Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422052, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Измя, ул. Школьная, д. 5 |
| Телефон: | +7(843)-624-91-75;+7(843)-624-91-95 |
| E-Mail: | Izma.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Изминская СОШ" |
| Руководитель: | Гибадуллин Зульфат Фоатович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 248 |
| У нас учат: | 30 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 101 ( 102 ) 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
"Китапка икенче тормыш бүләк ит" акциясе 20.09.2017

"Китапка икенче тормыш бүләк ит" акциясендә катнашып, 1 нче сыйныф укучылары мәктәбебез китапханәсенә китаплар бүләк итте.
-
Көзге кросс 19.09.2017

Бүген укучыларыбыз көзге кросс буенча район ярышларында катнашып, мәктәбебез командасы 3нче призлы урын алып кайтты.Укучыларыбызга алдагы ярышларда да зур уңышлар телибез.
-
Балалар куркынычсызлыгы айлыгы 19.09.2017

"Балалар куркынычсызлыгы айлыгы" кысаларында башлангыч сыйныф укучылары белән янгын куркынычсызлыгына карата сыйныфтан тыш чара үткәрелде. Чара барышында куркынычсызлык кагыйдәләре искә төшерелде, "Халкыбызның күңел җәүһәрләре" түгәрәгенә йөрүче укучыларыбыз "Утлы күмер маҗаралары" исемле спектакль сәхнәләштерделәр. Соңыннан укучыларга янгын куркынычсызлыгы буенча кагыйдәләр җыелмасы таратылды.
-
Народы разные - дружба одна! 18.09.2017

В рамках месячника "Экстремизму - нет!" учащиеся 8 класса выпустили плакат на тему: "Народы разные-дружба одна!"
-
Балалар куркынычсызлыгы айлыгы 18.09.2017

Бүген 7нче сыйныф укучылары янгын, юлда йөрү куркынычсызлыгы темалары буенча буклетлар ясап, укучыларга таратты.
-
Милләтләр кроссы 16.09.2017

Бүген мәктәбебез укучылары "Милләтләр кросс"ында катнашты. Һәр номинациядә призлы урыннар яулаган укучыларыбызга Эзмә авыл җирлеге башлыгы Гайфиев Р.Ш. грамота һәм акчалата бүләкләр тапшырды.
-
ТВБ туган көне 15.09.2017

Татарстан варислар берлеге туган көне уңаеннан мәктәбебездә дружина сборы үткәрелде, 2 сыйныф укучылары эзтабарлар, 5нче сыйныф укучылары варислар сафына кабул ителде.
-
Юлда йөри беләсеңме? 14.09.2017

"Балалар куркынычсызлыгы айлыгы" кысаларында укучылар белән "Юлда йөри беләсеңме?" дигән темага ТИН укытучысы Вафин А.В. практик чара үткәрде.
-
Китап-дәфтәрләр тотылышы 13.09.2017

Бүген мәктәп Думасының белем комитеты һәм балалар оешмасы членнары китап-дәфтәрләрнең сакланышы буенча рейд үткәрделәр.
-
Всероссийский день трезвости 11.09.2017

"Бөтенроссия аеклык көне" ("Всероссийский день трезвости") уңаеннан мәктәптә төрле чаралар: Эзмә ФАП фельдшеры Шайхетдинова Г.Ш. белән профилактик әңгәмә, башлангыч сыйныф укучылары белән футбол уены, шулай ук тәрбия минутлары үткәрелде.







