Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 6 «Балачак» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Вахитова, д. 24 |
Телефон: | 8(84362)2-23-20 |
E-Mail: | Dsadbalachak.San2tatar.ru, dsad6-balachak@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №6 "Балачак" |
Руководитель: | Халитова Флюзия Рафаиловна |
Год основания учреждения: | 2015 |
У нас учатся: | 116 |
У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 6 «Балачак» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 119 ( 120 ) >>
-
НӘНИ ЙОЛДЫЗЛАРЫБЫЗ БАЛКЫДЫ 08.04.2016
Бүген, Шәүкәт Биктимиров исемендәге мәдәният йортында Б.Сабасының 6 балалар бакчасы балалары зур концерт куйдылар. "Нәни йолдызлар" дип исемләнгән әлеге чарада безнең бакча балалары да 5 номер белән чыгыш ясадылар. Концерт безнең уртанчылар-зурлар төркеме балалары башкаруында инглиз телендә "HELLO" җыры белән башланып китте.
-
НӘНИ ЙОЛДЫЗЛАРЫБЫЗ БАЛКЫДЫ 08.04.2016
Сәхнәдә икенче кечкенәләр төркеме кызлары да бүген йолдызлар булып балкыдылар. Бик кечкенә генә булсалар да алар башкаруындагы "МАТРЕШКАЛАР" җырын тамашачы бик җылы кабул итте.
-
НӘНИ ЙОЛДЫЗЛАРЫБЫЗ БАЛКЫДЫ 08.04.2016
Зурлар төркеме малайлары башкаруындагы "ПОВАРЯТА" биюе дә тамашачыга хуш килде. Әйтергә кирәк, Һәр номерда балаларыбыз матур киемнәр белән чыктылар. Рус һәм татар киемнәре бакчабызда булса да, " Hello" җырына һәм "Поварята" биюенә бакча хезмәткәрләре матур костюмнар тектек. Әлеге концертта катнашкан балаларыбызның әти-әниләренә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез, киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз!
-
"Куркынычсызлык. Уттан саклан" 06.04.2016
"Куркынычсызлык. Уттан саклан" дип аталган атналык кысаларында 1 нче кечкенәләр төркемендә үткәрелгән шөгыльләрдә куркыныч тудырырга мөмкин урыннар, кешеләр, әйберләр, янгын куркынычы турында әңгәмәләр, аңлату эшләре алып барылды. Тәрбияче Хөснуллина М.А. балаларга янгын чыгу сәбәпләрен, ут-күз чыкмасын өчен үтәлергә тиешле кагыйдәләрне аңлатты.
-
ЯНГЫН СҮНДЕРҮЧЕ БЕЗДӘ КУНАКТА 06.04.2016
Балаларның утка табигый тартылуы ата-аналар һәм тәрбиячеләрнең күз уңаеннан ычкындырылмаска тиеш. Нәкъ менә алар беренче булып сабыйларга утның куркыныч көч булуы, саксыз кулланганда коточкыч фаҗигаләргә китерүе хакында сөйләргә тиеш. Шуңа күрә дә, әти-әниләр белән эшне дәвам итеп, атналык темага багышлап без бүген Сабаның МЧС бүлегендә эшләүче Данис Салахивны чакырдык. Янгын сүндерүченең кызы да икенче кечкенәләр төркемендә йөри. Ул балаларга җентекләп куркынчсызлык кагыйдләрен аңлатты, янгын чыгу сәбәпләрен һәм аларны булдырмау хакында сөйләде. Шулай ук, кунагыбыз янгын сүндерү ысулларын да күрсәтте, презентация ярдәмендә аңлатты. Мәктәпкә барганчы ук бала янгынга каршы беренчел күнекмәләрне үзләштерергә, ут белән шаяруның куркыныч булуын аңларга һәм янгын чыкканда нәрсә эшләргә кирәк икәнен белергә тиеш. Бу очрашуга килгән Данис Салахиевка олы рәхмәтебезне җиткерәбез, эшендә иминлек телибез!
