Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 6 «Балачак» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Вахитова, д. 24 |
Телефон: | 8(84362)2-23-20 |
E-Mail: | Dsadbalachak.San2tatar.ru, dsad6-balachak@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №6 "Балачак" |
Руководитель: | Халитова Флюзия Рафаиловна |
Год основания учреждения: | 2015 |
У нас учатся: | 116 |
У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 6 «Балачак» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 129 ( 130 ) >>
-
23.12.2015
Бүген, безнең балаларыбыз өйләренә яңа ел бүләкләре белән кайтып киттеләр. Әлеге көтелгән мизгелне күңелле тамашага әйләндереп, күчтәнәчләрне тәүге килуче елның символы Маймыл өләште. Балаларыбыз кунакка шигырьләрен сөйләделәр, бергәләп фотоларга төштеләр.
САГЫНЫШТЫК ИНДЕ КӨТЕП,
ТИЗРӘК КИЛЧЕ ЯҢА ЕЛ!
ЯҢА ҖЫРЛАР ДА ӨЙРӘНДЕК,
ХУШ КИЛӘСЕҢ ЯҢА ЕЛ!
-
23.12.2015
Яңа ел каршылау барыбызның да яраткан һәм көтеп алган бәйрәмедер. Бәйрәмнең күңеллелеге дә аңа әзерлек эшләре алып баруыда: чыршылар бизәлә, аңа уенчыклар ясала, бүлмәләр, өйләр бизәлә,кардан сыннар әвәләнә. Без дә, балалар бакчаларындагы традицияне дәвам итеп әти-әниләр һәм балалар куллары белән эшләнгән "Кыш бабайның уенчыклар фабрикасы" дип исемләнгән күргәзмә һәм төркемнәрне бизәү буенча бәйге оештырдык. Һәр төркем балалары, тәрбиячеләре, әти-әниләре бәйгедә бик актив катнашалар, әлегә кадәр кул эшләре алып киләләр. Бәйгенең нәтиҗәләрен без чыршы бәйрәмнәрендә игълан итәчәкбез.
-
21.12.2015
Балалар Кыш бабай белән таудан шудылар, кардан ясалган спорт мәйданчыгында уйнадылар.
-
Безгә бүген Кыш бабай килде 21.12.2015
Бүген, безнең бакчабызда зур тамаша булды - безгә җигелгән атка утырып Кар Кызы белән Кыш бабай килеп балаларыбызны чыршы әйләнәсендә уйнатып киттеләр. Балаларыбыз бик рәхәтләнеп кунакларга шигырьләрен сөйләделәр, өйрәнгән җырларын башкардылар. Бу күңел ачуны "Саба дулкыннары" ТРК видеога төшерде һәм аның иҗат төркеме яңа ел уңаеннан чыгасы эфирда күрсәтеләчәк дип вәгъдә иттеләр.
-
20.12.2015
Кар сыннары әвәләү белән беррәттән, балалар белән чыршы бәйрәменә әзерлек эшләре дә бара. Тәрбиячеләр һәм музыка җитәкчесе Мәдинә Шәүкатовна һәр төркем балалары белән "Кар бөртекләре" биюләрен, чыршы әйләнәсендәге җырларны өйрәнәләр һәм әти-әниләргә сюрприз буласы тамашаны әзерлиләр.Тиздән, тагын берничә көннән чыршыда Яңа ел утлары кабынып, бәйрәмнәр гөрләп һәм имин үтәр дип ышанып калабыз.
-
19.12.2015
Сыннар ясыйбыз хыялланып.
-
12.12.2015
Кош исемнәрен дөрес әйтү hәм сөйләмдә дөрес куллануга ирешү, балаларның фикерләү сәләтен үстерү; тәрҗемә итү, җөмләләр төзү, ишетеп аңлау, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен камилләштерү, табигатькә сакчыл караш , туган телбездә матур сөйләшергә омтылыш тәрбияләү,кошларга ярдәм итү кирәклеген аңлату максатыннан балаларга бу атнаны бездә кошлаучы кошлар турында сөйләдек, күрсәтек, аңлаттык. Балалар бик теләп кошларга җимлекләр дә әзерләделәр, үзебезнең биләмәдәге агач, чыршыларга элделеәр аларны. Фоторәсемдә зурлар төркеме балалары җимлекләрен элергә әзерләнәләр.
