Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 6 «Балачак» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Вахитова, д. 24 |
| Телефон: | 8(84362)22320 |
| E-Mail: | Dsad6.Balachak@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №6 "Балачак" |
| Руководитель: | Халиуллина Гузель Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 2015 |
| У нас учатся: | 116 |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 6 «Балачак» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 121 122 123 ( 124 ) 125 126 127 128 129 130 >>
-
Җиңү парады 10.05.2016

Җиңү килде җирне нурга күмеп
Шатлык белән күзне чылатып.
Килде ул көн — горур күкрәкләрдә
Орден-медальләрне чыңлатып.
Сабада Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган парад һәм бәйрәм демонстрациясе үтте. Безнең коллектив бердәм булып әлеге олы чарада тәүге тапкыр катнашып, шарлар, чәчәкләр тотып чыкты.
-
КӨТЕП АЛГАН ҖИҢҮ КӨНЕ! 06.05.2016

9 нчы май... Җиңү көне... Бу сүзләрнең төгәл эчтәлеген, тулы мәгънәсен, чын җиңү хисен бүгенге көндә бары тик шул сугышта катнашкан ветераннарыбыз һәм сугыш ачысын тойган әби-бабайларыбыз гына беләдер, ләкин яшь буынга тынычлык бәхетен, батырларыбызны онытырга ярамаганлыгын төшендерү безнең төп бурычыбыз булып тора!
-
КӨТЕП АЛГАН ҖИҢҮ КӨНЕ! 06.05.2016

Бәйрәмебез традицион рәвештә батырларыбызны искә алып, аларга 1 минутлык тынлык игълан итеп, патриотик җырлар һәм шигырьләр белән үрелеп барды. Кызлар башкаруында "Синий платочек" җырына куелган бию сугыш чорындагы мизгелләрне күзалларга ярдәм итте.
-
БЕЗ ТЫНЫЧЛЫК ТЕЛИБЕЗ! 06.05.2016

Җиңү бәйрәмендә без һәрвакыт халкыбызның дошманны җиңүгә этәргеч биргән гүзәл сыйфатларын исебезгә төшерәбез. Ул - сабырлык, кыюлык, батырлык, ныклык, Ватанга булган мәхәббәт һәм тугрылык. Бу көн һәрберебез өчен бик кадерле һәм безнең бурыч яшь буынга тынычлыкның мөһимлеген төшендереп үстерү. Әлеге максат белән без "Балачак" балалар бакчасында БӨЕК ҖИҢҮ көнен тантаналы рәвештә билгеләп үттек. Уртанчылар - мәктәпкә әзерлек төркеме балалары нәниләргә, бакча хезмәткәрләренә бәйрәм уңаеннан зур концерт әзерләделәр. Җырлы-биюле патриотик чараны "Һәрвакыт булсын кояш!" җыры белән тәмамлаганнан соң балалр белән бергәләшеп урамга чыгып, тынычлык билгесе шарларны кояшлы күккә очырдык. Бу символик гамәлебез балалар күңелләрендә озакка уелып калыр һәм алар туган яктагы тынычлыкның кадерен белеп үсәрләр дигән өметтә калабыз!
-
Без бәйрәмгә әзер! 05.05.2016

Җиңү көне уңаеннан бакчабызда зур әзерлек эшләре барды. Уртанчылар-мәктәпкә әзерлек төркеме балалары музыка җитәкчесе Мәдинә Шәүкатовна белән чәчәкләр һәм тынычлык билгесе- күгәрченнәр ясадылар.
-
Саба ипподромына сәяхәт 29.04.2016

Бүген, икенче кечкенәләр һәм уртанчылар-мәктәпкә әзерлек төркеме балалары бик дулкынландыргыч мизгелләр кичерделәр, чөнки без Саба ипподромында булып, чабышкы атларны күзәттек. Атлар барысы да бик зифа һәм матур, аларны тәрбияләүчеләр арасында безнең бакчага йөрүче балаларның әти-әниләре дә бар. Игнатова Кира Николаевна, мәсәлән, ипподромда инструктор булып эшли. Ул һәр атның холкын белеп, аларны бик яратып тәрбияли, шуңа да һәрберсе турында бик кызыклы итеп сөйләде. Бу сәяхәт балаларга бик мавыктыргыч булды, беренчедән алар атлар тормышы белән һәм аларны караучы һөнәре белән таныштылар, үзара дустанә аралашып, бердәмлек хисе тәрбияләнде.
-
УРМАН - ЗУР БАЙЛЫК! 29.04.2016

Бүген көнебезне сәяхәтләргә багышладык. Иртәнге яктагы бердәм эшчәнлекләрне үткәргәннән соң, зур автобуска утырып, балалар белән Сабаның Бөрә урманына юл тоттык. Табигать почмагына баруыбыз юкка түгел, бу атна тематик план буенча "Урман-зур байлык" исеме астында булды. Шуңа да, сәяхәтебез, табигатьнең кеше тормышындагы әһәмиятен күрсәтү, табигатькә аңлы ,сакчыл караш, экологик культура тәрбияләү, күзәтүчәнлекне,үз фикереңне әйтә белү, чагыштыру күнекмәләрен үстерү максатында үтте. Бөрә буенда балалар белән язның килү билгеләрен, агачларның үзгәрүен,аларда бөреләрнең уянуын, язгы чәчәкләрне күзәттек.
-
Саба ипподромына сәяхәт 29.04.2016

Ипподромда бик кызыклы. Атлар үзләренең зифалыгы, матурлыгы, көчлелеге белән балаларны гына түгел, ә безне дә таң калдырды. Бүгенге сәяхәтебез барыбызга да позитив, яхшы кичерешләр бүләк итте.
-
Без чисталык өчен! 28.04.2016

Бакчабыз бик матур урында, Сабаның иң югарылыгында урнашкан. Биредә бакчабызны зифа буйлы агачлар уратып алган һәм тирә ягыбызны чисталыкта тоту - безнең мөһим бурычыбыз булып тора. Шушы көннәрдә без коллектив белән биләмә янындагы юл кырыйларын чүптән арындырдык.
-
Гомуми ата-аналар җыелышы. 27.04.2016

Бакчабызда гомуми ата-аналар җыелышы Г.Тукайның 130 еллыгын билгеләгән көннәргә туры килүе очраклы гына түгел. Балалар һәм бакча хезмәткәрләре әдипнең туган көне уңаеннан әти-әниләр өчен әдәби-музыкаль чара әзерләдек. Әкияти геройлар чыгышларыннан соң, бакча мөдире "Балачак"ның бүгенге тормышы һәм алда күздә тотылган эшләр хакында сөйләде, яз айларында башкарасы эшләрне әйтеп чыкты.











