Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 6 «Балачак» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Вахитова, д. 24 |
| Телефон: | 8(84362)22320 |
| E-Mail: | Dsad6.Balachak@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №6 "Балачак" |
| Руководитель: | Халиуллина Гузель Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 2015 |
| У нас учатся: | 116 |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 6 «Балачак» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << ( 121 ) 122 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Милли уеннарыбыз 27.06.2016

Уеннар-халык ижат жимеше ул. Алар һәрвакыт халыкнын үткән заманнардагы көнкүрешен, тормышын чагылдыралар. Бик борынгы заманнарда яшәгән әби-бабаларыбызның тормыш-көнкүреше уеннарга әйләнеп, безнең заманнарга килеп җиткән. Әлеге уеннарны без балалар бакчасында да яратып уйныйбыз. Мэсэлэн, "Буяу салыш", "Гөлбану", "Йөзек салыш", "Ак калач" уеннары балаларның уйлау сәләтен, физик һәм акыл үсеше өчен бик кирәк. Рәсемдә, икенче кечкенәләр төркеме балалары тәрбияче Гиззатуллина А.А. бүгенге халык уеннарын уйнаган вакытлары.
-
Чишмәгә экскурсия 23.06.2016

Мәктәпәчә яшьтәге балаларны туган ягы, туган төбәге белән, аның тарихы, табигате белән таныштыру, туган илгә карата мәхәббәт тәрбияләү без өлкәннәрнең төп бурычы. Шушы уңайдан беренче, икенче кечкенәләр һәм зурлар төркеме балалары тәрбияче апалары белән чишмәгә экскурсиягә бардылар. Чишмәнең килеп чыгу тарихы, аның исеме белән таншытылар, чишмә суы җир астыннан чыгуын,аның чиста, саф, үтәкүренмәле, салкын булуын күзәттеләр. Чишмәнең суы мул булуын, аның тирәсен һәрдаим чистартып, тазартып торырга кирәклегенә төшенделәр, тирә- юньдә булган чүп-чарларны җыйдылар. Кечкенә генә чишмәләрнең зур елагаларга, елагаларның диңгезләргә, диңгезләрнең океаннарга барып тоташулары балаларга җиткерелде. Әйләнә-тирәбезнең гүзәллеген, матурлыгын, чисталыгын саклауга кешеләр үзләре җаваплы булуы аңлатылды.
-
Без-нәни артистлар. 16.06.2016

15 июнь көнне 1 нче кечкенәләр төркеме А.Алишның “Сертотмас Үрдәк” әкиятен караганнан соң, әкият геройлары белән якыннан таныштылар. Балалар курчакларны хәрәкәтләндерү, ширма артында тоту күнекмәләренә өйрәнделәр.
-
Кызыклы сәяхәт 16.06.2016

Бүген, 16 июнь көнне 1 нче кечкенәләр төркеме балалары тәрбияче Багавиева Г.Р. белән «Мавыктыргыч матурлыкка сәяхәт” дигән темага район электр челтәре оешмасына экскурсия ясадылар. Сәяхәт оешманың капка алдындагы матур фонтан белән башланып китте һәм оешманың биләмәсендә дәвам итте. Балаларны электр челтәре хезмәткәре кранчы Нуруллла абый каршы алды, ул балалар бик матур итеп әңгәмә уздырды, барысын да аңлатырга тырышты, иң мөһиме элетр челтәрендәге саклану чаралары турында тәфсиллләп сөйләде. Безнең сәяхәтчеләрне оешма коллективы бик җылы каршы алды. Аларга бик зур рәхмәт!.
-
Лего белән уйнау күзаллауны арттыра 14.06.2016

Иң кечкенәләр төркеме балалары леголар белән төркемдә генә уйнап калмыйлар, ә һәрдаим робототехника кабинетына кереп, зур һәм йомшак модульләр, леголар белән бик теләп уйныйлар. Балалар, берсеннән-берсен уздырып, төрледән-төрле төзелешләр төзиләр: өйләр,машина өчен гараж, коймалар,башнялар... Балалар леголар белән уйнап кулларның моторикасын, күзаллауларын, уйлау сәләтләрен үстерәләр. Балалар төркемгә зур кәнагатләну хисләре белән кайталар.
-
10.06.2016

