Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 6 «Балачак» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Вахитова, д. 24 |
| Телефон: | 8(84362)22320 |
| E-Mail: | Dsad6.Balachak@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №6 "Балачак" |
| Руководитель: | Халиуллина Гузель Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 2015 |
| У нас учатся: | 116 |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 6 «Балачак» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 ( 127 ) 128 129 130 >>
-
ФОКУСЧЫЛАР БЕЗДӘ КУНАКТА 01.04.2016

Бер генә цирк тамашасы фокусчыларсыз булмый. Бүген бәйрәмдә дә алар зур аренабызны яулап алдылар. Серле таяклары белән фокусчылар (тәрбиячеләр Ахметшина А. Г., Низамиева Р.В.) су белән төрле тәҗрибәләр күрсәттеләр. Һәр эксперимент балаларда су һәм аның үзенчәлекләре турында күзаллау булдыру, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәп, тәҗрибәләр уздырып, балаларда теләк тәрбияләү, кызыксынучанлыкларын үстерү максатыннан үткәрелде.
-
КҮҢЕЛЛЕ ИРТӘ БЕЗДӘ 01.04.2016

Иртә таңнан ук Бим белән Бом (музыка җитәкчесе Сафина М.Ш., физрук. Закирзянова А.Р.) әти-әниләрне һәм балаларны шаян мәзәкләр, шаяртулар, күңелле көйләр белән каршы алдылар. Балалар да әзерләнгәннәр: төрле маскарад күзлекләр, париклар, бантиклар, түгәрәк клоун борыннарын һәм башка кызыклы башлыклар киеп килгәннәр. Иртә таңнан башланган яхшы кәеф көне буена җиткәндер дигән теләктә калабыз!
1 апрель фотоларын МЕДИАТЕКА бүлегендә карый аласыз
-
Су яшәү чыганагы. 31.03.2016

Балаларга табигатьтә су, аның үсемлекләр, хайваннар, кешеләр тормышындагы ролен аңлату, балаларның күзаллауларын, мөстәкыйль фикер йөртә белү сәләтен үстерү, табигатькә, яшәү чыганагы булган суга, су байлыкларына карата сакчыл караш тәрбияләү, гади тәҗрибә һәм уеннар аша балаларның су үзенчәлекләре турындагы белемнәрен тирәнәйтү максатыннан бу атна "Су яшәү чыгынагы" темасы астында үтте. 28 -31 март көннәрендә 1 нче кечкенәләр төркеме балалары тәрбияче апалары Багавиева Гөлия Ринатовна белән яшеллек почмагында аеруча еш булдылыр.Су безнең яшәеш өчен иң кирәк чыганакларның берсе икәнлеген белеп, табигать үзенчәлекләрен өйрәнергә тырышты алар.
Гөлләргә дә су кирәк,
Аккошларга су кирәк,
Хәтта аквариумдагы
Балыкларга да
Су җиткерергә кирәк!
-
БЕЗНЕҢ ТУРЫНДА РЕСПУБЛИКА МАТБУГАТЫНДА ЯЗАЛАР 31.03.2016

"ИРЕК МӘЙДАНЫ" газетасының бүгенге санында безнең бакчабыз турында язып чыктылар. Анда, әти-әниләр ярдәме белән ясалган сыерчык оялары кую турында бик матур мәкалә бастырылган. Күркәм эшләребезне якташлар гына түгел, ә республикада да күрәләр икән. Бу чарага битараф калмаган "Ирек МӘЙДАНЫ" редакциясенә, актив һәм тырыш әти-әниләребезгә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар теләп калабыз!
-
Педагогик киңәшмә 30.03.2016

Бүген, "Балачак" балалар бакчасы педагоглары катнашында чираттагы “Балалар бакчасы һәм гаиләнең хезмәттәшлеген арттыру, балалар бакчасының гаилә белән эшчәнлегендә инновацион алымнар куллануны дәвам итү” темасы астында педагогик киңәшмә үткәрелде. Киңәшмәдә шулай ук, тәрбияче Хуснуллина М.А. "Бакча һәм гаиләнең хезмәттәшлеге" темасына чыгыш ясады, өлкән тәрбияче Вафина Л.И. 21-26 нчы мартта узган тематик күзәтүгә йомгак ясап, алда куелган бурычларны ассызыклап китте.
-
Су яшәү чыганагы. 28.03.2016

