Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нижнешитцинская основная общеобразовательная школа" Сабинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422067,РТ, Сабинский район, с.Нижние Шитцы, ул. Тукая, 1а |
| Телефон: | +7(843)-624-64-24 |
| E-Mail: | Shitcy.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнешитцинская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметшин Ильнур Ирекович |
| Год основания учреждения: | 2002 |
| У нас учатся: | 51 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нижнешитцинская основная общеобразовательная школа" Сабинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 ( 59 ) 60 >>
-
Мәктәп Думасына спикер сайлау
18.09.2016
18 сентябрь көнне, Түбән Шытсу һәм Югары Шытсу сайлау участокларында, мәктәп Думасына спикер сайлаулары үткәрелде.Иң күп тавыш җыеп 8 сыйныф укучысы Багманова Илүзә спикер итеп сайланды.
-
Котлыйбыз! 17.09.2016
Хөрмәтле Резеда Сабирҗановна !Бу тормышның озын юлларыннанАтладың да, һаман атладың;Кеше дигән, укытучы дигәнИсемеңне горур сакладың.Хезмәткәрләр күңелендә сиңа,Бары хөрмәт, рәхмәт хисләре;Гомереңнең зая узмаганынӘйтеп тора матур эшләрең.Кабул ит син безнең ихлас теләкләрне,Сәламәт бул, рухың һәрчак көчле булсын,Шатландырып, җилкендереп йөрәкләрнеКүңелеңдә бәхет хисе ташып торсын! -
Корбан ашы 15.09.2016

-
"Җиңү җыры" конкурсы җиңүчеләре 14.09.2016
Түбән Шытсу төп мәктәбе 8 сыйныф укучылары Гиниятова Зәлия һәм Әхтәмҗанова Алинәләр(җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мусина Җ.Х.) “Җиңү җыры” II төбәкара әдәби конкурсында катнашып, бәйгегә килгән 700 эштән “Хикәя” номинациясендә 11-14 яшьлек укучылар арасында призлы 3 урынга лаек булдылар.Аларның хикәяләре “Ялкын” журналында басылып чыкты. Җиңүчеләрне котлау тантанасы Казанда“Туган авыл” күңел ачу комплексында узды.Укучылар театр артистлары Фәнис Җиһанша,Хәлимә Искәндәрова,шагыйрә Флёра Тарханова,җырчы Мингол Галиев белән очраштылар, истәлекле бүләкләр,дипломнарга ия булдылар.Кызларга киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез. -
Ата-аналар җыелышы 09.09.2016

Бүген мәктәбебездә 2016-2017 нче уку елының тәүге ата-аналар җыелышы үткәрелде. Җыелышта балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспектор Сибагатов А.А. балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чыгыш ясады, мәктәп директоры Хафизов А.Ф. узган уку елына нәтиҗәләр ясап, алда торган бурычларны билгеләп үтте. Түбән Шытсу авылы фельдшеры Саттарова Г.М. ГРИПП һәм ОРВИдан саклану чаралары турында файдалы мәгълүматлар җиткерде. Җыелыш ахырында һәр ата-ана укытучылар янына килеп, үзен кызыксындырган сорауга җавап таба алды. 9нчы сыйныф укучыларының әти-әниләренә исә төп дәүләт имтиханнарына әзерлек үзенчәлекләре аңлатылды.
-
Дару үләннәре җыю дәвам итә 09.09.2016

-
Игелекле эшнең иртәсе-киче юк 08.09.2016

Мәктәбебездә тимурчылык эше киң җәелдерелгән. Картлык көннәрендә ялгыз калган, ярдәмгә мохтаҗ әбиләргә һәрвакыт ярдәм итәбез.
-
"Китапларга ярдәм" операциясе 07.09.2016

5нче сыйныф укучылары китапханәдә искергән китапларны яңарттылар.
-
Тәрбия сәгате 03.09.2016

-
Белем бәйрәме 01.09.2016

Ак алъяпкыч, ап-ак күлмәк киеп
Кабат ачтык мәктәп ишеген.
Олы юлга алып чыккан йортым
Син бит безнең белем бишеге.











