Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нижнешитцинская основная общеобразовательная школа" Сабинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422067,РТ, Сабинский район, с.Нижние Шитцы, ул. Тукая, 1а |
| Телефон: | +7(843)-624-64-24 |
| E-Mail: | Shitcy.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнешитцинская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметшин Ильнур Ирекович |
| Год основания учреждения: | 2002 |
| У нас учатся: | 51 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нижнешитцинская основная общеобразовательная школа" Сабинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 61 ) 62 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Лагерьнең уникенче көне 14.06.2016

"Ал җилкән" лагеренда ял итүчеләр иртәнге аштан соң район мәдәният йортына Т. Миңнуллин әсәре буенча куелган "Әйт әле, Күбәләк" спектаклен карарга бардылар. Спектакльдән соң спорт мәйданында уйнап, ял итеп кайттылар. Хезмәт һәм ял лагерена йөрүчеләр мәктәп яны тәҗрибә участогында эшләгәннән соң "Хезмәт һәм ялның файдасы" темасына фикер алыштылар, стадионда хәрәкәтле уеннар уйнадылар.
-
Лагерьнең унберенче көне 13.06.2016

Бүген балалар иртәнге аштан соң "Тәмәкенең зыяны" дигән темага тәрбия сәгатенә җыелдылар. Алар төрле сорауларга җавап бирделәр, "Сәламәтлек- зур байлык" дигән плакатлар ясадылар. "Кызыл Китап ни сөйли?" дигән чарадан соң балалар дару үләннәре җыярга киттеләр һәм үги ана яфрагы, ромашка чәчәге, бака яфрагы кебек дару үләннәре җыеп кайттылар.
-
Лагерьнең унынчы көне 11.06.2016

Көнебез иртәнге зарядкадан башланды. Иртәнге аштан соң укучылар сәламәтлеккә багышланган реклама, листовкалар иҗат иттеләр. Теннис, шахмат, шашки ярышларыннан соң, Россия көненә багышланган тәрбия минуты узды. Төшке аштан соң балалар саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар, футбол ярышы булды.
-
Лагерьнең тугызынчы көне 10.06.2016

Бүген бездә кунакта Югары Шытсу авылы китапханәчесе Загидуллина В.М. булды. Ул укучылар белән "Туган ягымның күренекле кешеләре" һәм "Могҗизалы китап" темаларына чара үткәрде. "Күңелле стартлар"дан соң, "Мин Байлар Сабасыннан" дигән информацион сәгать узды.
-
Лагерьнең сигезенче көне 09.06.2016

Иртәнге аштан соң "Ал җилкән" лагеренда тәрбияләнүчеләр күл буена сәяхәткә киттеләр. 2016 ел - ТР сулыкларны саклау елы уңаеннан, "Су - табигать байлыгы" темасына тәрбия минуты үткәч, балыкчылар ярышы башланды.Күл буенда ял итеп, уеннар уйнап кайтканнан соң, "Онытылмас җырлар" исеме астында пионер җырлары өйрәнделәр. "Дуслык" ял һәм хезмәт лагере укучылары белән "Минем дустым - Компьютер"темасына әңгәмә һәм пионербол ярышы узды.
-
Лагерьнең җиденче көне 08.06.2016

Иртәнге аштан соң балалар "Туган ягым -Татарстан" темасына брейн-рингка җыйналдылар. Татарстанның күренекле шәхесләре, табигате, халык авыз иҗаты буенча белемнәре сыналды. Төшке аштан соң "Тынычлык тели җирдә балалар " дип исемләнгән концерт булды,"Кем җитезрәк, кем тизрәк?" дигән спорт уеннары үтте. Мәктәп яны бакчасындагы эштән соң "Дуслык" лагере балалары тәрбия минутында суицид турында сөйләштеләр.
-
Лагерьнең алтынчы көне 07.06.2016

Бүген "Ал җилкән" һәм "Дуслык" лагеренда ял итүчеләр Кырлайда Тукай музеенда экскурсиядә булдылар.
-
Лагерьнең бишенче көне 06.06.2016

Лагерьнең бишенче көнендә 6 июнь - рус теле көне уңаеннан "Великий русский язык" дигән чара үтте. Укучылар рус телендә шигырьләр укыдылар, шарадалар, анаграммалар чиштеләр."Һәйкәлләр ни сөйли?"дип исемләнгән тәрбия минутыннан соң, тыл ветераннарына куелган обелиск янын чистарттылар.Шагыйрь Г. Тукайның 130 еллыгы уңаеннан, асфальтта рәсемнәр ясадылар.
-
Лагерьнең дүртенче көне 05.06.2016

Бүген иртәнге аштан соң укучылар "Белсен безне,онытмасын, юлга чыккан һәр кеше" дип исемләнгән уен- ярышта белемнәрен сынадылар. Аннан соң узган "Хәзинә эзләүчеләр" уенында ТИН, география, әдәбият, физкультура дәресләрендә алган белемнәрен искә төшереп, "хәзинә" эзләделәр.Төшке аштан соң "Мин матурлыкны ничек аңлыйм" темасына рәсем конкурсы булды.
-
Лагерьнең өченче көне 03.06.2016

Бүгенге көнебез "Туган ягым" темасы астында үтте. Иртәнге аштан соң "Минем туган авылым" темасына мәкаләләр конкурсы булды. Аннан укучыларыбыз "Урыс коесы" дип аталган чишмәне чистартырга бардылар. Чишмә тирәсен чүп-чардан арындырып, ясмин куаклары утыртып кайттылар.Төшке аштан соң татар халкындагы матур йола - бирнә җыю йоласы турында тәрбия минуты узды. Укучылар сингапур методикасының Токин -мэт структурасын кулланып, барысы бергә "Сабантуй көне" плакаты эшләделәр.











