү бурычы тора. Бу атна темасы да Россия дәүләте турында сөйләүгә багышлана. Балалар бердәм эшчәнлекләрдә әлеге темага карата рәсемнәр дә ясыйлар, әңгәмәләр үткәрелә, иртәгә йомгаклау чарасы булып "Россия - зур дәүләт!" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үткәрелер дип көтелә.
-
03.02.2016

Сәнгать эшчәнлеге мәктәпкәчә балалар өчен эшчәнлекнең иң кызыклы бер төре булып тора. Рәсем аша бала узенең әйләнә-тирәгә карашын һәм мөнәсәбәтен әйтә бирә ала һәм рәсем ясау яшәеш башында күрү сәләтен арттыра. Бала «вертикаль» һәм «горизонталь» төшенчәләрен өйрәнә. Аннан соң форманы, материалның ниндилеген, акырынлап әйләнә-тирәне өйрәнә башлый. Өйрәнгәнен, белгәнен сүз белән әйтә алмаганны бала рәсем аша «әйтеп бирә». Рәсем ясау күрү сәләтен, хәрәкәтләнүне генә арттырып кына калмыйча дөнья турындагы күзаллауларын арттыра.
Бер акыл иясе: «Бала ул тутыру өчен савыт кына түгел, ә кабызып җибәрү өчен ут та» – дигән. Һәм баланың күпмедер пычрануы куркыныч түгел, аның үзенең эшеннән канәгать калуы мөһим. Гадәти булмаган алымнар куллану балаларның логик фикерләвен, фантазиясен, күзәтчәнлеген, игтътибарын һәм үз-үзенә ышанычын арттыра. Барлык язылган фикерләрдән чыгып, бүген, тәрбияче Валиева Гүзәл Марселевна рәсем эшчәнлеге буенча мастер-класс күрсәтте. Ул рәсем ясау методикасының һәр өлешенә тукталып, балаларга нәрсәдән эшне башларга, ничек өйрәтергә кирәклеген аңлатты. Әлбәттә, тәрбиячеләр процесста бик теләп катнашытлар һәм яратып иҗатка "чумдылар".
-
02.02.2016

Бүген, тәрбияче Багавиева Гөлия Ринатовна конструкцияләүдә лего уеннарын куллану һәм робототехниканың үзенчәлекләре турында мастер класс үткәрде. Тәрбиячеләр бик мавыгып лего-роботны (паровоз) җыйдылар. Үзара тәҗрибә уртаклашу бик кызыклы үтте һәм нәтиҗәләре дә озак көттермәс. Балалар белән эшләү өчен, тәрбияченең дә әлеге уеннарны дөрес куллана белүе мөхим. Методик алымнарны уңышлы кулланган очракта, балаларның игътибары, логик фикерләү сәләте арта, күзаллавы киңәя, бер-берсенә карата ихтирам, дуслык мөнәсәбәтләре ныгый, гомүмән алганда, баланың үсешенә яхшы яктан йогынты ясый.
-
Ял итү белүнең дә үз тәртибе бар 29.01.2016

Бүген, "Ял итү өчен җәмәгать урыннары: театр, концерт залы һәм башка ял урыннарында үз-үнеңне тоту кагыйдәләре" темасы астында бакчабызда йомгаклау чарасы булып үтте. Балалар концерт-тамаша караган вакытта, тәртипсез Кирлемән килеп бәйрәмне боза язды. Балалар белән без Кирлемәнгә концерт залында һәм башка җәмәгать урыннарында ничек итеп үз-үзеңне тотарга кирәклеген аңлаттык. Төрле ситуатив мизгелләр һәм презентацияләр күрсәтеп, тиешле тәртипләр белән таныштырдык. Кирлемән үз чиратында, балаларга рәхмәтләр әйтеп яңа уен да өйрәтте, ахырдан барысы бергә түгәрәккә җыйналып күңел ачты алар.
-
28.01.2016

Бүген, "Яшел ут" бәйгесенең икенче көне дәвам итте. Безнең "Балачак" балалар бакчасы базасында Байлар Сабасыннан: "Шоколад", "Кынгырау", "Шатлык", Мамалайдан "Кояшкай" балалар бакчалары тәрбиячеләре көч сынашты. Педагоглар эшчәнлекләрен уртанчылар һәм зурлар төркеме балалары белән күрсәтте, һәрберсе төрле сюрприз мизгелләр кертеп, музыкаль бизәлешләр белән алып барырга омтылды. Балаларыбыз да сынатмады, һәрберсе актив катнашып, юл йөрү кагыйдәләрен белгәннәрен күрсәтергә тырышты. Безнең бакчабызга килеп, балаларыбыз белән матур эшчәнлекләр күрсәткән коллегаларыбызга рәхмәтләр җиткерәбез һәм алдагы эшләрендә зур уңышлар телибез. Конкурс шартларына килгәндә, иртәгә, 29 нчы гыйнвар көнне бәйгенең соңгы этабы узачак. Аграр көллиятнең махсус укыту классында тәрбиячеләр юл йөрү кагыдәләре буенча имтихан тапшыра. Һәркемгә уңышлар һәм юлларда иминлек телибез.
-
"Яшел ут" бәйгесе. 27.01.2016

