Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нижнешитцинская основная общеобразовательная школа" Сабинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422067,РТ, Сабинский район, с.Нижние Шитцы, ул. Тукая, 1а |
| Телефон: | +7(843)-624-64-24 |
| E-Mail: | Shitcy.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнешитцинская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметшин Ильнур Ирекович |
| Год основания учреждения: | 2002 |
| У нас учатся: | 51 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нижнешитцинская основная общеобразовательная школа" Сабинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 49 ( 50 ) >>
-
2017 ел - экология елы 22.04.2017

Табигатьне саклау -һәр кешенең изге бурычы ул. Безнең планетабыз бик нык пычранган, без зур бер чүплектә яшәгән кебек, ләкин халык әле моны аңлап бетерә алмый. Сулаган һавабызның, эчкән суыбызның, атлаган җиребезнең чисталыгы, сафлыгы - барысы да үзебезгә бәйле. Шуңа күрә тирә-як мохитебезгә карата битараф булмый, аны күркәм килеш киләчәк буыннарга да җиткерә алсак иде. Мәктәбебездә экология елына карата 5-9 сыйныф укучылары белән экологик дәрес һәм экологик диктантлар үткәрелде.
-
"Спортлы Татарстан" акциясе. 21.04.2017

Бүген мәктәбебездә 8 сыйныф укучылары арасында баскетбол, ә кечкенә укучыларыбыз, 1 сыйныфлар, арсында шахмат ярышы булды. Баскетбол ярышында дуслык җиңде, шахмат ярышында иң оста уйнаучылар булып, Файзрахманов Рамиль, Хабибуллина Зәлинә, Хидиятуллина Филсинәләр булдылар.Укучыларга уңышлар теләп калабыз!
-
"Тормышны саклыйк" акциясе. 20 - апрель Донорлар көне. 20.04.2017

Түбән Шытсу төп мәктәбендә Донорлар көне булып үтте. Бу көн, беренче чиратта, донорларның үзләренә - бөтенләй таныш булмаган кешеләрнең сәламәтлекләре һәм гомерләре өчен үзләренең каннарын риясыз бирүче кешеләргә багышланган. Бу көн шулай ук донорлар канын алучы һәм аны тикшерүче медицина хезмәткәрләренә багышланган. Бәйрәмне үткәрергә сәбәп булып тарихта иң мөһим вакыйга - 182 ел элек 1832 елның 20 апрелендә яшь петербург акушеры Андрей Вольфның каны киткән бала табучы хатынга кан җибәрүне беренче тапкыр уңышлы үткәрүе торган. Хатын-кызның гомере табибның дөрес эшләве һәм пациентканың иренең донорлар каны ярдәмендә коткарылган. Илебездә беренче уңышлы кан җибәрү истәлегенә 20 апрель Милли кан донорлары көне итеп игълан ителгән.
Әлеге бәйрәм көне җәмгыятьне кан хезмәтенә һәм Россиядә бушлай кан тапшыру проблемаларына игътибарны юнәлтүгә йөз тота, шулай ук донорларның бәһасез каннарын бүләк итүләре өчен рәхмәт белдерүгә сәбәп булып тора.
Бүген мәктәбебездә донорлар турында әңгәмәләр уздырдык. Башлангыч сыйныф укучылары белән рәсемнәр ясадык. -
"Информация үзәгендә" акциясе 19.04.2017

Бүген мәктәбебездә "Дәүләт хезмәте күрсәтү порталы - безнең ярдәмчебез" темасына әңгәмә үткәрелде һәм буклетлар яасп өләшенде.
-
"Тарихи Ватаныбызны саклыйк" акциясе 18.04.2017

Түбән Шытсу төп мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары "Туган якны өйрәнү" музеенда экскурсиядә булдылар. Алар анда тарихи ядкәрләр белән таныштылар.
-
География атналыгы. 17.04.2017

Бүген мәктәбебездә география атналыгы башланып китте. 5-7 нче сыйныф укучылары "Географик сукмак буйлап сәяхәт иттеләр". Тәнәфестә географик ребуслар чиштеләр һәм сорауларга җавап бирделәр.
-
"Сәләткә нур булган йолдызлар" әдәби конкурсы. 15.04.2017

«Сәләткә нур булган йолдызлар” әдәби конкурсы «Сәләт» оешмасы, Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф министрлыгы, Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы тарафыннан, «Ялкын», «Идел», «Салават күпере» журналлары белән берлектә оештырыла. Быел конкурска 262 гариза кабул ителгән. Шулар арасыннан 30 эш финалга үткән. Җиңүчеләр арасында Түбән Шытсу төп мәктәбеннән 7 сыйныф укучысы Габдрәкыйпова Камилә дә “Сәләт” йортында булып кайтты.Ул “Балалар әдәбияты” номинациясендә “Табигать һәм кеше “ исемендәге җиңүче дипломы белән бүләкләнде. Аңа киләчәктә уңышлар телибез!
-
Класс сәгатьләре. 15.04.2017

Бүген мәктәбебездә "Тормыш иминлеге нигезләре: хезмәтне саклау", "Җир көне", Җиде буыныңны беләсеңме" дигән темаларга класс сәгатьләре үтте.
-
Өмә. 15.04.2017

Кичә, 14.04.2017, мәктәбебездә дәресләрдән соң, территорияне кардан чистарту буенча өмә оештырылды.
-
Беренче Халыкара музыка уен кораллары фестивале “Этнофония” 15.04.2017

15 апрель көнне Түбән Шытсу төп мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Нургалиев Н. белән 6 нчы сыйныф укучысы Шарифуллин Р., җитәкчеләре Шарифуллин Илшат Габдрәфыйк улы белән берлектә,Казанда үткәрелгән "Этнофония" Беренче Халыкара музыка уен кораллары фестивалендә катнашып, III дәрәҗәдәге лауреат исеме алдылар. Укучыларыбызны котлыйбыз һәм киләчәктә уңышлар телибез!











