Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 6 «Балачак» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Вахитова, д. 24 |
| Телефон: | 8(84362)22320 |
| E-Mail: | Dsad6.Balachak@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №6 "Балачак" |
| Руководитель: | Халиуллина Гузель Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 2015 |
| У нас учатся: | 116 |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 6 «Балачак» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << ( 131 ) 132 133 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Аҗаган - 2016 20.02.2016

Иртәдән алып балаларыбыз зур чарага әзерләнде бүген. Икенче кечкенәләр һәм уртанчылар-зурлар төркеме балалары "яшелләр", "зәнгәрләр" командаларының девизларын, рапорт бирергә өйрәнделәр, ә тәрбиячеләр "Аҗаган - 2016" уены өчен атрибутлар ясадылар, аларны уен кырына урнаштырдылар. Бәрәм зур тантана ясап, отрядларга оешып башланып китте. Һәр команда рота командирына рапорт тапшыргач төрле биремнәрне үтәргә керешелде.
-
Аҗаган - 2016 20.02.2016

Уйнап аргач чәе дә тәмле
-
Аҗаган - 2016 20.02.2016

"Строевая подготовка","Мишеньга ату", "Сопёрлар", "Мина кыры", "Санбат", "Чаңгы юлы", "Җиңү флагы" - бу каршылыкларны балалар да, әтиләребез дә җитезлек белән үтте. Әниләрбез дә актив катнашты. "Санбат" биремендә алар шәфкать туташлары булып "яралыга" беренче ярдәм күрсәттеләр, әтиләре исә аны санбатка чанага утыртып алып барып куйды.
-
Аҗаган - 2016 20.02.2016

Чарада әтиләребез бик актив булдылар һәм чын яклаучылар-саклаучылар икәннәрен далилләделәр. Чын күңелдән уенга бирелеп каршылыкларны үттеләр. Бик күңелле үтте чара. Ә отрядлар җиңү флагын тапкач барыбыз бергә җыйналып "УРРА" кычкырып илебезгә тынычлык теләдек.Соңыннан, уйнап аргач бәйрәм урамда "полевой кухня" янында дәвам итте, балалар һәм әтиләргә бакча хезмәткәрләре коймак һәм кайнар чәй әзерләделәр.
Чарада катнашкан әти-әниләребезгә, актив булган балаларыбызга олы рәхмәтләребезне җиткерәбез, киләчәктә дә шулай бер гаилә кебек тату булырбыз дип теләп калабыз!
-
Әтиләребезне хөрмәтләп 19.02.2016

Әтиләр бәйрәменә багышланган чаралар дәвам итә. Бакчабызда олысы да кечесе дә батыр затларыбызны котлау чарасында катнаша. 18 февраль көнне 1 нче кечкенәләр төркемендә “Ягез әле, әтиләр” бәйрәм-викторина үткәрелде.Чарада әтиләр төрле сынаулар үттеләр, бик актив катнаштылар, ә аларның булганлыгын әниләр куанып күзәттеләр. Балалар әтиләргә бүләк итеп үз куллары белән ясалган галстукларны бүләк иттеләр.
“Балам” диеп бер дәшүе дә бит
Җылы сала җанга, күңелгә.
Кайгыртуың өчен рәхмәт, әти,
Шулай булсын иде гомергә.
-
19.02.2016

Икенче кечкенәләр төркеме әтиләре исә бәйрәмне спорт чарасында катнашып үткәрделәр. Алар бакчабызның спорт залында җыелып, сабыйлары һәм тормыш иптәшләре-әниләр каршында төрле сынауларны үттеләр. Кызыклы биремнәр арасында иң мавыктырганы - 3 Д спорт җиһазында ярышу булды. Кем тизрәк һәм җитезрәген махсус төзелгән жюри бәяләп барды. Бу күңелле чарадан соң балалар әтиләренә үз куллары белән ясаган рәсемнәрне бүләк иттеләр һәм бергәләп фотога төштеләр.
-
19.02.2016

Спорт залындагы 3 Д җиһазы балалар гына түгел, ә олылырга да бик кызыклы. Форсаттан файдаланып, без әтиләребезне анда сынап карарга уйладык. Әлеге яңа, катлаулы, буталчык спорт җиһазындагы каршылыклардан әтиләребез курыкмады, бик җитезлек белән тиешле урынга барып җитеп флагны алырга омтылдылар. Әфәрин аларга!
-
19.02.2016

Әтиләребезне уртанчылар-зурлар төркеме балалары да бик матур бәйрәм чарасы үткәреп котладылар. Һәрбер бала әтисенә карата шигырьләр ятладылар, бию-җырлар башкардылар. Бәйрәм кызыклы биремнәр белән үрелеп барды, викторина формасында үтте. Аларны әниләр катнашында булган жюри бәяләде. Чара азагында җиңүче командалар билгеләнеп һәр әти медаль һәм балаларыннан истәлекле бүләкләр белән тәбрикләнде.
-
Көчле затларыбызны хөрмәтләп! 19.02.2016

Бүген, 23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бакчабызның иң көчле затлары - Хабибуллин Фуат абыйны һәм Ишмуратов Алмазны бәйрәм белән тәбрикләдек. Алар хөрмәтенә зурлар төркеме балалары концерт номерлары - "Кызыл ромашкалар" биюен һәм "Солдатта булган диләр" дип исемләнгән җырлар башкардылар һәм сәнгатьле итеп шигырьләрен сөйләделәр. Бакча мөдире Флюзия Рафаиловна ирләребезгә исән-имин матур хезмәт куеп, киләчәктә дә гаилә бәхетендә яшәп бергә тату коллектив булып эшләүләрен теләде. Профсоюз комитеты рәисе Нигмәтҗанова Гүзәл Тахир кызы теләкләрен җиткереп бүләкләр тапшырды.
-
Батырлыкта-матурлык 18.02.2016

Балаларны Ватанны саклаучылар белән таныштыру, горурлану хисләре белән тәрбияләү, илне саклау теләге уяту максатыннан бу атна "Батырлыкта-матурлык" исеме астында үтә. Балалар бердәм эшчәнлекләрдә һәм режим вакытларында патриотик тәрбия темасына карата әңгәмәләр үткәрәләр, йомгаклау чарасы - бәйрәмгә әзерләнәләр, кул эшләре ясыйлар.