Мәктәпкәчә яшьтәге мәгариф учреждениеләре арасында “Яшел ут” республика конкурсы балалар арасында юл травматизмын кисәтү һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юл йөрү кагыйдәләренә һәм күнекмәләренә өйрәтү максатларында үткәрелә. Бу көннәрдә, әлеге бәйге шартлары нигезендә, район этаплары үтә.
Район этабында, 8 катнашучы мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләр тәрбиячеләре арасында безнең "Балачак" балалар бакчасы арасында тәрбиячебез Низамиева Рәзилә Вазиховна да бар. Бүген, "Шатлык" балалар бакчасы базасыда Рәзилә Вазиховна Шәмәрдән балалар бакчалары белән беррәттән юл йөрү кагыдәләре буенча ачык шөгыль күрсәтте. Эшчәнлек барышында тәрбияче "Аркадий Паровозов" булып, балаларга төрле ситауцияләрне чишәргә булышты, юл сакчыларының эшчәнлеген аңлатты һәм башкалар. Иртәгә, жюри әгъзалары, безнең "Балачак" балалар бакчасы базасында бәйгенең калган 4 катнашучы тәрбияченең эшчәнлеген бәялиячәк. Алда, бәйге шартлары таләбе буенча, конкурсантлар юл йөрү кагыйдәләреннән имтихан тоту көтелә. Барыгызга да уңышлар телибез!
-
25.01.2016

Обучение русскому языку является одной из важных задач в воспитании дошкольников. В нашем детском саду воспитатель по обучению русскому языку Нигметзянова Гузель Тагировна в обучении детей использует различные медоты и всячески старается увлечь детей этим языком. Для этого в нашем ДОУ есть все необходимые условия: занятия проходят в специальном оборудованном кабинете с использованием мультимедийных устройств, различных игр, дидактических пособий, занятия проходят по подгруппам.
Занятия по обучению русскому языку являются органической частью воспитательно-образовательной работы, осуществляемой в детском саду и активно содействует решению задач нравственного, физического, трудового и эстетического воспитания дошкольников. По окончании обучения дети должны: в аудировании: понимать и выполнять просьбы воспитателя, относящиеся к ведению занятий, организации различных форм игровой и обслуживающей деятельности в соответствии с тематикой речевых ситуаций, определенных для каждого возраста , а также понимать на слух речь воспитателя в учебно-игровых ситуациях ; в говорении: уметь отвечать на вопросы, формулировать просьбы, обращаться к воспитателю и своим товарищам в пределах при мерных ситуаций общения, а также уметь высказываться в соответствии с игровой ситуацией в объеме 1–2 фраз , уметь использовать считалки , рифмовки, уметь составить простой рассказ, знать потешки, стихотворения, песни.
-
Безгә чаңгылар кайтты 21.01.2016

Кышның яме саф, салкын һавада рәхәтләнеп уйнап, сәламәтлекне ныгытуда да әле ул. Хәзерге заманда,аеруча безнең Саба районында спорт белән шөгыльләнү өчен мәктәпкәчә яшьтәге балаларга да барлык мөмкинлекләр тудырыла.Без "Балачак" коллективы һәркөн шуңа инанып, җитәкчеләребезгә рәхмәт әйтеп куанып яшибез. Әле яңа елга кадәр бакчабызга зур 3Дспорт җиһазы урнаштырылса,бу атна башында балаларга һәм физкультура җитәкчесенә чаңгылар кайтты.Бу яңалыкны балаларыбыз бик сөенеп кабул итте һәм бик теләп шуарга да чыктылар.
-
20.01.2016

Бу атнада бакчабызга төрле зурлыктагы LEGO конструкторлар һәм робототехника кайтты. Әлеге уеннар балаларның игътибарлыгын арттыруга, моторика, фикерләү, күзаллауны үстерүгә, үзара дус аралашуга һәм максат куеп ана ирешергә омтылырга ярдәм итә. Балалар бик яраталар лего уеннарны.
Балалар бердәм эшчәнлекләрдән һәм "Юный гений" түгәрәгеннән тыш та леголар белән уйнарга да өлгерәләр. Буген дә алар өчен “Лего” конструкторы белэн “Мин киләчәк төзим” уены оештырылды.
-
15.01.2016

1.Балаларның юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыту. 2. Урам аркылы бары тик билгеләнгән урыннардан, олы кешенең кулына тотынып, светофорның яшел уты янгач кына чыгарга кирәклеген өйрәтү. 3. Юлда үз-үзеңе тоту кагыйдәләрен кабатлау максатыннан атна ахырында беренче һәм икенче кечкенәләр, уртанчылар-мәктәпкә әзерлек төркемнәре юллардагы төрле ситуатив мизгелләрне өйрәнделәр. Балалар бу процесста бик мавыгып инспектор, җәяүле, машина йөртуче булып уйнадылар һәм һәр очракта үз фикерләрен әйтеп, кагыйдәне аңлатырга тырыштылар.











