Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422052, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Измя, ул. Школьная, д. 5 |
| Телефон: | +7(843)-624-91-75;+7(843)-624-91-95 |
| E-Mail: | Izma.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Изминская СОШ" |
| Руководитель: | Гибадуллин Зульфат Фоатович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 248 |
| У нас учат: | 30 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 109 ( 110 ) >>
-
Конкурс рисунков 30.03.2017

Сегодня в школе прошел конкурс рисунков среди учащихся начальных классов "Птицы - наши друзья".
-
Интеллектуаль бәйге 29.03.2017

"Кошлар -безнең дуслар" акциясе кысаларында 2-4нче сыйныф укучылары белән интеллектуаль бәйге үткәрелде. Әлеге бәйгедә укучылар төркемнәргә бүленеп, төрле биремнәр башкардылар.
-
Предприятиеләргә экскурсия 25.03.2017

3а сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре белән бергә Олыяз авылында урнашкан сөт эшкәртү цехында һәм роботлаштырылган сөтчелек комплексында экскурсиядә булдылар.
-
Башкалабыз Казанда 24.03.2017

3б сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Хуҗәхмәтова Р.Р. һәм әти-әниләре белән башкалабыз Казан шәһәрендә экскурсиядә булып, төрле истәлекле урыннар белән таныштылар, шулай ук "Ярдәм" мәчетендә булдылар. Укучыларыбызга әлеге экскурсия бик ошады.
-
Күңелле экскурсияләр 22.03.2017

Бүген 4нче һәм 6нчы сыйныф укучылары Сабада Туган якны өйрәнү һәм Лесхозда Урман музеенда булдылар. Соңыннан экскурсия "Нарат" боз сараенда дәвам итте. Укучылар әлеге экскурсиядән бик күп мәгълүматлар туплап, сәламәтлекләрен ныгытып, күтәренке кәеф белән кайттылар.
-
"Без бергә" фестиваль-бәйге
22.03.2017
Мәктәбебезнең "Ялкын" бию төркеме "Без бергә" республикакүләм фестиваль-бәйгенең муниципаль этабында катнашып, 3нче урын яуладылар.
-
"Без бергә" фестиваль-бәйге 22.03.2017

Мәктәбебездә эшләп килүче "Алтын куллар" түгәрәге җитәкчесе Закарова Г.Р. "Без бергә" республикакүләм фестиваль-бәйгенең "Остаз" номинациясендә бик матур декоратив мендәрләр ясап катнашты.
-
"Секреты дружного класса" 20.03.2017

5нче сыйныфның әти-әниләр комитеты бүген Тимершык зонасында узган "Секреты дружного класса" республика бәйгесенең район этабында катнашып, уңышлы чыгыш ясап кайттылар. Катнашкан барлык әти-әниләргә чын күңелдән рәхмәтебезне әйтеп, алга таба да шундый актив булуларын теләп калабыз.
-
Волейбол ярышы
20.03.2017
Мәктәбебез укытучылары Явлаштау зонасында уздырылган мәгариф хезмәткәрләре арасындагы волейбол ярышында катнашып, 1нче урын яуладылар. Чын күңелдән котлыйбыз!
-
Хуш киләсең, Нәүрүз! 18.03.2017

Элек заманнарда безнен бабаларыбыз, бабаларыбызның бабалары Яна ел бәйрәмен 21 мартта уздырганнар. Аны «Нәүрүз» бәйрәме диеп атаганнар.Бу көнне бар кеше дә бәйрәмчә киенгән, бер-берсен котлаган. Олыларга бүләкләр биргәннәр. Без дә бүген мәдәният йортында «Нәүрүз» бәйрәмен үткәрдек.Бәйрәм укучылар чыгышы белән башланды. Күңелле итеп бирнә җыйганнан соң, төрле уеннар, җыр-биюләр оештырылды. Килгән авыл халкы һәм укучыларыбыз нәүрүз коймагы һәм боткадан да авыз иттеләр. Бәйрәм бик күңелле узды.







