Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нижнешитцинская основная общеобразовательная школа" Сабинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422067,РТ, Сабинский район, с.Нижние Шитцы, ул. Тукая, 1а |
Телефон: | +7(843)-624-64-24 |
E-Mail: | shitsysaba@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Нижнешитцинская ООШ" |
Руководитель: | Ахметшин Ильнур Ирекович |
Год основания учреждения: | 2002 |
У нас учатся: | 51 |
У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нижнешитцинская основная общеобразовательная школа" Сабинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 ( 56 ) 57 58 59 60 >>
-
Уңыш бөйрәме 24.09.2016
24 сентябрь көнне 2-4нче сыйныф укучылары белән Уңыш бәйрәме уздырылды. Укучылар өйләрендә төрле яшелчә, җиләк-җимешләрдән эшләнмәләр ясап килгәннәр. Аларга урыннар бирелде. Көз кызы да бәйрәмебезгә ямь өстәде. Ул укучыларны кызыклы уеннары белән сынады.
Бәйрәмебез барлык укучыларга да бик ошады. -
Җәйге спартакиада
23.09.2016
22 сентябрь көнне мәгариф хезмәткәрләренең җәйге Спартакиадасы булып узды. Мәгариф өлкәсендә эшләүчеләр төрле спорт уеннарында үз көчләрен сынадылар. Бездә актив катнаштык.
-
Олимпиадалар башланды 21.09.2016
19 сентябрь көнне укучыларның Бөтенроссия олимпиадаларының мәктәп турлары башланып китте. Укучыларыбызга уңышлар телик.
-
Профсоюз көне 20.09.201620 сентябрьдә профсоюз көненә багышлап Түбән Шытсу төп мәктәбендә сыйныф сәгатьләре үтте.8 сыйныфлар өчен “Хезмәт һәм яшәү рәвеше” темасына уздырылган чарада укучылар хезмәткә хокук,балигъ булмаган балаларның хезмәт гарантияләре,профсоюзларның тормыштагы роле турында сөйләштеләр.Укучылар, белемнәренә таянып,хезмәт турында синквейн төзеделәр, группаларга бүленеп, тормыш мәсьәләләрен чиштеләр,профсоюзларның хәзерге замандагы бурычларын ачыкладылар. Үткәрелгән чарадан укучылар канәгать калдылар.
-
Мәктәп Думасына спикер сайлау
18.09.2016
18 сентябрь көнне, Түбән Шытсу һәм Югары Шытсу сайлау участокларында, мәктәп Думасына спикер сайлаулары үткәрелде.Иң күп тавыш җыеп 8 сыйныф укучысы Багманова Илүзә спикер итеп сайланды.
-
Котлыйбыз! 17.09.2016Хөрмәтле Резеда Сабирҗановна !Бу тормышның озын юлларыннанАтладың да, һаман атладың;Кеше дигән, укытучы дигәнИсемеңне горур сакладың.Хезмәткәрләр күңелендә сиңа,Бары хөрмәт, рәхмәт хисләре;Гомереңнең зая узмаганынӘйтеп тора матур эшләрең.Кабул ит син безнең ихлас теләкләрне,Сәламәт бул, рухың һәрчак көчле булсын,Шатландырып, җилкендереп йөрәкләрнеКүңелеңдә бәхет хисе ташып торсын!
-
Корбан ашы 15.09.2016
-
"Җиңү җыры" конкурсы җиңүчеләре 14.09.2016Түбән Шытсу төп мәктәбе 8 сыйныф укучылары Гиниятова Зәлия һәм Әхтәмҗанова Алинәләр(җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мусина Җ.Х.) “Җиңү җыры” II төбәкара әдәби конкурсында катнашып, бәйгегә килгән 700 эштән “Хикәя” номинациясендә 11-14 яшьлек укучылар арасында призлы 3 урынга лаек булдылар.Аларның хикәяләре “Ялкын” журналында басылып чыкты. Җиңүчеләрне котлау тантанасы Казанда“Туган авыл” күңел ачу комплексында узды.Укучылар театр артистлары Фәнис Җиһанша,Хәлимә Искәндәрова,шагыйрә Флёра Тарханова,җырчы Мингол Галиев белән очраштылар, истәлекле бүләкләр,дипломнарга ия булдылар.Кызларга киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез.
-
Ата-аналар җыелышы 09.09.2016
Бүген мәктәбебездә 2016-2017 нче уку елының тәүге ата-аналар җыелышы үткәрелде. Җыелышта балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспектор Сибагатов А.А. балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чыгыш ясады, мәктәп директоры Хафизов А.Ф. узган уку елына нәтиҗәләр ясап, алда торган бурычларны билгеләп үтте. Түбән Шытсу авылы фельдшеры Саттарова Г.М. ГРИПП һәм ОРВИдан саклану чаралары турында файдалы мәгълүматлар җиткерде. Җыелыш ахырында һәр ата-ана укытучылар янына килеп, үзен кызыксындырган сорауга җавап таба алды. 9нчы сыйныф укучыларының әти-әниләренә исә төп дәүләт имтиханнарына әзерлек үзенчәлекләре аңлатылды.
-
Дару үләннәре җыю дәвам итә 09.09.2016