Ясле төркеме балалары тәрбиче апалары Шагиева Л.Р. белән бу атнаны суның үзенчәлекләрен өйрәнүдән башладылар. Аларга кунакка Алсу исемле курчак килгән иде, балалар тәрбияче ярдәмендә аңа кул юу тәртибен өйрәттеләр. Балалар бит һәм кул юу процессында бик актив катнаштылар, җиңнәрен сызганып, рәхәтләнеп булыштылар. Нәниләр Алсуны кабат кунакка чакырып озаттылар.
-
НӘҮРҮЗ МӨБАРӘКБАД! 25.03.2016

Ач ишегең, керәбез,
Нәүрүз әйтә киләбез,
Хәер-дога кылабыз,
Аш-сый көтеп торабыз,
Нәүрүз мөбарәкбад.
Нәүрүз... Бу исем безгә ят та, таныш та. Нәүрүз - борыңгы әби-бабаларыбыз үткәргән язны каршылау бәйрәме ул. Без бүген Бакчабызда язны - Нәүрүзбикәне каршы алу бәйрәменә җыелдык. Бәйрәмдә халкыбызның дәртле җырларын, борыңгы такмакларын ишеттек, җырлы-биюле уеннарын уйнап, балалар да әти-әниләр дә дәртләнеп биедек. Бәйрәм тамашасы, тәрбиячләр Ахметшина А.Г., Гиззатуллина А.А. һәм музыка җитәкчесе Сафина М.Ш. алып баруында бик матур үтте. Бәйрәмгә килгән Хуҗа Насретдин (Гарипова Л.) балаларны төрле татар милли уеннарын уйнатты, ә бәйрәм символлары - кара каргалар Нәүрүзбикәне ( Закирзянова А.Р) алып килделәр. Чараның кульминациясе "карга боткасы"ннан авыз итүдә булды. Әти- әниләр дә балалар белән бергә бәйрәм сыеннан авыз иттеләр. Хөрмәтле әти-әниләр, балалар, хезмәттәшләр! Сезне халкыбызның иң изге йолаларының берсе – “Язгы яңа ел - Нәүрүз бәйрәме белән котлыйбыз”. Саулык-сәламәтлек, бәхет, уңышлар телибез. Барлык өметләрегез дә чыңга ашсын! Язгы Яңа ел котлы булсын!
-
НӘҮРҮЗ МӨБАРӘКБАД! 25.03.2016

Бәйрәм төрле милли уеннар белән барды.Балаларга да әти-әниләргә дә алар бик ошады, аеруча аркан аша сикерү уенында һәркем катнашып үзен сынады.
-
НӘҮРҮЗ МӨБАРӘКБАД! 25.03.2016

Кояш чык, чык!
Тәти кашык базарда,
Ботка пешәр казанда.
Батыр карны елак ит,
Җылың белән кунак ит.
Нәүрүз бәйрәме тәмле, майлы "карга ботка"сыннан башка күз алдына китереп булмый. Урамдагы сый хөрмәт аеруча да тәмле була ул!
-
Тематический контроль 24.03.2016

На этой неделе с 21-26 марта в МБДОУ «Балачак» был проведен тематический контроль во второй младшей группе на тему «Состояние работы по речевому развитию детей в ДОУ», основной целью которого явилось изучение состояния воспитательно – образовательной работы в процессе организации речевой активности у детей дошкольного возраста. В ходе тематического контроля были реализованы задачи: Оценить знания педагогов по методике речевого развития детей дошкольного возраста. Проанализировать уровень планирования работы. Оценить условия для речевого развития дошкольников. Установить взаимосвязи работы воспитателей и узких специалистов. Проанализировать умение педагогов привлекать родителей к работе по речевому развитию. Оценить и выявить положительные и отрицательные тенденции в работе по речевому развитию воспитанников . В рамках тематического контроля прошли показы организованной образовательной деятельности во второй младшей группе (воспитатели - Гиззатуллина А.А.и Ахметшина А.Г.) Главной целью посещения организованной образовательной деятельности явилось изучение уровня развития связной монологической речи, формирования звуковой культуры речи, выявлении методов и приёмов работы с детьми. По итогам тематической проверки 29 марта 2016 г. пройдёт педагогический совет «Речевое развитие детей в детском саду»..











