Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 6 «Балачак» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Вахитова, д. 24 |
| Телефон: | 8(84362)22320 |
| E-Mail: | Dsad6.Balachak@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №6 "Балачак" |
| Руководитель: | Халиуллина Гузель Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 2015 |
| У нас учатся: | 116 |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 6 «Балачак» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 131 ( 132 ) 133 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Экология почмагы 18.02.2016

"Балачак" балалар бакчасының иң түрендә экологик почмак бар. Анда безнең балыклар белән зур аквариум һәм ике төрле ташбака бар. Алар бездә күптән түгел, әти-әниләр ярдәмендә барлыка килделәр һәм инде "Балачак" бакчасының бер әгъзаларына әйләнделәр.Ташбакаларның берсе Кызылколаклылар (красноухая) гаиләсенә керүче ташбака. Ул үзе үсеп килсә дә, әлегә бик бәләкәй, балалар уч төбе кадәр. Аквариумны матур ташлар белән бизәдек, ташбаканы кипкән кортлар белән тукландырабыз. Безне аңлаган сыман ул башын күтәреп ашарга сорый. Ташбакабыз бик кызыксынучан, озын гомерле рептилияләр төренә керә. Иң озын гомерле хайван буларак танылган. Ташбакалар бик акрын хәрәкәтләнә. Мәсәлән, футбол кырын үтәр өчен, аларга 3 сәгатьтән артык вакыт кирәк икән.Тагын бер ташбакабыз безнең җирдә яши һәм җирдә генә йөри торганы. Ташбаканың калканы бөтенләй тигез түгел, әйтерсең аның өстенә кемдер бизәк ясаган. Калканы көрән төстә.Аяклары һәм башы юан һәм кыска, тагын кыска очлы коерыгы бар.Ташбакалар тыныч, тату җан иәләре. Алар беркайчан да бер кемне дә тешләмиләр һәм рәнҗетмиләр. Балалар аларга бик теләп үлән, кишер, кәбестәләр ашаталар һәм үскәннәрен бик кызыксынып күзәтәләр.
-
Ел тәрбиячесе - 2016 17.02.2016

Районыбызда "Ел тәрбиячесе -2016" старт алды. Бәйгедә безнең бакчадан 1 кв.категорияле музыка җитәкчесе Сафина Мәдинә Шәүкатовна катнашты. Ул Скрипка ачкычы булып, балаларны ноталар патшалыгына алып китте. Сәяхәттә балалар төрле музыкаль биремнәрне үтәделәр, буталган жанрларны аердылар, уен коралларында уйнап оркестр төшенчәсен аңладылар, татар бию элементларын өйрәнделәр. Соңыннан югалган ноталарны табып, балалар музыка патшалыгын ямьләделәр. Бәйгенең икенче туры - үз эшчәнлегең турында сөйләү иде. Бу этапны да Мәдинә Шаукатовна презентация эзерләп башкарды. Без барлык катнашучыларга зур уңышлар телибез һәм бик акыллы балалары белән ярдәм иткән "Бәләкәч" балалар бакчасына олы рәхмәтләребезне җиткерәбез!
-
Хәрәкәттә - бәрәкәт! Без булдырабыз! 15.02.2016

Чанада да шуабыз,
Чаңгыда да шуабыз.
Тимераякта очабыз,
Чыжлап тора шома боз.
Тауларга да барабыз,
Кырларга да чыгабыз.
Кар-буран дип тормыйбыз,
Шуабыз да шуабыз.
-
14.02.2016

Безнен әтилэр дип аталган бердәм эшчәнлектә балалар тәрбияче Исламова Р.Р. белән әтилэр турында рәсемнәр карадылар, уз әтиләренэ хас сыйфатларны күрсәттеләр.
-
Без сәламәт яшәү рәвеше өчен! 14.02.2016

14 нче гыйнвар көнне районыбызда "Чангы юлы-2016" старт алды. Быел тәүге тапкыр безнең коллектив җыелышып бу чарада катнашты. Бакчабыз данын 13 бала яклады, ә эшчеләр барылгы 12 җыелды. Әлеге чара бик матур, яшен дә олысын да спортка җәлеп итә торган тардицион бәйрәмгә әйләнде. Катнашучы спортчы- балалар тиешле араны үтеп, матур бүләкләргә ия булдылар. Балалар ярышыннан соң өлкәннәр стартка басты, алар 3 километр араны тиешенчә үтеп финишка да килделәр.
-
Төркемнәрдә әти-әниләр җыелышлары дәвам итә 12.02.2016