-
10.12.2015
Нәниләребезне тирә-юнь белән таныштырып, кызыксынучанлыкларын арттыру, ана теленә мәхәббәт тәрбияләү эшен дәвам итеп, бүген иң кечкенәләр төркеме балалары бердәм эшчәнлектә курчак театры "Шалкан" әкиятен карадылар. Тәрбиячеләре Шагиева Ләйлә Раилевна.
-
логопед эшчәнлеге 09.12.2015
Бакчабыз ачылганнан бирле, биредә балалар белән логопед - Эльвира Раисовна эшли. Бу эшчәнлек өчен махсус бүлмә һәм шартлар, җиһазлар булдырылган. Эльвира Раисовна 4-6 яшьлек балалар белән шөгыльләнә, әти-әниләр белән дә даими консультацияләр үткәрә. Баланы дөрес итеп сөйләшергә, авазларны кимчелексез әйтергә өйрәтү, аның сүз байлыгын үстерү, сөйләмдә булган җитешсезлекләрне вакытында төзәтү – ата-ананың да, мөгаллимнәрнең дә мөһим бурычы. Чөнки сөйләм теленең дөрес формалашмавы бала өчен күп кыенлыклар тудыра. Телдәге кимчелек баланың акыл үсешен тоткарлый, сабый үз фикерен ачык һәм аңлаешлы итеп башкаларга җиткерә алмый. Мәктәп яшендә исә кыенлыклар арта гына: уку-язу күнекмәләре авырлык белән үзләштерелә, дуслары арасында үзен ким итеп тоя башлый һ.б. Әлеге кимчелекләр үзеннән-үзе юкка чыкмый, аларны киметү яки бетерү өчен махсус белгечләрнең – укытучы-логопедларның ярдәме кирәк.Тәҗрибәләр күрсәткәнчә, әгәр әти-әниләр вакытында сизеп алып, баланы белгеч янына алып килсәләр һәм максатчан эшләсәләр, кимчелекләрнең күпчелеген бетереп һәм төзәтеп була. Билгеле, бу эш вакыт һәм түземлек сорый. Логопедның турыдан-туры максаты – сөйләм телендә булган кимчелекләрне төзәтү, барлык авазларның да дөрес әйтелешенә ирешү, сүз байлыгын арттыру, грамматик категорияләрне дөрес кулланып, бәйләнешле сөйләм үстерү, укудагы һәм язудагы кимчелекләрне булдырмау яки коррекцияләү. Ләкин бер генә логопед та үз эшендә болар белән генә чикләнә алмый: ул комплекслы эш алып бара. Тел, сөйләм формалаштыру белән беррәттән, баланың хәтер күнекмәләрен, игътибарын, фикерләү һәм иҗади сәләтен, моторикасын үстерү өстендә даими эшли. Моннан тыш, логопед төзәтүгә авыр бирелә торган тотлыгу һәм дизартрия кебек диагнозлы балаларга артикуляция органнарына махсус массаж да ясый.
-
08.12.2015
"Бездә кышлаучы кошлар" темасы астында үтүче атна дәвамында балалар бик тырышып кышлаучы кошлар турында төрлечә өйрәнәләр. Әвәләүдә, рәсемдә, һәм башка бердәм эшчәнлекләрдә, режим вакытларында кошларга карата шигырләр өйрәнәләр, проектор ярдәмендә һәм саф һавага чыккач кошларны күзәтәләр, бер-берсеннән аермалы якларын табарга тырышалар.
Песнәк (Д. Гарифуллин)
Песнәк шакый тәрәзәдән,
Әйтер сүзе бар сыман.
Тышка чыксам, минем белән
Бергәләп уйнар сыман.