Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нижнешитцинская основная общеобразовательная школа" Сабинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422067,РТ, Сабинский район, с.Нижние Шитцы, ул. Тукая, 1а |
| Телефон: | +7(843)-624-64-24 |
| E-Mail: | Shitcy.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнешитцинская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметшин Ильнур Ирекович |
| Год основания учреждения: | 2002 |
| У нас учатся: | 51 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нижнешитцинская основная общеобразовательная школа" Сабинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 59 ( 60 ) >>
-
Помоги своей школе 28.06.2016

-
"Сулыкларда сак булыгыз!"
26.06.2016
Жәйге чорда укучыларның иминлеген саклау максатыннан, әти-әниләр белән "Сулыкларда сак булыгыз!" темасына сөйләшү узды. Җәйге каникулларны хәвефсез уздыру өчен юл йөрү, сулыкларда коену кагыйдәләрен, 71 нче Законны үтәү зарурлыгы әйтелде. Әти-әниләр "Памятка для родителей " белән таныштылар.
-
Cау бул, лагерь! 24.06.2016

Бүген "Ал җилкән" лагере үзенең эшен төгәлләде. Балалар кече Сабантуйда рәхәтләнеп уйнадылар, күңел ачтылар, ярышларда көч сынаштылар. Көннең икенче яртысында "Лагерьдә иң рәхәт көн" темасына фикер алыштылар, бер - берсенә, вожатый апаларынына теләкләр әйтеп, лагерь белән саубуллаштылар.
-
"Наркотикларсыз тормыш" акциясе 23.06.2016

Бүгенге көнебез "Наркотикларсыз тормыш" акциясенә багышланды.Китапханәдә "Наркотикларга юк,дибез!" темасына китап күргәзмәсе оештырылды, укучыларга зарарлы гадәтләр, аларның тәэсире, нәтиҗәләре турында аңлатылды. Укучылар үзләренең фикерләрен рәсемнәрдә күрсәттеләр.Төшке аштан соң укучылар "SаМоSтоятельные дети" республикакүләм проектына кушылып, флеш-моб биеделәр.
-
Хәтер вахтасы - "Свеча памяти" 22.06.2016

22 июнь - илебез тарихындагы фаҗигале көннәрнең берсе. Бөек Ватан сугышы башланган көн уңаеннан "Ал җилкән" лагерендә "Алар даны мәңгелек" дип исемләнгән тәрбия сәгате үтте. Аннан соң укучылар өчен "Тынычлык күгәрчене" дигән мастер-класс уздырылды. Соңыннан укучылар тыл ветераннарына куелган обелискка венок салдылар.
-
Лагерьнең унсигезенче көне 21.06.2016

Бүген "Ал җилкән" лагерендә ял итүчеләр МЧС хезмәткәре Ф.Салахиев белән очраштылар. Көннең икенче яртысында балалар болынга экскурсиягә бардылар, "Иң матур букет" конкурсында катнаштылар.
-
Лагерьнең уналтынчы көне 18.06.2016

"Ал җилкән" лагерендә ял итүче балалар бүген "Табигый материаллар белән эш" дигән мастер-класста катнаштылар, соңыннан һәр отряд үзе ясаган кул эшеннән "Үзебез тудырган могҗиза" исеме астында күргәзмә оештырды. Физика укытучысы Назмутдинов А.Р. үткәргән "Физикада кунакта" кызыклы тәҗрибәләр дәресе аларга аеруча ошады.
-
Лагерьнең унбишенче көне 17.06.2016

Лагерьдә ял итүчеләр иртәнге аштан соң "Кызыл китап ни сөйли?" дигән тәрбия минутында туган ягыбызда сирәк очрый торган үләннәр белән таныштылар. Аннары дару үләннәре җыярга бардылар. Көннең икенче яртысында "Сугыш урлаган балачак" темасы астында тыл ветераннары белән очрашу узды.
-
Лагерьнең ундүртенче көне
16.06.2016
Бүген укучыларыбыз иртәнге аштан соң КСК "Сабантуй" га һәм "Нарат" боз сараена экскурсиягә бардылар.
-
Лагерьнең унөченче көне 15.06.2016

Тәмле итеп иртәнге ашны ашаганнан соң укучылар юл йөрү кагыйдәләренә багышланган "Тылсымлы патшалык"ка сәяхәт иттеләр."Китап сөючеләр" бәйгесендә татар һәм рус әдәбияты дәресләрендә алган белемнәрен искә төшерделәр. "Дуслык" лагерена йөрүчеләр өчен исә бакчада эшләгәннән соң, волейбол ярышы үткәрелде.