Әти-әниләр җыелышына һәр төркем ачык шөгыльләр әзерләде. Ясле һәм беренче кечкенәләр төркемнәре эшчәнлекләрне видеоларга төшереп күрсәтсә, икенче кечкенәләр төркеме балаларының бар өйрәнгәннәрен әти-әниләргә үзләре карап, шөгыльдә катнаша да алдылар. Тәрбияче Гиззатуллина Айсинә Айратовна балалар белән математикадан интегральләшкән эшчәнлектә төрле математик биремнәрне үтәделәр. Соңыннан, дидактик уеннар уйнап, маҗаралар үткәннән соң һәр бала әти-әнисе белән бергәләшеп кисеп ябыштыру кулланып Кар патшабикәсенә геометрик фигуралардан өй ясап бүләк иттеләр. Шулай ук, җыелыш барышында, әти-әниләргә балаларның бакчадагы тормышы турында чыгыш ясалды, "Самодельный музыкальный инструмент" бәйгесендә катнашкан гаиләләргә грамоталар тапшырылды.
-
Муса Җәлил безнең күңелләрдә 12.02.2016

Бүген балалар белән Муса Җәлилнең туган көнен искә алып, шигырь кичәсе үткәрдек. Муса Җәлил - Советлар Союзы Герое, атаклы татар совет шагыйре. Ул кечкенә иптәшләре - нәни балалар өчен дә бик күп шигырьләр язган. Әгәр дә исән булса, аңа 110 яшь булган булыр иде. Муса Җәлил табигатьне, ел фасылларын бик яраткан. Кошларга, җәнлекләргә, хайваннарга атап шигырьләр язган. Шуңа күрә дә аның иҗаты балаларга бик якын һәм аңлаешлы. Кичәбезгә балалар ныклап әзерләнде: икенче кечкенәләр төркеме "Карак песи" шигырен сәхнәләштереп күрсәттеләр, уртанчы-зурлар төркеме "Кызыл ромашкалар"ны биюгә салып тасвирлады. Шулай ук, тәрбичеләр һәм музыка җитәкчесе бәйрәмдә Муса Җәлил турында, ә балалар шигырьләрен сөйләделәр.
-
Турнир способностей "Росток" 12.02.2016

Сегодня, наши дети старшей (5 детей) и подготовительной (2 ребенка) стали участниками 2 этапа Всероссийского турнира способностей «РостОК - UnikУм» . Мальчики и девочки решали интересные логические задания на выявление кругозора, знаний об окружающем мире, умения устанавливать причинно- следственные связи и другие отношения между предметами и явлениями. Для того чтобы ребята испытали радость от умственного напряжения, не воспринимали турнир как некоторое тестирование, мы турнир провели в игровой форме, в виде интеллектуального праздника и задания принес веселый всезнайка Тимка. Дети проявили умения мыслить, сравнивать, быть внимательными и сосредоточенными. Участникам этапа предлагаются задания, которые выполняются на отдельных бланках, индивидуально. После выполнения заданий судейская коллегия проверила работы, согласно полученным результатам организаторы заполняли в личном кабинете протокол. Дорогие наши родители, выражаем вам огромную благодарность за поддержку и понимание в проведении турнира!
-
ӘТИ_ӘНИЛӘРЕБЕЗ ИҖАТ ИТӘ 11.02.2016

Хәзерге мәктәпкәчә белем бирүдә мөхим алымнарның берсе - ул әти-әниләр белән берлектә эшләү. Балага тәрбия иң элек гаиләдән башлана, шуңа күрә дә, без - тәрбиячеләр сабыйның үсешендә әти-әниләр белән тыгыз аралашып кына уңай нәтиҗәләргә ирешә алабыз. Тәрбияви максатларны истә тотып, без бакчабызда әти-әниләр белән конкурслар да игълан итәбез. Көзлектә һәм яңа ел алдыннан кул эшләренә бәйгеләр оештырдык, ә быел, 25 нче гыйнварьдан - 5 нче февральга кадәр "Самодельный музыкальный инструмент" дигән иҗади бәйге игълан иттек. Әти-әниләребез бик актив килеп, берсеннән-берсе бик тырышып, үзенчәлекле уен кораллары эшләп алып килгәннәр, хәтта, агачтан гитаралар, барабаннар ясаган иделәр. Нәтиҗәләр комиссия әгъзалары: музыка җитәкчесе Мәдинә Шаукатовна, рус телчесе Гузәл Тагировна, мөдир Флюзия Рафаиловна һәм өлкән тәрбияче Вафина Л.И. белән берлектә ясалды. Һәр катнашучы ата-анага төркем җыелышларында бакчабыздан грамоталар тапшырылды.
-
11.02.2016

Без "Самодельный музыкальный инструмент" бәйгесендә һәр катнашучы әти-әнигә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез һәм гаилә иминлеге, иҗади уңышлар телибез!