Очрашудан фотоларны сайтыбызның МЕДИАТЕКА бүлегендә карый аласыз
-
Янгын куркынычсызлыгы турында балаларга 04.04.2016
Янгынны сүндерүгә караганда, кисәтү җиңелрәк икәнлеген һәркем белә. Кешегә шушы хакыйкатьне балачактан ук төшендерергә кирәк. Моңа тәрбиячеләр, ата-аналар, янгын сагы хезмәткәрләренең бердәм, тырыш хезмәте нәтиҗәсендә генә ирешергә мөмкин. Янгынга каршы кагыйдәнәр турында белемнәрне формалаштыру, янгын чыгу сәбәпләләрен балалар белән бергә аныклау максатыннан, бүген икенче кечкенәләр төркеме тәрбияче Ахметшина А.Г. белән янгын сүндерү кагыйдәләрен өйрәнделәр,
-
1 апрель - көлке көне 01.04.2016
1 апрель елның иң күңелле бәйрәме. Тәрбиячеләребез иртә яктан ук балаларыбызга яхшы кәеф бүләк итеп, көн дәвамында һәр төркемдә шатлыклыклы мөхит тудырырга тырыштылар. Ә кичке якта балаларның иҗади сәләтләрен ачу, тапкырлыкларын үстерү, күңелләрен ачу һәм сәламәтлекләрен ныгыту, барлык балаларның да активлыгын арттыру максатыннан зур чара үткәрдек. Музыка залын без цирк аренасына ошатып бизәдек. Чарада, иң элек "Су - яшәү чыганагы" атналыгына багышлап фокусчылар су белән төрле экспериментлар күрсәттеләр, балалар аларны һәр тәҗрибәгә шаккатып, ышанып кабул итте. Ә тамашага килгән Бим һәм Бом (музыка җитәкчесе Сафина М.Ш., хезмәткәр Каюмова А.) балалар белән төрле кызыклы уеннар оештырдылар, аларны көчтә, тизлектә, тапкырлыкта сынадылар. Тамаша азагында балалар рәхәтләнеп биеделәр, ә соңыннан бергәләшеп фотога төштеләр.
-
ФОКУСЧЫЛАР БЕЗДӘ КУНАКТА 01.04.2016
Бер генә цирк тамашасы фокусчыларсыз булмый. Бүген бәйрәмдә дә алар зур аренабызны яулап алдылар. Серле таяклары белән фокусчылар (тәрбиячеләр Ахметшина А. Г., Низамиева Р.В.) су белән төрле тәҗрибәләр күрсәттеләр. Һәр эксперимент балаларда су һәм аның үзенчәлекләре турында күзаллау булдыру, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәп, тәҗрибәләр уздырып, балаларда теләк тәрбияләү, кызыксынучанлыкларын үстерү максатыннан үткәрелде.
-
КҮҢЕЛЛЕ ИРТӘ БЕЗДӘ 01.04.2016
Иртә таңнан ук Бим белән Бом (музыка җитәкчесе Сафина М.Ш., физрук. Закирзянова А.Р.) әти-әниләрне һәм балаларны шаян мәзәкләр, шаяртулар, күңелле көйләр белән каршы алдылар. Балалар да әзерләнгәннәр: төрле маскарад күзлекләр, париклар, бантиклар, түгәрәк клоун борыннарын һәм башка кызыклы башлыклар киеп килгәннәр. Иртә таңнан башланган яхшы кәеф көне буена җиткәндер дигән теләктә калабыз!
1 апрель фотоларын МЕДИАТЕКА бүлегендә карый аласыз
-
Су яшәү чыганагы. 31.03.2016
Балаларга табигатьтә су, аның үсемлекләр, хайваннар, кешеләр тормышындагы ролен аңлату, балаларның күзаллауларын, мөстәкыйль фикер йөртә белү сәләтен үстерү, табигатькә, яшәү чыганагы булган суга, су байлыкларына карата сакчыл караш тәрбияләү, гади тәҗрибә һәм уеннар аша балаларның су үзенчәлекләре турындагы белемнәрен тирәнәйтү максатыннан бу атна "Су яшәү чыгынагы" темасы астында үтте. 28 -31 март көннәрендә 1 нче кечкенәләр төркеме балалары тәрбияче апалары Багавиева Гөлия Ринатовна белән яшеллек почмагында аеруча еш булдылыр.Су безнең яшәеш өчен иң кирәк чыганакларның берсе икәнлеген белеп, табигать үзенчәлекләрен өйрәнергә тырышты алар.
Гөлләргә дә су кирәк,
Аккошларга су кирәк,
Хәтта аквариумдагы
Балыкларга да
Су җиткерергә кирәк!