Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 6 «Балачак» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Вахитова, д. 24 |
| Телефон: | 8(84362)22320 |
| E-Mail: | Dsad6.Balachak@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №6 "Балачак" |
| Руководитель: | Халиуллина Гузель Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 2015 |
| У нас учатся: | 116 |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 6 «Балачак» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 121 122 123 124 ( 125 ) 126 127 128 129 130 >>
-
Бишек җыры 27.04.2016

Әдиби -музыкаль чара Г.Тукайның тормыш юлын тасвирлап, кызыклы сюжетлар, биюләр белән үрелеп барды. Икенче кечкенәләр төркеме кызлыры башкаруындагы "Бишек" җыры әти-әниләргә бик ошады.
-
Бала белән күбәләк 27.04.2016

Барыбызгы да таныш булган "Бала белән күбәләк" шигырен Мәликә белән Регина сөйләп, кызлар чәчәкләр һәм күбәләкләр биюен башкардылар.
-
Г.ТУКАЙ безнең күңелләрдә 26.04.2016

Г.Тукай тууына 130 еллыгын билгеләп үтү уңаеннан оештырылган чарада безнең "Балачак" балалар бакчасының зурлар төркеме балалары "Шүрәлеләр" биюен башкардылар. Музыка җитәкчесе Мәдинә Шаукатовна куйган биюне тамашачы яратып кабул итте.
-
Тукай - сүнмәс йолдыз ул. 26.04.2016

Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген.
Нәрсәдән бу? — Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
Бер мөкаддәс хис белән һәрбер кеше хәйран бүген;
Уйный сазым да минем бәйрәм көен: бәйрәм бүген!
Бүген, Саба мәдәният йортында Абрар Каримуллин исемендәге китапханә хезмәткәрләре Г.Тукайга багышланган әдәби-музыкаль чара оештырдылар. Килә керешкә үк балаларны Су анасы, Шүрәле белән Былтыр, Кәҗә белән Сарык персонажлары каршы алды. Сәхнәдә һәр балалар бакчасы, мәктәп балалары бик матур чыгышлар ясадылар, ә соңыннан чара, барлык тамачачы һәм катнашучы башкаруында "Туган тел" җырын башкарып тәмамланды.
-
ТӘРӘЗ ТӨБЕМ - ЯШЕЛ БАКЧА! 19.04.2016

Бакчабызда тәрәз яннары яшеллеккә күмелде. Март аенда ук барлык хезмәткәрләр һәм балалар бергәләшеп утырткан чәчәк орлыклары бүген безне уңышлы тишелеп чыгулары белән куандыра. Әлеге күңелле чараны төркемнәр арасында 15марттан -15 апрелга кадәр бәйге буларак оештырдык. Төркем тәрбиячеләре балалар һәм әти-әниләр белән актив мавыгып берсеннән - берсен уздырып төркемнәрендә гөлбакча ясадылар. Беренче кечкенәләр төркеме әти-әниләре аеруча да фантазияле - алар үсентеләрдән композицияләр ясап алып килделәр.
-
ТӘРӘЗ ТӨБЕМ - ЯШЕЛ БАКЧА! 19.04.2016

Бакчабыз яшеллеккә күмелде. Тәрбиячеләр чәчәкләрне матур һәм әкияти композияцияләр ясап утырттылар. Барлык фотолар сайтыбызның МЕДИАТЕКА бүлегендә.
-
САБА КИТАПХАНӘСЕНДӘ КУНАКТА 14.04.2016

Бүген, без балалар белән Сабаның Әбрар Кәримуллин исемендәге китапханәсендә кунакта булып Г. Тукайның иҗатына багышланган бик матур чарада катнаштык. Саба китапханәчеләре безне игътибар белән, бик әзерләнеп каршы алдылар. Балалар өчен, олы әдипнең әсәрләрендәге геройлар булып киенеп бик бай эчтәлекле күңелле әдәби- музыкаль векторина үткәрде алар. Әкияти геройлар Сарык белән Кәҗә, Шүрәле балаларны Тукай әсәрләренә җәлеп иттеләр, тагын бер кат язучының иҗатына таяндылар. Балаларыбыз да чарада актив булдылар, өйрәнеп килгән шигырьләрен сөйләделәр. Без Саба китапханәсе хезмәткәрләренә әлеге чара һәм балаларны куандырып әзерләгән бүләкләренә олы рәхмәтебезне белдерәбез, иҗади уңышлар теләп калабыз!!!
-
Г.ТУКАЙ - безнең күңелләрдә 14.04.2016

Саба китапханәсендәге әдәби-музыкаль чара балаларга таныш булган әкияти геройларның маҗаралары, кызыклы сораулары, татарча мультфильмнар карау белән үрелеп барды. Әлеге чара макаты: балаларны татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай турындагы белемнәрен киңәйтүне дәвам иттерү. Шагыйребезнең әкиятләре, шигырьләре һәм җыр-бию аша кешелеклелек, шәфкатьлелек сыйфатлары, туган телебезгә олы ихтирам хисе тәрбияләү. Ялганламаска, җәнлекләрне, табигатьне яратырга өйрәтү, аларны рәнҗетергә ярамавын сабыйлар күңеленә сеңдерү.
-
Сыерчыклар кайты 13.04.2016

Өй түрендә бакчада,
Талчыбык куначада
Сыечык канат кага –
Яз килүгә шатлана…Нихаять, без түземсезлек белән көткән кунакларыбыз- сыерчыклар кайтты. Алар матур итеп парлашып ояларга инде урнаша да башладылар. Сайларга да күп - барлыгы 14 оя! Балалар белән саф һавага чыккач без кошларны күзәтәбез, ә сайраулары....күңелләрне тагын да күтәрә, көне буена яхшы кәеф өсти.…Чут-чут итеп сайравы–
Анын оя сайлавы.
Кем ясаган ояны –
Сыерчык белә аны.
-
Тренировочная эвакуация детей и сотрудников ДОУ 13.04.2016

Одной из главных задач дошкольного образовательного учреждения является обеспечение безопасности всех участников образовательного процесса. С целью дальнейшей отработки действий при угрозе и возникновении пожара по утвержденному плану «Об обеспечении пожарной безопасности в весеннее-летний период 2016 года» в МБДОУ Сабинский детский сад №6 «Балачак» п.г.т. Б.Сабы на днях проведена учебная тренировка по эвакуации воспитанников и работников из здания МБДОУ. С сотрудниками ДОУ заранее был проведен инструктаж о порядке действия при возникновении пожара. С детьми была проведена беседа: «Как нужно вести себя в случае возникновения пожара». Целью практического занятия была отработка навыков и слаженности действий сотрудников учреждения и воспитанников во время эвакуации в случае возникновения пожара. Персонал детского сада по сигналу тревоги обеспечил четкую, без паники и суеты, быструю эвакуацию из здания, согласно схеме эвакуации. Все действовали оперативно и грамотно, дети закрепили знания о действиях при возникновении чрезвычайной ситуации. Эвакуация прошла быстро – 2 минуты 57 секунд – от начала подачи сигнала до сбора за территорией детского сада. Воспитатели групп по табелю посещаемости провели перекличку на месте сбора.











