Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нижнешитцинская основная общеобразовательная школа" Сабинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422067,РТ, Сабинский район, с.Нижние Шитцы, ул. Тукая, 1а |
| Телефон: | +7(843)-624-64-24 |
| E-Mail: | Shitcy.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнешитцинская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметшин Ильнур Ирекович |
| Год основания учреждения: | 2002 |
| У нас учатся: | 51 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нижнешитцинская основная общеобразовательная школа" Сабинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 51 ) 52 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
"Кошлар кайта туган җиребезгә" 08.04.2017

Буген 2-3 нче сыйныф укучылары арасында "Кошлар кайта туган җиребезгә" дигән темага КВН үткәрелде. Укучылар үзләренең тапкырлыкларын, зирәклекләрен сынадылар. Сорауларга, табышмакларга җавап эзләделәр. Ахырда дуслык җиңде. Укучыларга алга таба да кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтүләрен теләп калабыз.
-
"Күңелле инглиз теле" 07.04.2017

6 нчы апрель көнне "Күңелле инглиз теле" түгәрәгендә укучылар "Без сәяхәт итәбез" дигән темага үзләренең проект әшләрен тэкъдим иттеләр. Алар проект эшләрендә кайсы илгә сәяхәт итәргә теләүләрен күрсәтеп, шул ил турында сөйләделәр. Бик актив катнашучылар 1 нчы сыйныфтан Багманова Фирүзә белән Файзрахманов Рамил, 3 нчы сыйныфтан Файзрахманова Камилә, Файзрахманова Рамилә, Шакирова Динәләр булдылар. Укучыларга алга таба да уңышлар теләп калабыз!
-
"Кошлар көне" 03.04.2017

3 нче апрель көнне Түбән Шытсу төп мәктәбе укучыларының "Кошлар көне" уңаеннан ясалган рәсемнәренә нәтиҗә ясалды. 1 урын 8 нче сыйныфтан Закизянова Гөлнарга, 2 урын 9 нчы сыйныфтан Галимова Йолдызга, Гамирова Лилианага, 7 нче сыйныфтан Габдракипова Камиләгә, 3 урын 7 нчы сыйныфтан Низамиев Дәнифкә, 8 нче сыйныфтан Багманова Илүзәгә, Хуҗина Эльвирага булды. Катнашкан барлык укучыларга да рәхмәтебезне белдерәбез һәм киләчәктә уңышлар телибез! Молодцы!
-
Көрәш. 27.03.2017

Түбән Шытсу төп мәктәбендә, моннан 19 ел элек көрәшче Мәгъсүм абый Фәйзиев истәлегенә үткәрелә башлаган, көрәш бәйгесе узды. Мәгъсүм абый Югары Шытсу авылы фермасында мөгезле эре терлек үстерүче генә түгел, ә районыбызның танылган көрәшчеләренең берсе иде. Егерме яшендә район Сабантуенда 18 көрәшчене егып батыр калган, көрәшчеләр әйтмешли, ялтыратып-чалтыратып салган. Бүгенге көрәш тә аның якты истәлегенә багышланган иде. Бәйгене ачып җибәрергә Саба районынаннан да кунаклар килде. Таһир Гаптрахман улы белән Ирек Рамазан улы балаларга үзләренең җылы сүзләрен җиткерделәр.
Көрәштә районыбызның бик күп кенә авылларыннан 2003-2006 нчы елгы балалар катнашты. Түбән Шытсу төп мәктәбеннән дә җиңүче укучылар булды. Әйтик мәсәлән, 3 нче сыйныф укучысы Хидиятуллин Гәдел 1 нче урын, бертуганнар Давлетшин Ильмаз (2 нче сыйныф) һәм Инсаф (6 нчы сыйныф) 2 нче урынга лаек булдылар.
Катнашкан укучыларны урын алулары белән котлыйбыз, аларга киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
"Дубая" ансамбле 13.03.2017

"Дубая" ансамбле "Без бергә" конкурсында чыгыш ясап 1 урынга лаек булды.
-
Юбилеең белән! 13.03.2017

Кадерле Мансура Назиповна!
Сине олы бәйрәмең- 55 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетлә озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын.
-
"Без бергә " конкурсы 10.03.2017

5нче сыйныф укучысы Шигабиева Алисә "Без бергә" конкурсының "Нәфис сүз" номинациясендә катнашып 3 урынга лаек булды.
-
ТНВ да кунакта. 07.03.2017

06 нчы март 2017 елны Тубән Шытсу төп мәктәбенең укучылары ТНВ да үткәрелә торган "Тамчы шоу" интеллектуаль уенында катнаштылар. Мәктәбебезнең "Хыял" командасы Тэтеш районының "Дуслык" командасына каршы көч сынаштылар һәм җиңү яуладылар. Укучыларны беренче урын алганнары белән котлыйбыз һәм аларга алга таба да уңышлар телибез!
-
Закрытие недели математики 04.03.2017

-
"Ягез әле кызлар!" 04.03.2017

4 март көнне педагог оештыручы Рамазанова Р.В. 3-5 сыйныф кызлары арасында "Ягез әле кызлар" уенын үткәрде. Ике командага бүленеп кызлар үзара ярыштылар. "Ләлә" командасы "Умырзаяларга" каршы. Җиңүче "Ләлә" командасы кызлары булды.











