Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422052, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Измя, ул. Школьная, д. 5 |
| Телефон: | +7(843)-624-91-75;+7(843)-624-91-95 |
| E-Mail: | Izma.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Изминская СОШ" |
| Руководитель: | Гибадуллин Зульфат Фоатович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 248 |
| У нас учат: | 30 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 101 102 103 104 ( 105 ) 106 107 108 109 110 >>
-
Лагерь - 9нчы көн 10.06.2017

Лагерьга йөрүче укучылар белән бүген болынга экскурсия оештырылып, дару үләннәре белән таныштырылды. "Үсемлекләрне ничек сакларга?" дигән тема буенча әңгәмә һәм "Алар чәчәк ата, йөрәкләрне җылытып" дип исемләнгән викторина үткәрелде. Шулай ук отрядларга бүленеп, халык әкиятләрен сәхнәләштерергә әзерлек эшләре башкарылды. Соңыннан күңелле биюләр булды.
-
Лагерь - 8нче көн 09.06.2017

Бүген "Дуслык" лагерена йөрүче укучылар белән математик квест - уен үткәрелде. Төшке аштан соң мәдәният йортында халкыбызның җырлы-биюле уеннары оештырылды.
-
Лагерь - 7нче көн 08.06.2017

Бүген "Дуслык" лагерена йөрүче укучыларыбыз "Сабантуй" спорт комплексында һәм "Семицветик" психологик үзәктә экскурсиядә булдылар.
-
Лагерь - 6нчы көн 07.06.2017

Лагерьнең бүген 6нчы көне. Иртәнге аштан соң укучылар белән "По волнам памяти" дип исемләнгән чара һәм хәрби җырлар конкурсы үткәрелде . Шулай ук "Дуслык һәм изгелек утравы" дип аталган гомуми лагерь мероприятиесе дә күңелле һәм файдалы булды.
-
Лагерь-5нче көн 06.06.2017

Бүген лагеребыз "Рус теле көне"нә багышланды. Укучыларыбыз белән А.С.Пушкин әсәрләре буенча сәяхәт, әкиятләренә карата рәсем конкурсы оештырылды, "О, великий, могучий русский язык!" дигән тема буенча брейн-ринг үткәрелде. Шулай ук мәдәният йорты белән берлектә үткәрелгән чарада да укучыларыбыз бик актив катнашты. Психологлар Алинә Икрамовна һәм Ләйсән Тәлгатовна да лагеребызда булып, укучыларыбыз белән психологик уеннар үткәрделәр.
-
Лагерь- 4нче көн 05.06.2017

Лаагерьнең бүгенге көне дә сизелми дә үтеп китте. "Наркотикларсыз тормыш" айлыгы кысаларында укучылар белән видеофильм карау һәм рәсем конкурсы оештырылды, иң яхшы дип табылган рәсемнәр күргәзмәгә куелды. Отрядларга бүленеп өстәл уеннары уйнадылар.Төшке аштан соң саф һавада хәрәкәтле уеннар да балалар күңеленә хуш килде.
-
Лагерь - 3нче көн 03.06.2017

Бүгенге көнебез дә мавыктыргыч чараларга бай булды. Балалар отрядларга бүленеп, "Минем Ватаным" дигән тема буенча проект эше - макетлар эшләделәр. Аннан соң, лагерьның тантаналы ачылуы уңаеннан, концерт оештырылды. Әлеге чарадан бер генә укучы да читтә калмады. Төшке аштан соң, "Состязяния здоровячков" үткәрелде.
-
Лагерь - 2нче көн 02.06.2017

Бүген лагерьнең 2нче көне. Иртәнге аштан соң балалар белән медпунктта булып, буйлары һәм авырлыклары үлчәнде. Шулай ук фельдшер Шәйхетдинова Гөлназ Шәмсәт кызы "Наркотикларга - юк" темасы буенча балалар белән әңгәмә үткәрде. "Доктор Айболитта кунакта" дигән викторинада да балалар теләп катнашты. "Алло, без талантлар эзлибез" дигән мероприятие үткәрелеп, иртәгә куясы концертка номерлар барланды. Төшке аштан соң пластилиннан хәрби техникалар ясадылар һәм ике отряд арасында күргәзмә оештырылды. Көн күңелле, файдалы узды.
-
Лагерь - 1нче көн 01.06.2017

Бүген мәктәбебез каршында оешкан "Дуслык" ял һәм сәламәтләндерү лагере һәм "Кырмыска" ял һәм хезмәт лагере эшли башлады. "Дуслык" лагерена йөрүче балалар иртәнге аштан соң, отряд почмаклары чыгардылар. Шулай ук 1нче июнь - балаларны яклау көне уңаеннан "Дөнья- балалар күзлегеннән" дигән исем астында асфальтта рәсем ясау конкурсы оештырылды. Төшке аштан шушы бәйрәмгә карата "Күңелле стартлар" уздырылды.
-
Мәктәп тирәсен яшелләндерү 31.05.2017

Мәктәбебез тирәсен яшелләндерү буенча укучыларыбыз һәм укытучыларыбыз катнашында өмә үткәрелде.







