Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422052, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Измя, ул. Школьная, д. 5 |
| Телефон: | +7(843)-624-91-75;+7(843)-624-91-95 |
| E-Mail: | Izma.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Изминская СОШ" |
| Руководитель: | Гибадуллин Зульфат Фоатович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 248 |
| У нас учат: | 30 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 101 102 103 ( 104 ) 105 106 107 108 109 110 >>
-
Лагерь -19нчы көн 21.06.2017

Бүген "Дуслык" лагерена йөрүче укучыларыбыз Эзмә авылы мәчетендә булдылар.Имам - хатыйп Илнур хәзрәт Газизов балаларга үтемле вәгазьләр сөйләде.
-
Лагерь -18нче көн 20.06.2017

Бүген укучылар белән иртәнге аштан соң экологиягә багышланган "Акыллы баш" ("Умная голова") конкурсы үткәрелде. Шулай ук әлеге тема буенча "Язылып бетмәгән дүртьюллыклар" дигән шөгыль үткәрелеп, экологик шигырьләр иҗат ителде. Төшке аштан соң "Без - начар гадәтләргә каршы!" исеме астында флешмоб булды.
-
Лагерь -17нче көн 19.06.2017

Лагерьда бүген "Бантиклар көне" ( "День веселых бантиков"). Укучылар тукымадан, кәгазьдән, картоннан - кем ничек булдыра ала, бантиклар ясап, тагып килделәр. Көн ахырында укучылардагы бантиклар саналып, урыннар билгеләнде. Иң куп бантик таккан укучы - Шәйхетдинова Азалия булды (284 бантик).
-
Лагерь -16нчы көн 18.06.2017

Лагерьга йөрүче укучылар бүген Эзмә авылы болынындагы 1332нче елгы иске каберлектә булдылар, аның тарихы белән таныштылар.
-
Лагерь - 15нче көн 17.06.2017

Бүген укучылар белән "Бу-безнең планета" дигән исем астында иҗади эшләр конкурсы үткәрелде, "Нәрсә ул экология?" дигән тема буенча мультфильмнар каралды. "Без наркотикларга каршы!" девизы астында "Тизрәк, биегрәк, җитезрәк" дигән спорт чарасында да укучыларыбыз һәрберсе катнашты. Шулай ук җитен эшкәртү цехына экскурсия оештырылды.
-
Лагерь - 14нче көн 16.06.2017

Бүген лагерьга йөрүче укучыларыбыз башкалабыз Казан шәһәрендә экскурсиядә булдылар. Музей, Кол Шәриф мәчете, Горький паркы, кино һәм башка ял итү урыннарында булып, күңелле ял итеп кайттылар.
-
Лагерь - 13нче көн 15.06.2017

Иртәнге аштан соң "Дуслык" ял һәм сәламәтләндерү лагерена йөрүче укучыларыбыз белән фельдшер Шәйхетдинова Г.Ш. "Начар һәм яхшы гадәтләр" темасы буенча әңгәмә үткәрде. Иләбәр авыл китапханәсенә оештырылган экскурсия дә укучыларга файдалы һәм кызыклы булды.
-
Лагерь - 12нче көн 14.06.2017

"Дуслык" ял һәм сәламәтләндерү лагерена йөрүче укучыларыбыз арасында бүген "Иң йөгерек укучы" конкурсы үткәрелде, "Китап - иң якын дустыбыз" дигән тема буенча иҗади эшләр эшләделәр. Җиңүче укучыларга грамоталар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. Шулай ук мәктәп музеенда булып, экспонатлар белән таныштылар, спорт мәйданчыгында төрле хәрәкәтле уеннар уйнадылар.
-
Лагерь - 11нче көн 13.06.2017

Лагерьдагы бүгенге көнебез дә күңелле һәм файдалы үтте. "Оригами" һәм "Дөньяның төрле төсләре" дигән шөгыльләрдән соң, укучылар инеш буена экскурсиягә чыктылар. Елга буйларында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен тагын бер кат исләренә төшерделәр. Төшке аштан соң, спорт мәйданчыгында төрле хәрәкәтле уеннар уйнадылар.
-
Лагерь - 10нчы көн 11.06.2017

Бүген лагерьдагы эшчәнлегебез Россия көненә багышланды. Иртәнге линейка Россия гимнын җырлау белән башланды. Россия, Россия көне турында әңгәмә, "Ә мин Россиядә яшим" дигән тема буенча викторина, спартакиада үткәрелде. Төшке аштан соң укучылар мәдәният йортында әлеге датага багышланган чарада катнаштылар.