9 июнь көнне 1 нче кечкенәләр төркеме ”Табигатьнең зур китабы” дигән темага саф һавада экологик экскурсия ясадылар. Балалар бик кызыксынып агачларны, бөҗәкләрне күзәттеләр, кошлар сайравын тыңладылар, чүпләрне җыйдылар. Экскурсия балаларга бик ошады. (Тәрбияче Багавиева Г.Р.)
-
Компьютер мавыктыра 10.06.2016

Бүген компьютер – телевизор һәм телефон кебек үк гадәти әйбер. “Бала һәм компьютер” сүзтезмәсе дә инде берәүне дә шаккаттырмый. Киресенчә, балалар аны тизрәк үзләштерә, мәктәпкә барганчы ук компьютер белән “дуслаша”. Компьютер баланың акыл үсешенә ярдәм итә, хәтерен һәм игътибарын яхшырта. Шуның өчен безнең балалар бакчасында атнага 2 тапкыр зурлар төркеме балалары тәрбияче Низамиева Рәзилә Вазиховна белән компьютер кабинетында Power Point программасында төрле рәсемнәр ясыйлар, төрле презентацияләр ярдәмендә авазлар өйрәнүдә, математика буенча белемнәребезне тикшергәндә кулланалар .Әлеге шөгыльләр балаларга бик ошый.
-
“Табигатьнең яшь сакчылары - Эколятлар бәйрәме” 09.06.2016

Саба районының мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләрендә 2 нче – 11 нче июнь көннәрендә Дөньякүләм тирә - юньне саклау һәм эколог көненә багышланган зур чаралар үткәрелә. Шул нияттән, бүген, Байлар Сабасының 6 нчы номерлы “Балачак” балалар бакчасы биләмәсендә, Сабаның мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләрендә тәрбияләнүче зурлар төркеме балалары җыйналып, үзләренең чын эколог булып үсүләрен күрсәттеләр. Әлеге “Табигатьнең яшь сакчылары -Эколятлар бәйрәме” чарасы табигатьне саклау социаль-белем бирү проекты "Эколята – Дошколята" кысаларында үткәрелде.
-
“Табигатьнең яшь сакчылары - Эколятлар бәйрәме” 09.06.2016

Чара бик күңелле, төрле уеннар, викториналар белән үрелеп барды. Бәйрәмгә килгән әкияти геройлар – Чыршыкай, Шаянкай, Акыллыкай, Тынычкай, Шүрәле, Каенкай – барысы да балаларны төрле кызыклы биремнәрдә сынадылар: балалар чүпләрне аерып җыйдылар, табигать турында табышмакларга җавап бирделәр, сайрауны тыңлап кошларның исемнәрен атадылар һәм башкалар. Бәйрәмдә Байлар Сабасының һәр балалар бакчасы музыка җитәкчеләре балаларның күңелләрен ачтылар, биеттеләр, җырлаттылар, бирем үтәгән саен кызыклы музыкаль тәнәфес ясадылар. Күңелле тамашадан соң бәйрәмнең кульминацион өлеше – яшь экологларның антын әйтеп, гимн җырлап “эколята-дошколята”га багышлау тантанасы булды. Әлеге чара балалар күңелендә эле озак сакланыр һәм алар табигатьнең чын сакчылары булырлар дигән теләктә калабыз!
-
Чәчәкләр көне 09.06.2016

7 июнь көнне, 1 нче кечкенәләр төркеме балалары (тәрбияче Багавиева Гөлия Ринатовна) “Чәчәкләр көне” үткәрделәр. Балалар төсле кәгазьләрдән чәчәкләр ясадылар. Менә шундый чәчәкле матур алан килеп чыкты.
Чәчәкләрем ал гына,
Ал гына да бал гына,
Аңкып тора хуш исе,
Нинди матур хуш исле.











